Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүти авылының данлы үткәне бар

Белмим, район үзәгеннән шактый еракта урнашкангамы, башка сәбәпләре дә бармы, безнең авыл турында сүз чыкканда, элегрәк, караңгырак як, дип өстәп куярга онытмыйлар иде.

Һәр балага үз әнисеннән дә матуррак хатын-кыз булмаган кебек, һәр кешегә дә туып-үскән авылыннан да кадерлерәк авыл юклыгына иманым камил.
– Чүти авылы. Ә-ә! Шәкүр карак сезнең авылдан бит әле? – диләр миңа авыл исеме аталу белән.
Әйе, Шәкүр каракның исемен татарлар арасында (алай гына микән?) белмәгән кеше юктыр. Гаҗәеп кызыклы, фаҗигале язмышлы шәхес. Авылдашыбыз, танылган язучы Зариф Бәширинең туганы – язучы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин фикеренчә, халык телендә йөргән риваятьләр белән чын Шәкүр карак арасында аерма булуын онытырга ярамый. Халык акыллы ул, үзе нәфрәтләнгән явыз җаннарны һичкайчан яхшыга чыгармаган, алар турында риваятьләр дә иҗат итмәгән.

Һәр авылның үз язмышы, үз тарихы...
Чүти авылы, тарихи мәгълүматләр буенча, Иван IV Казанны алганда оешкан. 16 гасырда ук теркәлгән була, димәк, Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле.
Тарих битләренә күз салсак, Чүти авылының атамасы кеше исеменнән килеп чыккан. Чүти – болгар халык исеме, ул ялтырый торган нур дигән мәгънәне аңлата.
Имеш, абыйлы-энеле ике бертуган Аксубай районының Иске Кармәт авылыннан шушы урынга килеп урнашкан. Аксубай мишәрләренең сөйләме Чүтинекеләрнең сөйләменә бик охшаш, диләр. Өченче кеше Сергач ягыннан, дүртенчесе  морза булган. Шулай итеп, дүрт кешедән яңа авыл барлыкка килгән. (Биләрдән күчеп килгән бабалар токымы).
Чүтинең тирә-як авыллардан аермасы – керәшен авыллары арасында үзе генә ислам динендә булуда.
Авыл тарихы – ил тарихы инде ул. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, кайгы-хәсрәтен дә күп күргән авылдашларым. Әмма тоткан кыйблаларына тугрылыклы булып калганнар. Хәтта явыз Иван алып барган христианлаштыру сәясәтенә дә каршылык күрсәтеп, диннәрен саклап кала алганнар. Диннәр сугышы заманы дип аталган чорда үз вакытында озак еллар патшага хезмәт иткән, медальләр белән бүләкләнгән, морза булып саналган авылдашыбыз Байморза Иван Грозныйга кадәр барып җиткән һәм чукындыру вәзгыятен туктаткан. (Патша гаскәре – 1670 ел, 17 декабрь. Ст.Разин).
16 гасыр картасында Тәрбит, Ырым, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Буа, Кырбаш, Байморза авыллары мөселман авыллары булып теркәлгән була. Әнә шулай итеп, булдыклы кешеләр ярдәмендә генә Чүти мөселман авылы булып кала алган. Чүти бик тиз үскән, революциягә кадәр авылда 700ләп йорт булган.
Казан губернасы Цивильск өязенә кергән Чүтидә ике мәхәллә булган. Аның берсен заманының алдынгы карашлы кешесе, зыялысы буларак абруй казанган имам-хатыйб Шәрәфетдин Бәширов җитәкләгән. Ул үзенең зур мәхәлләсендә (анда 366 хуҗалык, 1018 ир-ат исәпләнгән) Җәдид мәдрәсәсе ачкан. Мөгәллимлек эшенә 1906-1907 елларда хәзрәтнең улы, киләчәктә күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе булып китәчәк Зариф Бәшири дә тартылган. Әнә хәзер ике мәчет өстендәге айлар еракларга нурларын чәчә, авылдашларымның рухларын ныгыта, күңелләрен сафландыра. Мондый авыл турында караңгы як дип әйтеп буламы?!
Кызыл күпер, Тутый кош елгасы, Торна тавы, Ванька күле, Завод болыны, Сөләйман бабай утары... авыл тарихы белән бәйле вакыйгаларның телсез шаһитлары бу атамалар.
Матур безнең Гөбенә,
Вак таш җәйгән төбенә.
Суы йомшак, саф һәм тонык,

