Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровское мәктәбе укучысы Полина Григорьева бадминтон буенча Россия күләмендә үткәрелгән ярышта көмеш медальгә лаек булды

    Узган шимбәдә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 17 яшькә кадәрге үсмерләр катнашында бадминтон буенча Россия беренчелегенә команда ярышлары үткәрелде.

    Әлеге ярышта Татарстан җыелма командасы составында Федоровское урта мәктәбе укучысы Полина Григорьева да катнашты. Россия күләмендә узган шундый зур ярышта республика командасы үз тарихында беренче тапкыр пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Алар Мәскәү командасына гына оттырды. Әлеге җиңүдә Полинаның һәм шәхси тренеры Юрий Григорьевның да өлеше зур. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, икенче дәрәҗәдәге медаль Кайбыч спортчылары исәбендә икәү генә. Беренче көмеш медальне узган ел Россия буенча узган бәйгедә шәхси беренчелектә Борындыктан Гүзәл Хәйруллина алып кайткан иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: