Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүти авылының бер уңган гаиләсе турында язма

    Ата-бабалары җирендә хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып, күп­ләргә үрнәк булырлык итеп яшәүче эшсөярләр күп бездә. Кайбычның төп байлыгы да аның хезмәт сөючән халкы. Районыбызның 25 еллык тарихы әнә шундый фидакарьләрдән аерылгысыз. Газетабызның һәр санында диярлек без гадиләргә гимн җырлыйбыз, ягъни гади генә хезмәтләре белән зур эшләр башкаручылар белән таныштырабыз. Чираттагы...

    Үзенең мишәрләре белән дан тоткан, халкына үҗәтлек тә, тырышлык та хас булган авыл бу. Кайбыч белән Чүти арасы утыз чакрымлап кына булса да, сөйләшүдә зур аерымлык сизелә, мишәрчәләп, сүздән тәм табып сөйләшәләр. Сүз ара "да" дип кыстырып куярга да онытмыйлар. Бу юлы авылның уңган кешеләренең берсе Әсхәт Закиров белән танышырга бардык. Нәкъ менә аңа барырга юнәлеш бирүчебез - башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина. Дәүләт программасы буенча гаилә фермасы ачкан кеше ул Әсхәт. Бүгенге көндә ундүрт баш мөгезле эре терлеге, бер аты, сигез оя умарталары бар. Ак кирпечтән төзелгән иркен йорт янына килеп туктадык. Әсхәт Закиров ачык йөзе белән урамга ук чыгып каршы алды безне. Ишектә тормыш иптәше Ландыш күренде. Ул гаилә фермасын алып баруда иренең төп ярдәмчесе, чөнки исәп-хисап эшләрен алып бара. "Гөбенә"дә бухгалтер-икътисадчы булып эшли икән. Олы кызлары Зилә унынчы класста, Әлфинәләре бишенчедә, төпчекләре Айнур беренчедә укый. Кечкенәдән үк хезмәт тәрбия­се алып үсүче балаларны әтиләре белән фотога да төшердек, әмма әниләрен генә күндереп булмады.
    Терлекләрен хуҗалык фермасыннан читтәрәк урында аерым бер бинада асрыйлар икән. Гаилә фермасы хуҗасы белән машинда шунда кузгалдык. Юлда барганда үзе белән дә танышытырып барды ул.
    Туксанынчы елларда "Йолдыз" хуҗалыгында техника куркынычсызлыгы буенча инженер, бригадир булган, ә газлаштыру чоры башлангач, газ кертү бригадасына күчкән. Бераздан бәхет эзләп шәһәргә чыгып китсә дә, авылның тарту көче барыбер үзенекен иткән: ул яңадан туган якларына әйләнеп кайта. Бу юлы инде бүтән китмәскә дип.
    - Үз җиремдә үз эшемне булдыру теләге миндә күптән бөреләнгән булган күрәсең. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үз эшләрен ачып җибәрергә теләүчеләргә 58 мең сум күләмендә субсидия бирә башлагач, мин дә алдым аны. Дүрт баш ат, ике сыер, симертү өчен бозаулар асрадым, - диде ул. - Бераздан арендага сигез гектар мәйданда җир алдым. Шуның биш гектарына люцерна, өч гектарына берьеллык үлән чәчеп, терлек азыгы проблемасын хәл иттем. Иске булса да "МТЗ-80" тракторы, аңа кирәкле агрегатлар алдым. Җир алгач, абыем Җәүдәт белән авыл фермасы янында маллар өчен торак төзедек. Хәзерге вакытта биш савым сыерым бар, тагын бишесе буаз. Көненә 55-60ар килограмм сөт савып, сөт җыю белән шөгыльләнүче Рафаэль Щукинга тапшырам. Узган ел Сабан туенда шәхси хуҗалыгында өчтән дә күбрәк сыер асраучыларга савым аппаратлары биргәннәр иде. Хәзер сыерларны шул аппарат белән савабыз. Киләчәктә, сыерлар саны арткач, вакуум белән эшли торган саву аппаратлары куярга исәп. Дәүләт ярдәмен тоеп эшлибез.
    Фермалары янына да килеп җиттек. Сыерлар мөгрәгән тавыш ишетелә, печән исе килә. Маллары көр, алларында улак тулы азык. Әсхәт эшчәнлеге белән таныштыруын дәвам итә:
    - Узган ел ахырларында шәхси хуҗалыкларында өч һәм аннан да артыграк сыер асраучыларга дәүләттән бирелүче 200 мең сум күләмендәге субсидияне мин дә алырга булдым. Шул акчаның бер өлешенә фураж, печән, ике баш тана, төзелеш материаллары алдым. Җәйгә таба маллар торагын тагын да зурайтырга исәп. Безнең гаиләнең 16 гектар пай җире бар, шул җирләрне рәсмиләштереп үземә алсам, барлыгы 24 гектар җирем булачак. Киләчәктә тагын алты баш тана алып, савым сыерларын симертүдәге мөгезле эре терлекләрне уникешәр башка җиткерергә уйлыйм. Абыем Җәүдәтнең дә ярдәме зур миңа.

    Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләрме әле? Гаилә фермасында үзенә савымчы да, терлекче, каравылчы, механизатор, чәчүче, шофер, төзүче дә булырга туры килгән Әсхәт Закировның һөнәрләре, санасаң, җитмештән дә артып китәдер әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: