Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесендә Кайбычтан кемнәр катнаша?!

    Татарстанда хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлаучы бик матур бәйге бар. "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дип исемләнгән бәйге ул. Бәйге турында безнең Кайбычта да яхшы беләләр, чөнки уңган, сөйкемле затларыбыз анда ел саен катнаша һәм җиңү арты җиңү яулый.

    Быел да бәйгенең зона туры Яшел Үзән шәһәрендә узды. Анда Иделарьягы районнарыннан килгән хатын-кызлар үз осталык­ларын күрсәтте. Жюрига җиңүчеләрне сайлап алу бер дә җиңел булмагандыр, чөнки бәйгедә, гадәттә, үз районнарында, шулай ук Татарстан, Россия күләмендә танылу алучылар, хезмәтләрендә югары үрләр яулаучылар катнаша. Алар үзләре турында видеопрезентация, альбомнар да әзерли, сәхнәдә дә чыгыш ясый. Кыскасы, санаулы гына минутлар эчендә үзеңне һәрьяклап күрсәтергә кирәк. Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы Мария Таймасованың бу бәйгедә җиңү яулавы гади бер очрак­лылык кына түгел. Машина белән сыер саву операторлары арасында уздырылган конкурста республикада беренче урынны алган яшь савымчы, Татарстан данын Түбән Новгородта яклап, икенче урынга чыккан иде. Илебезнең төрле өлкәләреннән килгән иң тәҗрибәле хезмәттәшләре арасында шундый дәрәҗәгә ирешә алуы батырлыкка тиң аның. Шул фидакарьлеге өчен Татарстанның атказанган терлекчесе исеменә дә лаек булды ул. Әнә шулар турында жюрига да сөйләде. Ә видеоязма аша машинада җәйге лагерьга җырлый-җыр­лый эшкә барулары, сыер савулары, гаиләсе, бакчасы белән таныштылар. Мария, әйтерсең лә, бер дә сәхнәдән төшми, микрофон белән дә кыю идарә итә, каушамый, сөйләм теле дә матур, янында ике кызы бөтерелә. "Һөнәрем-минем язмышым" номинациясендә ул беренче урынны яулады!
    - Хезмәтемне шулай бәя­ләүләренә шатланам, - ди­де Мария. - Бәйгедә катнашырга тәкъдим итүчеләргә дә рәхмәтлемен. Минем өчен бигрәк тә кызларым шатланды.
    "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә чыгыш ясаган Кече Мәме мәктәбе директоры Людмила Старшова, "Хатын-кыз - лидер" номинациясендә үзен күрсәткән гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева бәйге лауреатлары булып танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: