Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Чиста су» Шүширмәне тулысынча сулы итте!

    Эчә торган суның сыйфатын яхшырту максатыннан Россия хөкүмәте 2010 елда "Чиста су " дип аталган махсус программа кабул итте. Әлеге программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле безнең районда да су белән тәэмин итүгә кагылышлы байтак проблемалар хәл ителде.

    Халыкның яртысы диярлек суга тилмергән Шүширмәдә дә шушы программа нигезендә өстәмә башня урнаштырылып, су торбалары салынды.

    Елның нинди фасылы булуга карамастан, су проблемасы бервакытта да актуальлеген югалтмый. Көн туды исә, барыбызга да, иң беренче чиратта, су кирәк. Тик аның краннан килеп торганда гына кадере юк. Ә бер генә көн су булмый торсын - нишләргә белмибез. Чәй тәмен белү өчен дә Казанга кадәр барып торырга кирәкми - кран суын кайнатып эчү дә җитә. Чишмә суын бер авыз иткәннән соң, кранныкын эчәсе килми. Кыярны да чишмә суы белән ябабыз. Чишмә суы бөтенләй башка шул...

    Әйе, чиста су проблемасы авылларга кагылмый кебек тоелса да, бу алай түгел. Өйгә кергән булса да, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү инфраструктурасы тузган. Торбалар, су башнялары чери, колонкалар ватыла, скважиналарга ләм утыра. Нәтиҗәдә авыл кешесе дә пычранган су эчәргә мәҗбүр. Скважиналардан чиста килеш алынмау өстенә, кулланучыга килеп җиткәнче аңа шлаклар, күгәрек ише төрле утырмалар кушыла. Кран суының тәме чишмәнекеннән менә ни өчен аерыла?!

    Ә инде шушы программа ярдәмендә су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләгәндә бары тик полиэтилен торбалар, югары сыйфатлы задвижкалар куелырга һәм, яңа су башнясы урнаштырганда, аның эче, күгәрмәсен өчен, махсус матдә белән эшкәртелергә тиеш, ди.

    Борындык авыл җирлегенә кергән Шүширмә халкының байтагы (авылның яртысы дип тә әйтергә ярый торгандыр. А.К.) суга тилмереп яшәгән. Чишмәдән ташып эчкәннәр. Ә инде юынырга, терлеккә эчерергә һәм башка кирәк-яракка суны үзләре казыган коедан ала торган булганнар. Моннан ике ел яңа су башнясы куелып, торбалар салынгач кына хәл үзгәргән.

    Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев белдергәнчә, 2012 елда Шүширмәдә көчле насос белән яңа су башнясы куелган, 800 метр су торбасы салынган. Биредә тагын бер яңалык бар. Ул да булса - янгын гидранты да урнаштырылу. Бу авылда хәзер ике гидрант бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: