Федоровскоеда яшәүче Ивановлар биш бала үстерә, алар барысы да мәктәп укучысы
Федоровское авылында яшәүче Ирина Иванова үзен бик бәхетле дип саный. Тормыш иптәше Дмитрий белән заманча иркен йортта яшәгәнгә түгел, аның иң зур байлыгы – балалары. Алар яшәгән йорттан һәр көнне биш бала мәктәпкә китә.
Кар яуган юлдан авыл читенә, күпбалалы Ивановлар гаиләсе яшәгән йортны эзләп киләбез. Аларны шушы тирәдә яши дип әйткәннәр иде.
Менә ул – зур, яңа кирпеч йорт, янәшәсендә мунчасы, сарае, бакчасы да бар. Хуҗаларның тынычлыгын Гретта кушаматлы этләре саклый. Ивановлар абзар тутырып терлек: сыер, дуңгыз, сарык һәм тавык асрыйлар. Шуңа да табыннарыннан сыйфатлы ит һәм сөт ризыклары өзелми.
Күпбалалы әни белән якыннан танышам. Ирина белән Дмитрий биш бала үстерә. Олы уллары Александр тугызынчы класста укый, кечесе Никита быел беренчегә барган. Виктория – җиденчедә, Евгения – бишенчедә, Мария дүртенче класста белем ала. Күз алдына китерегез әле, аларга ничә пар аяк киеме, никадәр куртка, баш киеме, чалбар, күлмәк, китап-дәфтәр һәм башкасы кирәк! Боларга өстәп, күпме сабырлык, күңел җылысы, наз-ярату сорала. Ирина һәм Дмитрий бу матур йортны һәрвакыт балаларның шат авазы яңгырап торсын өчен төзегән дә инде. Аларның ныклы гаилә коруларына 16 ел.
– Мин тумышым белән Бәлидән, Дмитрий бу авылныкы. Туйлар үткәрдек, каенанам белән бергә яшәдек, каенатам без өйләнешкәнче вафат булган. Бергә дус-тату гомер иттек, ә инде гаиләбез ишәйгәч, йорт салыр¬га булдык, – диде Ирина Витальевна. – Аны дүрт ел буе төзедек, соңыннан гына республика программасына эләктек. 2008 елда һәр баланың үз бүлмәсе булган шушы йортыбызга күчендек.
Менә берсе артыннан икенчесе мәктәптән балалар кайтып керде. Барысы да шат, аралашучан, киң күңеллеләр. Алар үзләренең гаиләсе турында бик теләп сөйләде.
– Әйтегез әле, әниегезгә нинди сыйфатлар хас?
– Игелекле, кайгыртучан, безне тәмле ризыклар белән сыйлый, – дигән җавап ишетәм.
– Ә сез аңа булышасызмы соң?
– Мин кар көрим, – диде Никита.
– Ә без савыт-саба, идән юабыз, гөлләргә су сибәбез, – диде кызлар.
Ивановлар балаларын хезмәт сөяргә, пөхтәлеккә, бер-берсенә карата игътибарлы булырга өйрәтеп үстерә. Билгеле инде, күпбалалы йортта уенчыклар да күп. Алар әтиләренең туган көннәргә, 8 Мартка бирелгән бүләкләре. Бу бәйрәмнәрне алар әбиләре – Иринаның әнисе белән бергә үткәрәләр. Кызганыч, Дмитрийның әнисе бүгенге көндә исән түгел.
Әниләр көнендә кызлары да бәйрәм табыны әзерләшергә булыша.
– Ивановлар – тыйнак, тату гаилә, – диделәр мәктәптә. – Ирина балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Дмитрий агрофирмада хезмәт куя.
Аларның бар теләге: «Балалар сау-сәламәт һәм бәхетле булсын!». «Тормышыбыз җитеш, бөтен нәрсә дә бар. Иң мөһиме, ул-кызларыбыз белән барысы да яхшы булсын», – ди хуҗабикә.
Балаларның мавыгулары белән дә кызыксындым. Александр спорт белән шөгыльләнергә ярата. Хоккей, волейбол, баскетбол һәм футбол ярышларында яулаган җиңүләре өчен медальләр дә алган. Мария рәсем ясау белән мавыга. Виктория волейболны оста уйный. Ә Женя бәйләргә өйрәнә. Никита – йорт эшләрендә әнисенең уң кулы. Мин килгән көнне дә Иринага нәкъ менә ул ярдәм итеп йөрде.
– Сезнең гаиләдә кем баш? – дип сорыйм балалардан. Бу очракта фикерләр төрле булды. Шулай да, әни дә, әти дә баш дигән нәтиҗәгә килделәр. Аңлавымча, бу гаиләдә балаларны шәхси үрнәк белән тәрбиялиләр. Ана мәхәббәтен берни дә алыштыра алмый. Ә ана йөрәгендә һәркемгә дә урын бар. Ул мәхәббәт белән тулы. Ивановларның гаилә бәхете нигезендә дә әнә шул ярату ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев