Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Электрон көндәлек һәм журналларның өстенлеге нидә?

    Электрон-мәгълүмати технологияләр эшчәнлегебезнең барлык өлкәләренә дә диярлек үтеп керде. Бүгенге ата-аналарның барысы да диярлек өйдә, эш урыннарында баласының мәктәптә нинди билгеләр алуын электрон көндәлектән күзәтеп бара. Белем бирү системасында катнашучыларның барысына да- укытучыга, укучыга һәм ата-анага логин-парольләр бирелә, алар ярдәмендә "Татарстан Респуб­ликасында электрон мәгариф" порталына кереп була. Моның өчен бары...

    Әйе, кыска вакыт эчендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр белем бирүнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Мәктәптә электрон белем бирү системасында эшләү - укытучыларны, укучыларны һәм ата-аналарны интернетта берләштерү ул. Район мәгариф бүлегенең мәгълүмати технологияләр буенча методисты Нина Долматова әйтүенчә, 2014 елдан башлап, Кайбыч районының барлык мәктәпләре дә "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" системасында эшли. Әлеге системада район буенча 3000 кулланучы теркәлгән. Алар - укытучылар, класс җитәкчеләре, укучылар һәм әти-әниләр. Барлык педагоглар да электрон журналлардан, укучылар, ата-аналар электрон көндәлекләрдән файдалана. Бүгенге көндә урта һәм гомуми белем бирү мәктәп­ләрендә интернеттан чыбыксыз файдалану нокталары урнаштырылган. Аерым бинада урнашкан филиаллар һәм балалар бакчалары интернетка телефон линиясе буенча тоташтырылган.
    Шәһәр мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче танышым өчен электрон журнал тутыру башта мәшәкатьле булган, чөнки ул кәгазь журнал белән берьюлы алып барылган. Әлеге система гамәлгә кергән чорда бик үк камил булмаган - интернет начар эшләп, язган мәгълүмат югала торган булган. Өстәвенә, ике журналны бергә алып барып, укучыларга вакыт азрак калган. 2014 елда, кәгазь журналлар кулланудан туктаганнан соң, эш җиңеләйде, моннан тыш, "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" порталында эштә һәм укуда ярдәм итәрлек файдалы мәгълүмат табарга, теләүчеләргә дистанцион белем алу мөмкинлегеннән дә файдаланырга була, ди танышым.
    Алай гына да түгел, порталда һәр мәктәпнең үз сайты бар, анда яңалыклар урнаштырыла. Мәсәлән, мәктәп һәм укытучылар хакында, төрле бәйгеләр, бердәм дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханнары турында. Уңай якларның тагын берсе - ата-ананың баланы көн дә контрольдә тота алуы, чөнки һәр көнне укытучы белән элемтәгә кереп, баланың укуы һәм тәртибе белән кызыксыну мөмкин түгел. Хәйләкәр һәм ялкаурак бала, начар билге алса, көндәлеген әти-әнигә күрсәтергә атлыгып тормый яки өй эше бирелмәде, дип ялганлый. Электрон көндәлек исә укытучы куйган барлык билгене дә күрсәтә, монда укучының тәртибе дә күренә. Бу системада билгеләр белән танышып кына калмыйча, өй эшләрен һәм дәресләр исемлеген дә карарга мөмкин.
    - Кызым Язилә дүртенче класста укый. Электрон көндәлектән һәрдаим файдаланам - баламның билгеләрен дә, өй эшләрен дә шуннан карыйм. Миңа бик ошый, - ди Иске Чәчкабтан Ландыш Сибгатуллина.
    Чыннан да, бик уңайлы система. Ләкин барлык гаиләләрнең дә компьютер-ноутбук алу һәм интернетка түләп бару мөмкинлеге юк бит, булган очракта да әти-әниләр аның белән эшли белмәскә мөмкин.
    Шулай да көчең җитәме юкмы, мөмкинлеген табып, баланың укуына һәм тәртибенә битараф булмыйм дисәң, тырышырга - компьютер һәм интернетын да булдырырга, алардан файдаланырга өйрәнү дә кирәк булачак.
    - Без 2010-2011 нче уку елыннан электрон журнал һәм көндәлекләр белән эшли башладык. Мәктәбебездә бүгенге көндә кәгазь көндәлекләр дә, электрон көндәлекләр дә гамәлдә. Атна ахырында кәгазь көндәлекләрне җыеп, тикшереп торабыз, - ди Федоровское мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Тимергалиева. - Укучылар үз билгелеләрен электрон көндәлектән карыйлар. Ата-аналар да аңа уңай мөнәсәбәттә. Хәзер һәрбер йортта диярлек компьютер, ноутбук бар, булмаганнары, берничә генә. Журналларга килсәк, алар шулай ук элект­рон, кәгазь журналлар кулланылмый. Мәктәптә вай-фай эшләп тора, кабинетларда электрон җиһазлар бар. Гомумән алганда, бүгенге көндә уку-укыту өчен барлык шартлар да тудырылган.
    Хәзерге заманда укучыларга белем бирүне оештыруда аеруча югары таләпләр куела, шуңа күрә заманча мәгълүмати технологияләрдән берничек тә артта калырга ярамый. Электрон белем бирү системасында эшләү дә - замана таләбе ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: