Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Дактилоскопия нигә кирәк?

    Тормышта көтелмәгән вакыйгалар килеп чыгарга мөмкин: хәтер югалу, бәхетсезлек корбанына әйләнү. Бу очракларда кешенең шәхесен документларсыз ачыклау мөмкин түгел. Аларны да югалту очраклары бар. Менә шушындый көтелмәгән хәлләрдә дактилоскопия бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә ала. Чөнки бармак эзләре кешенең шәхесен ачыклауда төгәл мәгълүмат бирә.


    Хәзерге заман шартларында дактилоскопик регистрация үткән һәр кешегә документлары бозылган яки югалганда, бәхетсезлек, су басулар, җир тетрәүләр, янгыннар, террорчылык актлары, һава, тимер юл һәлакәтләре очракларында шәхесне ачыклау гарантияләнә. Хәтере югалучан кешеләргә дактилоскопик теркәлү аеруча мөһим. Кеше үзе турында бер нәрсә дә әйтә алмаганда, ул югалган кешенең туганнарына ярдәм итәргә мөмкин.

    Дактилоскопия сәламәтлеккә бернинди зыян китерми, ул Россия Конституциясендә каралган кеше хокукы һәм иреге таләпләрен күздә тотып үткәрелә. Моның өчен түбәндәге документлар кирәк: ирекле дактилоскопик регистрацияүтү турында гариза, Россия гражданины паспорты,14 яше тулмаган үсмерләргә туу турындагы таныклык. Гаризаларны электрон вариантта да бирергә мөмкин. Моның өчен интернет браузерда https://www.gosuslgi.ru адресын җыярга һәм регистрация үтәргә кирәк. Телефоныгызга код-хәбәр килә, кодны язганнан сон, «шәхси кабинет»ка керәсез, тиешле мәгълүматны күрсәтәсез, паспорт һәм СНИЛС номерларын язасыз. Соңыннан автомат рәвештә шәхси мәгълүматны тикшерү процессы башлана һәм тагын бер хәбәр килә. Шәхесне раслау процедурасын «подтверждение личности» бүлеге аша үтәргә кирәк, моның өчен бер атналап вакыт кирәк.

    Регистрациянең әлеге этапларын үткәннән соң, электрон вариантта гариза бирә аласыз. Моның өчен «Единый портал оказания государственных услуг» адресы буенча «керү» клавишасына басып, телефон номеры һәм пароль языла. Порталга кергәннән соң, «шәхси кабинет» та «органы власти» клавишасына басабыз һәм «МВД РФ» ны сайлыйбыз, «ирекле дактилоскопик регистрация үтү» гә керәбез. Бер тәүлектән соң, район полиция бүлегеннән җаваплы хезмәткәр сезнең белән элемтәгә керә.

    Әгәр дә интернет челтәренә керү мөмкинлегегез юк икән, район полиция бүлегенә килеп, дактилоскопик регистрация үтү турында гариза язарга кирәк. Әлеге хезмәт түләүсез. Тулырак мәгълүмат алу өчен: 2-15-13, 2-16-06 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: