«Кеше китә, җыры кала», диләр. Өзелмәс кыл булып җан-сурәте, кылган эш-гамәлләре кала. Җете аяз, иксез-чиксез күк йөзе. Гөмбәзендә төрлесе төрлечә янган йолдызлар бихисап. Әнә, берсе балкып, җемелдәп алды да, ниндидер чиксезлеккә, мәңгелеккә атылды. Артыннан тел белән сурәтләп бетерә алмаслык нурлы, биниһая якты эз-сукмак сузылып калды. Бу илаһи сукмак шактый гомер...
Бу елның 13 ноябрендә сөекле ирем, балаларымның газиз әтисе, оныкларымның яраткан дәү әтисе Илдар Әхәт улы Нурмөхәммәтов җитмеш яшен тутырган булыр иде. Гаилә корып яши башлавыбызга да илле ел тулган булыр иде...
Ул көз мәлендә Әхәт белән Әминә Нурмөхәммәтовларның кадерле төпчекләре, дүртенче бала булып, якты дөньяга аваз сала. Көзге муллыкта туган баланың язмышын алдан ук уңышлыга юрыйлар. Аның бала чагы, яшьлеге сабакташлары арасында үтә. Сугыштан соң туган балалар бик яшьли зурлар белән тиң эшләп үсә. Хезмәт юлын гади эшче буларак башлап җибәргән Илдар Әхәт улы үзенең бар сәләтен хезмәткә җигә. Эшли-эшли Мәскәүнең механика техникумын, соңыннан Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аның һәр эш көне иртәнге сәгать биштән башланды. Язын да, көзен дә барлык бригадаларны үз күзе белән күреп, әйләнеп чыгып, иртәнге нарядка кайтып җитте. Ул гомере буе җир кешесе булып калды. Икмәк дигән хикмәтле ризыкны иҗат итүче булды.
Авыр елларда да сер бирмичә, яшәүгә ышаныч белән үз-үзен аямыйча, кеше язмышы өчен җан атып эшләде, яшәде ул. Илдар купшы сүзләрне, эшкә битараф, ваемсыз мөнәсәбәтне күрә алмады. Кем булуына карамастан, йөзгә бәреп әйтә торган, бик үк яхшы булмаган гадәте дә бар иде. Аның үз-үзен тотышында бернинди дә рәсми ясалмалык юк, булмады да. Ул табигый, ихлас, хәтта кирәгеннән артык беркатлы иде. Зиһене бик күп мәгълүматны сыйдыра, бернәрсәне дә онытмыйча, үзен-үзе аямыйча эшләде, янды...
2004 елда йөрәгенә катлаулы операция ясатты ул. Аның гомерен озынайтуда беренче Президентыбыз Минитимер Шәймиевның ярдәме зур булды. Чөнки операция вакытында бик нык ярдәм итте ул аңа. Кадерлебезнең гомерен тагын берничә елга озынайта алганнары өчен табибларга, Минтимер Шәймиевка күңелдән гел рәхмәтләремне юллыйм. Кемнең кем икәнлеген шул чакта кичергән авыр минутларыбызда бик ачык күрдек без.
Ул үзе берәүне дә ярдәменнән калдырмаска тырышты, хәленнән килгәнчә булышты. «Алтын йөрәкле кеше» исемен алуы аның игелекле булганлыгын раслый. Үз гомерендә ничәмә-ничә кешегә ярдәм итте икән ул! Утыз еллык хезмәт юлында йөзәрләгән гаиләне фатирлы итте, юллар төзеде. Авылда яңа мәктәпләр төзүдә үз өлешен кертте, мәчет манаралары күтәрделәр. Алар барысы да сиңа тере һәйкәлләр ич, Илдар! Аның күп игелеген күргән,гомер буе бергә яшәгән якыннары, хезмәттәшләре бүгенге көнгә кадәр Илдарыма булган рәхмәтләрен җиткерәләр. «Аның белән сөйләшкәндә, шәхси кайгы-хәсрәтләрең кечерәеп кала, онытыла, рухың яктырып китә, тормышның кадере арта, кешеләргә ышаныч ныгый кебек иде», - диләр аның чордашлары.
«Бөтен тормышым, эшләгән эшем -
Дусларым белән җиңгән җимешем...
«Кайда гына яшәсәм дә, кая гына барсам да, иң беренче чиратта, эшчән куллы, ышанычлы хезмәттәшләрем, дусларымны хөрмәт белән искә алам»», - дияр иде.
Аны җитәкчелеккә эшлекле сыйфатлары күтәрде дә инде. Илдарның халык арасында яулаган абруен да, эшкә бирелгәнлеген дә, оештыру сәләтен дә тиз күреп алдылар. Ул 1990-1995 елларда Олы Кайбыч сайлау округыннан Татарстан АССР халык депутаты булып та сайланды. Хуҗалык рәисе, Колаңгыдагы ашлык кабул итү предприятиесе җитәкчесе булып эшләгән елларында медальләргә, Мактау кәгазьләренә, рәхмәт хатларына лаек булды. 1974 елда социалистик ярыш җиңүчесе булды.ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән уртак тел таба белү, ихласлылык, уңай эшләргә ашкыну, канатландыра белү, әңгәмәдәшенең салпы ягына салам кыстыруы да аның гомерлек асыл сыйфаты булды. Дөрес, көтмәгәндә сискәндереп «чеметеп» ала торган гадәте дә бар иде. Нинди генә шартларда да артык туры сүзле, ләкин эчкерсез, ихлас кеше булып кала белде. Илдар юктан да кызык табып авызын ерып көлә. Ул вакытта аның йөзен чуарлаган тирән җыерчыклар тагын да ачыграк күренә, йөзе кояшлы җил кагылган күл өстен хәтерләтә иде.Ул дөньяны, кешеләрне яратып яшәде. Аның йөрәгендә, җанында бетмәс-төкәнмәс искиткеч олы мәхәббәт яши иде. Ул яшәп тә, яратып та туя алмас кебек иде. Гомеренең иң ахыргы мизгеленә кадәр тормышны яратты. Бәлки аның иң олы бәхете, куанычы да тормышка яраша белүе булгандыр. Ул яшьтән үк үзен туганнары, гаиләсе, милләте өчен җаваплы итеп тоя иде. Туганнарының һәркайсына ярдәм итеп яшәде. Үзенә читтән ярдәм булмады, әмма башкалар өчен калкан булды. Газиз әнисен яратты, гомеренең соңгы мизгеленә кадәр аны өзелеп сагынды. Хатын-кызларга карата аеруча илтифатлы, ягымлы иде. Мөгаен, аның бу сыйфаты әнисен яратудан килгәндер.
Ул исән чагында өебездә килем-китем күп булды. Күбесе Илдарның хезмәттәшләре, дуслары. Хатыны буларак, аларны гел якты йөз белән каршы алдым, һәрвакыт сыем да булды. Эш өчен яратылган кулларым, мәхәббәт өчен, тормыш өчен янган йөрәгем беркайчан да арымады. Без Илдар белән кырык ел гомер иттек. Мин аңа сердәшче дә, киңәшче дә, дус та идем. Аның кайгыларын да, шатлык-борчуларын да үземнең йөрәгем аша кичереп яшәдем. Өч балабыз да, шөкер, әтиләре кебек хезмәт сөючән, акыллылар, гаделләр. Илдар вафатыннан соң, мин аларны өр-яңа күз белән күрдем. Бик игътибарлы, шәфкатьле балаларыбыз.
Бүген Илдарны яраткан, хөрмәт иткән кешеләрнең һәммәсенә чиксез рәхмәтлебез.
Яшьлекләр дә бергә үткән иде,
Авыр көннәр бергә узган иде.
Алтын туйга кадәр яшәрбез дип,
Өметләрем минем зурдан иде.
Китеп бардың безне калдырып,
Пар канатлар иде, каерылды.
Тәслимә Нурмөхәммәтова, Олы Кайбыч
Нет комментариев