Инә төшсә күренә, – дип язган Зариф Бәшири «Безнең Гөбенә» дигән шигырендә.
Авылыбыз табигате белән генә түгел, уңган-булган кешеләре белән дә матур. Бездә тырыш, булдыклы халык яши, шуңа күрә тормышлары да Аллага шөкер. Элек-электән авылыбыз балта осталары, мич чыгаручылары белән данлыклы булган. Авыл кешеләре кышкы чорда Донбасс шахталарына эшкә киткән, Мәскәү, Ленинград, Петербург шәһәрләрендә эшләгән.
Авылның бүгенгесен ерактан балкып торучы заманча эшләнгән йортлары күрсәтеп тора. Авылдашларым газы, суы кергән бөтен уңайлыклары булган йортларда яши. Мәдәният йорты гөрләп эшләп тора, дүрт кибет хезмәт күрсәтә. Авыл уртасыннан Чувашиянең Комсомол районы үзәгенә илтүче федераль трасса уза.
Авылның киләчәге – яшь гаиләләр кулында. Бүген алар авылда шактый. Яшь сабыйларның дөньяга аваз салуы – киләчәккә өмет уята. Урта мәктәп булуы – зур куаныч. 

Үзебезнекеләр!
42 ел мәктәптә эшләгән укытучы буларак, балаларга төпле белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбыз Камилә апа, Нурулла абый Алиевлар, Мария апа, Гыйният абый Мутыйковлар, Рәхилә апа, Сабир абый Хәсәновлар, Наҗия апа Хәйруллина исемнәрен тирән хөрмәт белән искә алып үтәсем килә. Урыннары җәннәттә булсын!
Чүти мәктәбен тәмамлап, төрле уку йортларында белем алган дистәләрчә агрономнар, инженерлар, табиблар, укытучылар, башка һөнәр ияләре илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итә. Без күренекле якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Аларның кайберләре белән сезне дә таныштырып узам.
Хәлим Галимҗанов, медицина фәннәре докторы, академик;
Мәүлет Вахитов, медицина фәннәре докторы, профессор;
Мингази Гибадюков, экономик фәннәр докторы, академик;
Ринат Сабиров, биология фәннәре докторы, доцент;
Барселонда үткәрелгән Олимпия уеннарында дөнья чемпионы исемен яулаган Розалия Галиева;
Рифкать Гайнуллин, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
Риф Гатауллин, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күп җырлар авторы;
Марат Закиров, язучы;
Ркаил Зәйдуллин, танылган язучы;
Ринат Хәйруллин, озак еллар медицина көллиятен җитәкләгән;
Ринат Вилданов, ветеринария фәннәре кандидаты, «Алтын йолдыз» иясе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, китаплар авторы, академик;
Үз чорында колхоз рәисләре булган, авылдашлары күңелендә тирән эз калдырган әтиле-уллы Биктимер Фәхретдинов, Мотал Биктимеров;
Үзбәкстанда авыл хуҗалыгы министры булган Гази Сабиров;
Марат Хәсәнов, Альберт Сабиров, тагын бик күпләр белән чын күңелдән горурланабыз. Чүти авылы илебезгә әнә шундый игелекле, булдыклы кешеләрне, дәүләт эшлеклеләрен бүләк иткән.
Шунысы куанычлы, авылы­бызның киләчәге өчен борчылып, җан атып йөрүчеләр булуы җанга рәхәтлек бирә. Авыл чишмәләрен барлап, карап торучы, яңа чишмәләр ачучы Мансур абый Хөснетдинов, пилорама ачып, авылдашларыбыз өчен эш урыннары булдырган Дамир Шәрәфетдинов, эшмәкәрләр Ирек Гыйльфанов, Рафаэль Щукиннар турында булдыклы уңган, үҗәт кешеләр дип әйтеп була.
Юк, караңгы түгел безнең яклар, теле каты булса да, йомшак күңелле, максатчан, белемгә омтылучы, садә җанлы халык яши монда. Дөрес, хәл итәсе проблемаларыбыз да шактый. Тормыш бит ул, шунсыз буламы соң?! Әмма шунысы бәхәссез, Чүти халкының киләчәге матур, туар таңнары якты.
Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова  сүзләре белән килешәм:
Шушы җирдә туган өчен
Рәхмәт әйтәм язмышка!

Фидания Камалова,  ветеран укытучы,  Чүти авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев