Федоровское урта мәктәбендә 14 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре бара

Әле уку елы тәмамланырга да өлгермәде, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерлек башланып та китте. Монда апрельдән үк инде капиталь ремонтка тотындылар.
Шушы авылда озак еллар буена колхоз рәисе булып эшләгән Евгений Тутаев исемен йөртүче бу мәктәп 1974 елда ук төзелгән булган инде. Әнә шул еллардан бирле мәктәпкә вак-төяк ремонт ясалса да, болай зурдан кубып, миллион сумнарга ремонт үткәргәннәре булмаган әле.
- Утыз ел элек һәм аннан соң төзелгән мәктәпләрне ремонтлау программасына кердек без. Моның өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтебез зур. Ремонт өчен республика бюджетыннан 14 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде, - диде мәктәп директоры Михаил Серяков. - Моңа барыбыз да -мәктәп коллективы да, ата-аналар да, авылдашлар да бик шатландык. Мәктәбебез зур, укучылар саны да чагыштырмача югары. Безгә тугыз авылдан килеп укыйлар. Сигез төрле милләт баласы белем ала. Милләтләр дуслыгының чын үрнәге ул Федоровское мәктәбе. Әле алай гына да түгел, мәктәп эченә урнашкан балалар бакчасына да ремонт ясалачак.
Хәзер биредә төзелеш тулы куәтенә дәвам итә. Төзүчеләр мәктәпнең түбәсен алыштырырга, стеналарын тышкы яктан җылытып, металл сайдинг белән тышларга, нигезләрен ныгытырга, җылыту системасын, электр чыбыкларын, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырырга өлгергән инде. Быел вентиляция куелачак санузел бүлмәләрен узган ел уңайлы мохит программасы буенча эшләткәннәр. Бүгенге көндә коридор, класс стеналарын гипслы картон белән тышлап, обой ябыштыралар, буйыйлар, асылмалы түшәм ясыйлар. Монда эшләүче җиде бригаданың һәркайсына аерым участок билгеләнгән. Спортзалындагы алты метр биеклектәге стеналарны тигез итеп штукатурларга кирәк. Укытучылар кабинетларына обойны үзләре сайлаган. Актлар залын ремонтлаучы Евгений Коршунов бригадасы аны 24 июньгә - чыгарылыш кичәсенә өлгертергә вәгъдә бирә. Эшне тагын да тизләтү өчен буяу эшләренә башлангыч класслар, музыка, инглиз теле укытучыларын җәлеп иткәннәр.
Бу мәктәптә әле күптән түгел генә заманча итеп төзелгән спорт мәйданчыгы да файдалануга тапшырылган иде. Хәзер ул укучыларның яраткан урынына әйләнгән. Биредә аерым мини-футбол кыры, баскетбол, волейбол мәйданнары, тренажерлар өчен аерым мәйдан бар. Республикада мәдәният йортлары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәктәпләр, торак йортлар төзү программалары кабул ителүе авылларга гүя яңа сулыш өрде. Бу безнең район мисалында да ачык күренә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18400
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.27000
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.20400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.17000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.30300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.94000
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43800
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44600
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51500
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыеныХуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.12100
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.27000
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.20400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.14000
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.12100
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика