Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровское мәктәбендә “Дуслык чәчәге” фестивале үтте

    Төрле милләт балалары белем алучы Федоровское мәктәбендә Халык­лар бердәмлеге көнен көтеп алалар. Бу көнне биредә менә бишенче ел инде "Дуслык чәчәге" фестивале үткәрелә.

    Татарстанда яшәүче халыкларның, төрле конфессия вәкилләренең дус-тату яшәве, этникара мөнәсәбәтләрнең ныклыгы, толерантлык ачык чагылыш таба бу фестивальдә. Әлеге проект мәктәп коллективының зур казанышы ул. Чөнки биредә төрле милләт вәкилләренә хөрмәт белән карарга кирәклеген балачактан ук сеңдерәләр. Бөтен дөньяда әнә шундый тәрбия алып барылса, милләтара ызгышлар да булмас, террорчылык, экстремизм кебек коточкыч күренешләргә дә юл куелмас иде. Әлеге проектны Кайбычтагы башка мәктәпләр дә үзләренә өлге итеп алырлар дип ышанасы килә. Ә фестиваль Мисырдан Россиягә кайтучы самолетта авиаһәлакәттә гомерләре өзелгән ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте.
    Мәктәпкә килеп керүгә безне милли киемнәрдән киенгән укучылар каршы алды. Ә икенче кат әйтерсең лә төрле милләтләрнең кухнясына әйләнгән. Татар, русларның гына түгел, мордва, удмурт, яһүд, лезгин, беларусларның да милли ашларыннан оештырылган күргәзмәдә мәктәп коллективының балаларны төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә дә өйрәтүләре ачык чагылды. Ризык тулы өстәлләр белән таныштыр­ганда укучылар шушы милләтләр яшәүче илләр, аларның тарихи үткәне, бүгенгесе турында да сөйләде, җыр-биюләрен дә башкарды. Фестивальдә иң элек беларус халыклары тормышы белән таныштык. Беларуссиянең никадәр территория биләве, дәүләт символлары, Президенты, гимны, күренекле кешеләре турында бай мәгълүмат алдык, җыр-биюләренә сок­ландык. Җыр-биюләргә аларны музыка укытучысы Алсу Миңнуллина, мәдәният йорты методисты Зарима Турнаева өйрәткән.
    Даими эзләнүдә булган укытучылар Алсу Миңнуллина белән Ольга Сахарнова фестивальне мавыктыргыч итеп алып барды.
    - Безнең мәктәпне халык­лар дуслыгының чын үрнәге дип атап була. Барлык милләтләр өчен дә тигез шартлар тудырылган. "Дуслык чәчәге"нең географиясе тагын да киңәйсен дип, бу юлы бәйрәмгә Мөрәле, Колаңгы, Борындык, Кече Мәме мәктәп­ләре укучыларын, Ульянководан "Рябинушка" фольклор ансамблен дә чакырдык, - диде мәктәп директоры Михаил Серяков.
    - Мондый фестивальдә беренче тапкыр гына катнашуыбыз. Фестиваль бик ошады, төрле милләтләрнең яшәеше, гореф-гадәтләре турында күп нәрсә белдек, - диде Борындыктан килгән укучылар. - Без Кайбычка Кыргызстанның Ош шәһәреннән күченеп кайттык. Колаңгы станциясендә яшибез. Федоровское мәктәбендә өченче класстан бирле белем алам, хәзер сигезенче класста укыйм, ә сеңлем - икенче класста. Абыем да шушы мәктәпне тәмамлады, ул хәзер Казанда техникумда укый. Без Татарстанны яратабыз, - ди Рәшит Юлдашев фестивальдән соң. Фестиваль бәйге рәвешендә алып барылды. Лезгиннарның тормышын күрсәткән 9 класс укучылары гран-прига лаек дип табылды. "Дуслык чәчәге"ндә чыгыш ясаган Борындык, Колаңгы, Кече Мәме, Мөрәле мәктәпләре, "Рябинушка" фольклор ансамбле коллективына мәктәпнең Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйге булса да монда иң мөһиме җиңү түгел, ә укучылар күңеленә салынган миһербанлык, шәфкатьлелек, дуслык орлык­лары булгандыр, мөгаен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: