Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чувашиядә яшәүче эшмәкәр Чүти мәктәбенә зур бүләк ясады

«Үз-үзеңә, кешелек күзенә дә, халкыбыз күзенә дә карап, авыз тутырып әйтергә була: безнең кулыбыздан килә. Күңелдә рәхәт булырга тиеш – менә шул бәхет! Безнең буыннан-буынга тапшырырлык әйберләребез бар. Социаль¬-икътисади үсеш рухи дөнья белән бергә үрелеп барырга тиеш! Без моңа лаек! Эшне ничек итеп оештырасың, ничек итеп эшли беләсең –шуңа бәйле. Кешеләрне сөендереп, яшьләргә үрнәк булырлык матур эшләр эшләнә», – дигән иде ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президентының еллык юлламасына карата фикерен белдереп. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы да язды.

Әлеге сүзләр хәйриячелеккә бәйләп әйтелмәсә дә, ул аңа да туры килә. Сүз кешенең күңел халәте, мәңгелек кыйммәтләр турында бара бит. Тамырлары ата-бабаларының туган җире Чүти авылына барып тоташучы Гүзәл Барцева да, нәкъ беренче Президентыбыз әйткәнчә, үсеп килүче яшь буынга үрнәк булырлык гамәл кылды. Әле быел гына капиталь ремонт үткәрелгән мәктәптәге пластик тәрәзәләргә 80 мең сумлык жалюзи бүләк итте. Әлеге мәктәптә бер көн дә укымаган, авылга әнисе Рауза  янына еш кайтып йөргән шәһәр кызының бу адымына укытучылар башта гаҗәпләнгән, хәзер инде шатланып туя алмыйлар.
– Белем көнендә узган мәктәпне ачу тантанасында безгә әле яңа җиһазлар, тәрәзәләргә жалюзилар да кирәк дип, авылдашларыбыз алдында чыгыш ясаган идек. Ул чакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да безнең фикеребезне куәтләде. Ул да Татарстан Президенты теләктәшлеге белән үткәрелүче “Үзең укыган мәктәпкә ярдәм ит!” хәйриячелек акциясенә кайбычлыларның, читтә яшәүче якташларыбызның теләп кушылулары, мәктәпкә спонсорлык ярдәме күрсәтүләре һәм балалар хакына эшләнгән изге гамәлләрнең дәвамлы булачагына ышануы турында сөйләгән иде, – диде Чүти мәктәбе директоры Лариса Бухарова. – Гүзәлнең әнисе Рауза апа да Белем бәйрәменә килгән иде. Ул мәктәпкә ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйриячелек акциясе турында кызына сөйләгән.  Әнә шул сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, хәзерге көндә Чувашия башкаласының Чабаксар шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Гүзәл Равил кызы  37 тәрәзәгә җитәрлек жалюзи бүләк итте. Класс, коридор тәрәзәләре көлеп тора. Сентябрь ахырларында Гүзәл мәктәпкә кабат килде һәм 11 сыйныф укучылары белән очрашты. Ул балаларга тормышта ничек итеп үз урыныңны табарга, югалып калмаска, тырышып укырга кирәклеге, белемле кешегә барлык мөмкинлекләрнең дә ачык булуы турында сөйләде. Үз тирәлегеңдәге кешеләргә көчеңнән килгәнчә булышу, ярдәм нинди генә булмасын, кечкенәме ул, зурмы, аның барча кешеләргә дә шатлык китерүен әйтте. Бу очрашу күңел түребездә жылы, матур кичерешләр, якты уй-фикерләр калдырды. Гүзәл кебек хәйриячеләр күбрәк булсын иде.

 


Аның үзе белән очрашырга теләсәк тә, мәктәп директоры аша ул бу гамәлен мактану өчен түгел, ә күңеле шулай кушканга күрә башкаруы турындагы фикерен җиткерде. Лариса Георгиевнаның ватсабына мондый сүзләр язып җибәргән:
– Мин пиар яратмыйм. Максатым – газиз әнием укыган мәктәпкә ярдәм итү булды. Кемгәдер булышканнан соң аның шатлыклы йөзен күрү – минем өчен зур бәхет. Мәктәп укучыларына теләгем: сезгә белем, тәрбия бирү белән беррәттән, бөтен җаны-тәне белән эшләгән укытучыларыгызга, шулай ук ата-аналарыгызга гомер буе рәхмәтле булыгыз. Мин сезнең һәрберегезнең үзенең кече Ватаны, илебезнең чын патриоты булуыгызны телим. Россия – яңа мөмкинлекләр иле. Аның киләчәге сезнең нинди булуыгызга бәйле.
Гүзәл үзе Чүтидәге күпбалалы Бикбовлар нәселеннән. Әнисе Рауза апа 12 балалы гаиләдән һәм аларның барысы да Чүти мәктәбен тәмамлаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев