Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалылар Кайбычны күрергә килде

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге делегация бездәге эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышырга килде.

Аларны монда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин каршы алды.
Районда дәүләт программаларына нигезләнеп эшмәкәрлекне үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Әле күптән түгел районга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгәч, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кайбычта кооперативлар эшчәнлеге яхшы оештырылуына басым ясаган иде.
Очрашу Колаңгыда урнашкан “СЛ – Молоко” җәмгыяте белән танышудан башгланды. Биредә алар әлеге объектның гомуми бәясе, ничә төр продукция чыгарулары, аларны сату белән кызыксынды. Алар шулай ук киптерелгән витаминлы үлән оны чыгару цехында да булды.
Кошман авылында Рушан Сайрановның чебиләр үстерү фермасын да карадылар. Корноуховода “Кайбыч сөте” сөт кабул итү пункты эшчәнлеге белән дә таныштылар. Мәлкидәге сугым цехын караганнан соң, Чүтидәге “Йолдыз” кооперативына юл алдылар. Казылык һәм башка бик күп төрле ризыклар җитештерүче әлеге цех буалыларда кызыксыну уятты. Олы Подберезьедагы җир эшкәртү, игенчелек музей-комплексын да сокланып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев