Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бу заманда балаларны кемнән, нәрсәдән якларга кирәк?! Кайбыч балалары үзләре бу турыда ни уйлый?

    Җәй - үзе үк балачак тавышы сеңгән иң күңелле фасылларның берсе, бер рәхәт озын каникул ул! Авылда яшәүчеләр шәһәр күреп кайта, шәһәрләр авылга дәү әнигә, яңа маҗараларга ашкына.

    Озын уку елыннан соң һәр бала җәйне көтеп ала. Шуңа күрә, 1июнь - Балаларны яклау көнен җәй башында ук билгеләп үтү бик дөрес­тер. Бу көн уңаеннан рес­публикада да, Кайбычта да бик күп эшләр башкарыла. Менә мәсәлән, 1 июнь көнне районыбыздан 17 бала ятим һәм инвалид балаларны үз кочагына алган "Наз" хәйрия фонды оештырган Казанда узачак күңелле чарада катнашачак. Идел буйлап пароходта йөрү, Казан зоопаркын күреп кайту кебек рәхәт мизгелләр көтә анда баручыларны. Бәйрәмгә баручы балаларның барысы да Кече Мәме авылыннан. Чөнки, нәкъ бу авылда ятим балаларны сыендырган гаиләләр күп. 1 июньдә Казандагы бәйрәмдә катнашучы балаларның күбесе менә шундый гаиләләрдә яки әтиләре тәрбиясендә генә үсүчеләр. Шулай ук, аз керемле, күп балалы гаиләләрдән катнашучылар да бар. Без аларның якты хатирәләргә баеп, күңелле ял итеп кайтуларын теләп калабыз! Балаларны яклау көнендә Кайбыч балалары өчен дә күңелле бәйрәм узачак. Бүген Сабантуй мәйданында активистларның район слеты һәм балалар Сабан туе уза. Район мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге бик күңелле балачак бәйрәме оештырыр дип көтелә.
    Шулай да, фикер йөртеп карасаң, 1949 елда ук Парижда хатын-кызларның демократик федерациясе тарафыннан Халыкара Балаларны яклау көне бәйрәмнәр уздыру өчен генә уйлап табылмаган бит. Башта ул, сугыштан соңгы елларда яшәгән балаларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан уздырылган. Аннан соң да, бу көндә оештырылган бәйрәмнәрнең максаты бер - балалар тормышында була торган катлаулы мәсьәләләргә, бигрәк тә әти-әнисез калган, яки авыр хәлле гаиләләрдә яшәүче балалар проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү. Сабыйлар бәхетле яшәсен, тиешле дәрәҗәдә белем алсын, киләчәктә туган илен яратып яшәүче гражданнар булып үссен өчен безнең җәмгыятьтә әле бала хокукларына ай-һай зур игътибар бирергә кирәк! Балаларга карата кылынган җинаятьләр, аракы дип бала язмышын аямаган әти-әниләр (әгәр аларны шулай дип атарга яраса...), балалар белән сату итү, көнкүрештәге гаделсезлекләр, кимсетүләр... Саный китсәң, бигрәк күпкә җыела шул. Кайчак шулай килеп чыга, без тырышып-тырышып әхлаксыз җәмгыятьтә әдәпле балалар тәрбияләргә тырышабыз, тирә-юньдә барысы да алдашканда балаларга дөресен сөйләүнең әҗере турында аңлатабыз, олылар кычкырышканны күреп үскән балалардан үрнәк гамәлләр көтәбез, үзебез һәр проблемабызда "гаеплеләрне" эзләгәндә балаларның намуслы булып үсүенә ышанабыз, әти-әниләр кичләрен компьютерын ташлап китә алмаганда, балалар нишләп китап укымый дип гаҗәпләнәбез, телевизордан бертуктаусыз сугыш һәм гаделсезлек кадрлары күрсәтеп торганда - балаларда дуслык хисе уятырга тырышабыз. Балаларны җәмгыять тә тәрбияли, шунысын да онытмыйк!

    Урамда төсле шарлар җилферди, бәйрәмчә музыка яңгырый. Әле яңа тәпи киткән бәләкәч тә, әнисенең кулларына ябышып кечкенә адымнар белән бәйрәмгә ашыга. Тормыш балаларда дәвам итә! Без әти-­әниләр йөрәк парәләребезнең бәхете өчен җанны ярып бирергә әзер булып яшибез. Әлбәттә, хәлебездән килгәнчә, аларны һәр куркынычтан сакларга әзербез! Кызларыбыз, улларыбыз да хокуклары белән бергә үзләренең бурычларын да белеп, аңлап һәм үтәп яшәсәләр иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: