Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүтидә авыл җыены ничек үткән?

    Чүти - район үзәгеннән иң ерак урнашкан авыл җирлеге, ул Чүти һәм Олы Тәрбит авылларын берләштерә. Узган атнада үткәрелгән авыл җыенында булып кайт­каннан соң, биредә эшкә батыр, сүзгә кыю халык яши икән, дигән фикергә килдем. Җитәкчеләр белән очрашуда алар сорауларын һәм тәкъдимнәрен һич кыенсынмыйча ирештерде.

    Эшкә батыр диюем дә тикмәгә түгел, Чүти авыл җирлеге шәхси хуҗалык­лардагы терлек саны буенча алдынгылар рәтендә. Мәсәлән, Владимир Исаев хуҗалыгында җиде баш савым сыеры, ике баш тана, Мәүлит Хәсәнов шулай ук җиде, Валерий Мухин һәм Дамир Насретдинов - биш, Әсхәт Закиров, Рафис Әхмәтҗанов, Николай Чумарин, Михаил Федоров, Валентин Смирнов, Василий Казаков дүрт баш сыер асрый .
    - Саный китсәң, андый тырыш гаиләләр күп бездә. Рафаэль Щукинның гаилә фермасы гөрләп эшли. Алар барлыгы 71 баш мөгезле эре терлек асрый. Аларның 24е сыерлар һәм бишесе атлар, сарык­лары - 50 баш, - диде авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов чыгышында.
    Үзара салым акчасын җыюга да халык җаваплы караган, райондагы иң зур җирлек булуга карамастан, әлеге эш Чүтидә оешкан төстә үтәлгән. Җыелган акчага барлык зиратларның тирә-ягын заманча материаллар белән тотып алганнар. Шулай ук Чүти авылының Гигант һәм Кооператив урамнарына 484 метр яңа су үткәргеч торбалар сузыл­ган, Олы Тәрбиттә яңа һәйкәл төзелгән, Чүтидәгесе төзекләндерелгән. Ике авылның да урам исемнәре һәм һәр йортның номерлары ясатылган, Олы Тәрбитнең инеш күпере төзекләндерелгән. Гөбенә аша сүтелмәслек күпер ясау өчен төзү материаллары алынган.
    Дәүләт программасы ярдәмендә Чүтинең Ленин урамына 350 метр һәм Олы Тәрбитнең Канаш урамына 550 метр озынлыктагы таш юл салынган. Чүтинең Үзәк урамына - фермага илтә торган юлга бетон җәелгән. Хөкүмәт программасы буенча ике авылда да урам утлары куелган. Агымдагы елда программа ярдәмендә Олы Тәрбитнең Үзәк һәм Чүтинең Гигант урамнарына юл салу планлаштырыла.
    Очрашуда район үзәк сырхауханәсе баш табибының медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Алмаз Алиуллин грипп авыруының, аеруча дуңгыз гриппының мәкерле икәнлеген, чирнең катлауланулары куркыныч булуын һәм аңа каршы прививка ясату кирәклеген әйтте. Олы Тәрбит авылында бу өлкәдә проблема юк, ә Чүти авылында күпчелек ата-­аналар балаларына гриппка каршы вакцинация ясатуга каршы килгәннәр.
    Сорауларга һәм тәкъдимнәргә килгәндә, Чүти авылы халкы мәктәпкә элеккеге колхоз рәисе Рифкать Гайнуллин исемен бирү, фельдшер-акушерлык пунк­тына тагын бер фельдшер билгеләү, Мәлки кулланучылар җәмгыяте кибетенә банкомат урнаштыру үтенечен җиткерде. Җитәкчеләр аларның һәммәсенә җентекләп җавап бирде.
    Олы Тәрбиттә үткән елны авыл халкы җыйган акчага бетон алып, өмә белән чиркәүнең нигезен салганнар, шактый гына күләмдә кирпеч алынган. Исәпләре - быел төзелеш эшләрен башлап җибәрү. Җыенда әлеге эштә катнашучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайлауларда активлык күрсәткәне өчен Чүти авыл җирлегендә яшәүчеләргә рәхмәтен белдерде, агымдагы елда Олы Тәрбиттәге балалар бакчасына ремонт ясалачагын, спорт өлкәсендә актив булырга кирәклеген әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: