Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чигү чигә асыл җепләр белән

    Шуширмә авылы кызы Гөлкәй Бикмуллинаның чигү остасы икәнлеген бәлки кайбер авылдашлары да белмидер әле.

    Тыйнак, сабырлыгы йөзенә чыккан кыз алай мактанып, үзен күрсәтеп йөрү­че­ләр­дән түгел шул. Очраклы рәвештә генә аның кул эшләрен күреп, матурлыгына таң калучылар Гөлкәйнең тырышлыгы турында бер-берсенә сөйләгән. "Татарстан- Яңа гасыр" телевидениесеннән төбәгебезнең уңган кешеләре турында тапшырулар әзерләргә килгән журналистлар да чигүче кыз турында сюжет төшереп китте. Әби-әниләребез традицияләрен дәвам итүче, инде онытылып баручы шөгыльне үз иткән Гөл­кәй Мәсхүт кызы турындагы тапшыруны "ТНВ-Планета" спутник телевизион каналы аша бөтен Рәсәйгә генә түгел, ә БДБ илләре, чит илләргә дә күрсәттеләр. Ул чиккән мәк чәчәкләре, роза, ромашкалар, аллы-гөлле башка чәчәкләр, табигать күренешләре, атлар, мияубикә, күбәләкләр барысы да күз явын алырлык. Чигеп бетергәч, аларны пыялалы рамга урнаштырып, стенага элеп куя.

    Гөлкәйдән ничек чигү белән "җенләнә" башлавы турында сораштырам.

    - Мәктәптә укыганда башлангыч классларда гына чигә идем. Аннан соң кулыма чигү алганым да булмады диярлек. Яшел Үзән­дәге медицина училищесын тәмамлап кайткач, биш ел район үзәк сыр­хауханәсендә шәф­кать туташы булып эшләдем, 2001 елдан үзебезнең авылдагы фельдшер-акушерлык пунктында эшлим. Чигүгә ныклап торып 2008 елда гына тотындым әле. Эштән арып кайтам да, кулыма чигүемне алам. Бөтен ару-талуларым онытыла, җаным тынычланып ка­ла, чигә-чигә ял итәм. Чигү үрнәкләре турындагы "Ве­селые петельки" кебек журналларны почта аша яздыртам. Ә чигү җепләренең ниндиләре генә юк хәзер, теләгәнен сайлап ал гына, аларны рәсемгә карап сайлыйм, - диде ул кул эшләре бе­лән таныштыра-таныштыра.

    - Бик күп чиккәнсең, барысы да матур, якыннарыңа да бүләк итәсеңме соң, сатканың юкмы?

    - Берсен генә бүләк иткән идем. Йөрәктән өзелеп төшкән кебек бит алар, кемгәдер бирсәм, исраф итәрләр, кадерен белмәс­ләр сыман тоела. Сату турында уйлап та караганым юк. Чигү-картиналарым күп инде, стенага эләр­гә урын да калмый, шуңа хәзер кечкенә мен­дәр тышлары чигә башларга ниятләм торам.

    Әңгәмәбезгә Гөлкәйнең әнисе - Башкортстанның Тәтешле якларыннан Шуширмәгә килен булып төш­кән Рәмзия апа кушылды.

    - Минем әтием Шаисламның ике кулына дүрт бармак иде, әмма тирә-якта аннан оста чигүче юк иде. Ул чиккән келәм әле дә стеналарында эленеп то­ра. Аңа хәзер 87 яшь. Кү­рәсең, кызыма да осталык шуннан күчкән. Гөл­кәйнең тырышлыгына үзем дә сокланам, әмма мин аның кебек булдыра алмыйм, - диде ул.

    Алмалар агачында баллана, диләр бит. Гөлкәй дә авылдагы үрнәк, тырыш гаиләләрнең берсендә тәрбияләнеп үскән. Әтисе колхозның оста механизаторы, инде лаеклы ялда. Әнисе фермада учетчик булып эшләп пенсиягә чыккан. Бер уллары Илшат Колаңгы төп мәктәбендә тарих фә­неннән укыта, Зөлфәтләре гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәрендә яши. Ә Гөлкәйләре Шуширмә авылы халкы сәламәтлеге сагында тора, игелекле һөнәр иясе.

    Үз куллары белән гүзәллек тудыручы Гөлкәй Бикмуллинадан, чигәргә өйрәт әле дип әйтүчеләр юкмы соң, дип сорыйм. Юк икән шул, кызганыч. Югыйсә, бу шөгыльгә башка кызлар да тартылса, халкыбызның күңел бизәкләре мәңге онытылмас иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: