Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чакырып кунагың килмәсә...

    Ике ир сөйләшеп утыра икән. Берсе: «Иң күңелсез хәл нәрсә? - дип сораган. - Чакырып кунагың килмәсә, үлем түшәгендәге авыруын үлмәсә, иң күңелсез хәл шул», дип җавап биргән ди аңа дусты. Борындык авылы мәдәният йорты директоры Ләлә Ярхәмова минем белән әңгәмәсендә шул мәзәкне искә төшерде.

    Борындык авылы үзеш­чәннәре Олы Кайбычта куйган спектакльдән соң булды бу сөйләшү. Алдан безнең газета аша белдерү биреп, афишаларны кеше күп йөри торган урыннарга элеп куйсалар да, спектакльне карарга тамашачылар аз килгән, залның яртысы буш иде. "Халыкка гыйбрәттер театр, театр! Йоклаган аң­ны уятыр театр, театр! ди­ләр, ә без нинди ха­ләттә икән соң? Хәзер авыл клублары ачыла да ябыла, халык өчен берни юк, айлык хезмәт хакы гына алып утыралар, дип сөй­лә­неп йөрүчеләр, тамашачылардан күбрәк бугай. Үзебездә үткәрелгән мәдәни чараларга зәвыклы тамашачы сыйфатында йөрисе урынга, өстәге җитәкчелектән куелган мәҗ­бүрият, телефоно­граммалар буенча гына йөрүдән кайчан туктарбыз икән? Казаннан кил­гән кайбер артистларның Кайбычтагы 150-250 сум­лык концертына бармыйбыз, ә шул ук программаны дусларыбыз, оешма, ягъни коллектив белән Казанга ике­ләтә бәягә барып карап кайтырга булдырабыз. Спектакльдә төп рольләрнең берсен башкарган Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та залның ярымбуш булуына фикерен белдерде: «Без чын артистлар түгел, ләкин алар белеп әйтә икән: зал тулы булса гына чыгыш ясавы күңеллерәк».

    Кем ничек эшлидер, әмма Борындыкның мәдәният хезмәткәрләренә тел-теш тидерерлек түгел, минемчә. Ел саен район тамашачысы хозурына бер спектакль тәкъдим иткән клублар, Олы Кайбычтан кала, бүтән юк. Өченче ел Фә­нис Яруллинның "Бер күрешү - үзе бер гомер", былтыр Салих Батталның "Яңа йортка күчкәч" комедияләрен куйсалар, быел Данил Салиховның "Кызлар капкыны"на тукталганнар.

    - Ел саен комедия жанрына мөрәҗәгать итүебезнең сәбәбе - авылыбызда халык драма әсәрләренә караганда, көлкелесен җылырак кабул итә. Без һәр елны спектакльне үзебезнең Борындыкта 8 Мартка куябыз, аннан соң районга барабыз. Ник бу комедиягә тукталдыммы? Мин китапханәгә кайткан барлык пьесаларны да укып барам һәм укыганда ук инде бу рольгә бездән шу­шы кеше барыр иде дип, рольләрне бүлә башлыйм. Ирләр табуы кыенрак, шуңа да күбрәк хатын-кызлар уйный торган әсәрләр сайларга туры килә, - диде Ләлә ханым Ярхәмова.

    Спектакльне бик яратып карадык. Өч артистка - Миненур (Ләлә Ярхәмова), Зөбәрҗәт (китапханәче Алсинә Тимершина), Галия ("Гөлбакча" балалар бакчасы мөдире Рузалинә Нигъмәтҗанова) үз­ләренең шәхси театрларын һәм шәхси танышу бюросын ачып җибә­рә­ләр. Өч тапкыр өйлә­неп ае­рылган, өч хатыннан өч баласы булган, шәһәр­нең бердәнбер тире җыю артеленең ти­ре тозлау це­хы мөдире урынбасары Миңле­хә­биб (Рифат Гыймадиев), кырык ягына чыгып та өйләнә алмаган артист Мәрдән (укытучы Алмаз Гайнетдинов), Миненурның ире Рөстәм (үзәк сырхауханәнең ашы­гыч ярдәм күрсәтү бүлеге фельдшеры Ранил Миңгалиев), ирдән-иргә йөрү­че хатын Сәмига (Галия Кайбицкая музее директоры, хәзер декрет ялындагы Энҗе Миңгалиева), Мәрдәннең әнисе Гөл­җәү­­һәр (үзәк сырхауханә­нең шәфкать туташы Эль­­вира Гарәфиева) - болар барысы да тормышның үзеннән алынган образлар. Тормыш үзе театр, дип юкка гына әйтмиләр шул. Спектакльне тамашачылар җылы кабул итте. Әйтерсең лә, сәхнәдә чын артистлар. Эш сәгатьләреннән соң кичке җи­дедән унбергә кадәр дәвам иткән репетицияләр эзсез узмаган. Аның уңышы - коллективның бердәм булуында, мәдә­ният йорты, китапханәче, җирле үзида­рә хезмәткәрләренең аңлашып, иҗа­ди эшләвендә. Суфлер - авыл җирлеге секретаре Рамилә Җамалиева, билет сатучы- бухгалтер Әлфия Кәримова да "үз ролен" әйбәт уйнады.

    Ләлә ханым Ярхәмова әйтеп узганча, сиксәненче еллар ахырында Борындык театрына халык театры исеме бирелгән булган. Аларның бу данлы исемне кире кайтарырга мөмкинлекләре, иң мөһиме - чын талантлары бар. Буа, Әтнә театрлары кебек республиканы шаулатырлыклары да бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: