Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Булачак табиблар җаваплылыктан курыкмаска тиеш!

    Кайбыч үзәк сырхауханәсенә табиблар кирәк булуы беребез өчен дә яңалык түгел. Күптән түгел эшкә кайткан яшь белгечләрне җитәкчелек тә, халык та әнә ничек шатланып кабул итте. Кайбыч районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучыларын Казан дәүләт медицина университетына укырга җәлеп итү мәсьәләне хәл итүдә тагын бер адым булачак.

    Кайбыч үзәк сырхауханәсендә үткәрелгән Ачык ишекләр көненә район мәктәпләреннән һөнәрен һәм тормыш юлын медицина белән бәйләргә теләгән укучылар килгән иде. Баш табиб Газимагомед Магомедов аларга районда сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлеге белән таныштырды, кайсы өлкәдә нинди белгечләр җитмәвен әйтеп узды.

    - Безгә бүген табиблар гына түгел, авылларда эшләргә фельдшерлар да җитми. Табиб - иң кирәкле һөнәр, без кешеләргә өмет, ышаныч бүләк итәбез, гомерләрне саклап калабыз. Әлеге һөнәрне сайлап, сез игелекле, әмма җаваплы юлга бастыгыз. Соңгы елларда сырхауханәгә яңа җиһазлар кайтарыла, төзекләндерелә, шартлар тудырыла, ә авылларда төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктлары үзләре генә дә кечкенә сырхауханәгә тиң. Район җитәкчелеге торак белән тәэмин итү буенча актив эшли, яшь табибларга ярдәм итүче программалар бар. Бездән юллама алып китсәгез, киләчәктә эш урыны да, яшәү урыны да булачак дигән сүз, - диде ул.

    Казан дәүләт медицина университеты профессоры Виктор Вәлиуллин әйтүенчә, укырга керү өчен төп шарт - бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру турындагы сертификат һәм табиб булырга көчле теләк. Бигрәк тә кыз балаларны балалар табибы булырга чакырды ул.

    - Педиатрия бүлеген тәмамлаган белгечләр теләсә нинди авыруның күңеленә юл таба, дигән гыйбарә бар. Хак сүзләр. Моңарчы эшләгән дәвалау, педиатрия, медико-профилактика, стоматология, фармацевтика, социаль эш, шәфкать туташларының югары белеме факультетларына хәзер заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтүче медицина биохимиясе һәм биофизикасы факультетлары кушылды. Белем алу, белгечлеккә карап, 4, 5 яки 6 ел. Тик, укып бетергәч тә, табиб булып эшли башлыйм дип уйламагыз, алда сезне ординатура һәм интернатуралар көтә, - дип шатландырырга ашыкты профессор. - Быел университетны 40тан артык Индия һәм Малайзия вәкилләре тәмамлады, ә менә Казаннан йөз чакрым ераклыктагы Кайбыч районыннан берәү дә булмады, - дип, шаяртырга да онытмады. Университет турындагы видеоязмадан һәм презентациядән дә укучылар студентлар тормышы хакында шактый мәгълүмат туплады. Медицина югары уку йортларын тәмамлап, сырхауханәдә эшләүче табиблар, студент елларын искә алып, хатирәләре белән уртаклашты. Соңрак, бергәләшеп, сырхауханә буйлап сәяхәт кылдылар.

    Укучыларның ничектер, ә миндә бу очрашудан соң табиб булу теләге уянды. Әгәр син дә, газета укучы дустым, әлеге игелекле һөнәрне сайларга уйласаң, рус теле, химия, биология, физикадан, әгәр инде социаль эш факультетына барырга теләсәң, тарих һәм җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы бирергә җитди әзерләнә башла!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: