Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында бәйрәм оештырганнар

    Табигатьтә төрле ел фасылы булган кебек, кеше гомеренең язы, җәе, кышы һәм көзе бар.

    Адәм баласы туа, үсә, яши, балалар үстерә һәм картлыгын каршылый, ягъни аны көз фасылы да читләтеп үтми. Кызганыч, табигатьтәге көз сыман, бар кешене «алтын көз» генә көтми шул, арада Картлар йортында яшәргә мәҗбүр булган өлкәннәребез дә бар. Күптән түгел Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында уздырылган чарада катнашып, алар белән аралашып, куанычларын уртак­лашырга туры килде.
    Элек яшәгән җирләрен сагынсалар да, бер генә дә зарланмый алар, киресенчә, аларны сыендырган җылы йорт булганга сөенеп, биредә эшләүче мәрхәмәтле җаннарга рәхмәт укыйлар.
    - Монда яшәүчеләрнең төрлесендә төрле холык. Биредә эшләүчеләр, һәрберебезгә шәхси якын килеп, безне карый. Безне Зөя утрау-шәһәрчегенә дә алып бардылар. Әле күптән түгел бирегә балалар бакчасына йөрүче балалар килеп, концерт куйды, - дип шатлыгын уртаклашты Раиса Емелеева.
    Чыннан да, монда әледән-әле истәлекле очрашулар, күңелле чаралар үткәрелә. Өлкәннәр көне уңаеннан социаль яклау бүлеге тарафыннан уздырылган чираттагы «Гомер көзе алтын булсын!» дип аталган бәйрәм чарасы исә, башкалардан аермалы буларак, саф һавада, кызыклы уеннар уйнап, тәмле коймак белән чәй эчеп үтте.
    Бәйрәмне үзенең изге те­ләк­ләре белән социаль як­лау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева башлап җибәрде:
    - Без янәдән үзебезнең зур гаиләбездә җыелдык. Бүген көн шундый матур, гүя табигать тә әйдәгез, урамга чыгыгыз, дип чакыра сыман. Бәйрәм белән котлыйм сезне! Әйдәгез, әлеге көнне саф һавада бергәләп үткәрик!
    Көз турында җырлар башкарганнан соң, өлкәннәр табышмакларга җаваплар эзләде. Тапкырлыкта Юрий Засоринга тиңнәр булмады. Алай гына да түгел, барыбызны сокландырып, татар телендә «Эх, тала-тала» җырын да башкарды.
    Алга таба әби-бабайлар бик теләп, күзләрен йомган килеш яшелчәләрне тану, музыка барышында бер-береңә туп бирү уенында кат­нашты. Җиңелүчеләр кайсы җыр, кайсы такмак башкарды, Мансур абый Зарипов исә иптәшләрен якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде:
    - Барыгызны да Өлкәннәр көне белән, һәммәбезгә дә исәнлек-саулык насыйп булсын иде!
    Анатолий Тарасов исә әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтен ирештерде:
    - Бүген саф һавада барыбыз да рәхәтләнеп күңел ачабыз. Кояшлы көн кәефебезне күтәрә, бәйрәмгә ямь өсти, - диде ул.
    Үзенең шигырьләре белән куандырып торучы шигъри җанлы Раиса Емелеева чираттагы иҗат җимешен тәкъдим итте. Картлык турындагы шигырь иде ул.
    Чарада кулланучылар хокук­ларын яклау буенча баш белгеч Анна Гыйләҗева да катнашты. Ул өлкәннәргә үзенең котлау сүзләрен ирештерде, күчтәнәчләрен тапшырды.
    Җылы очрашу ахырында Чулпан Камалиева әби-бабайларны киләчәктә Олы Кайбычтагы яңа паркка алып бару тәкъдиме белән чыкты. Әлеге тәкъдимне өлкәннәр бертавыштан теләп кабул итте. Ә ял паркы чыннан да кызыгырлык!
    Шулай шул, өлкән кешенең күңеле сабый баланыкы кебек самими, аның назлы караш, җылы сүз һәм үзенә күрсәтелгән кечкенә генә игътибардан да күңеле була. Ерак кебек тоелган картлык еллары һәркемгә сиздермичә килә дә җитә бит ул. Гомеребезнең көзе сентябрь ае кебек җылы көннәргә, алтын төсләргә бай булуын теләсәк, әйләнә-тирәбездәге өлкәннәребезгә мәрхәмәтлерәк булсак иде. Назга сусаган күңелләргә бигрәк тә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: