Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Гадиләргә гимн Мөрәле фермасында эшләүче Рафис кебек уңганнарга языладыр ул

    Савымчыларның төп максаты - күбрәк сөт саву, терлек караучыларныкы - малларны тиешенчә симертү. Ә бозау карау­чыларның бурычы - яңа туган бозауларны исән- имин үстерү, чөнки алар киләчәктә ферманың нигезен тәшкил итә. Максатка ирешү өчен вакытыңны да, көчеңне дә кызганмаска кирәк.

    Мөрәле авылы фермасында да үз эшенең осталары күп. Әнә шуларның берсе -бозаулату бүлегендә эшләүче Рафис Сабиров. Бүгенге көндә аның карамагында 68 буаз сыер исәпләнә, әле яңа гына туган бозауларны да ул үзе карый.
    - Сыерлар бокста - махсус бүлмәдә бозаулый. Яңа туган бозауны өч көн дәвамында анасы янында тотабыз да, аннан соң аерым читлекләргә урнаштырабыз. Өч көн эчендә аларны имезлектән сөт эчәргә өйрәтәбез, көненә өч тапкыр ашатабыз, - ди Рафис абый.
    Бозаулар барысы да көр, сәламәт күренә, фермада агарту, дезинфекция эшләре дә башкарылган. Киләчәктә мул сөт бирә торган сыерларга ия булу өчен бозауларны кечкенә чагыннан ук вакытында тиешенчә ашатырга кирәклеген аңлап эшли терлекчеләр. Шуңа да бозау­ларның тәүлеклек үсешен даими контрольдә тоталар.
    - Иртәнге сәгать биштә эш урынымда булам инде мин. Буаз сыерларны гел карап торырга кирәк. Аларны аерым рацион буенча ашатабыз, -ди ул. - Хезмәтемне яратып башкарам. Дөрес, беренче вакытларда авыррак иде. Фермада 25 елга якын терлекче булып эшләү дәверендә барысына да ияләштем. Хәзерге вакытта энем Илгизәр белән бергә эшлим.
    Ак кашка аты белән көн дә фермага килүче Рафис абый мал карауның җаен белә, кечкенәдән өйдәге терлекләрне карап үскән ул, хәзер дә шәхси хуҗалыгын алардан башка күз алдына да китерә алмый. Эшкә батыр булса да, сүзгә саран, тыйнак кеше ул, мактанырга яратмый. Гадиләргә гимн менә шул Рафис абый кебек уңганнарга языладыр инде ул.
    "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыятенең баш зоотехнигы Наил Габдуллин да терлекчеләр хезмәтеннән канәгать.
    - Яшь терлекләр сау- сәламәт булып үссен өчен, барлык профилактик чаралар, зоотехника, ветеринария таләпләрен төгәл үтәүгә зур игътибар бирәбез. Сыерның буаз чорын гел күз уңында тоту - безгә куелган иң төп таләпләрнең берсе. Буаз сыердан сәламәт үрчем, бозаулаган сыердан мул сөт алу өчен тырышабыз. Терлек азыгы сыйфатлы, урыны чиста һәм җылы булсын. Сыерларны ачык һавада да йөртергә кирәк, ферма эчендә генә тотарга ярамый, - диде ул. - Буаз сыерлар өчен аерым календарь төзелә, анда ясалма орлыкландыру вакыты һәм терлекнең башка физиологик үзенчәлекләре күрсәтелә. Бу безгә бозаулау вакытын төгәл билгеләргә ярдәм итә. Бозауларга ике ай вакыт калгач, ул ташлатыла. Сыерлар ноябрь, декабрь, гыйнварда бозауласа яхшырак. Беренчедән, терлек саны арта, икенчедән, бозаулаган сыер кыш - яз айларында сөт бирә башлый. Бу чорда сөт бәяләре дә югарырак була. Терлекчеләр кышлату чорын уңышлы үткәрү максатын куеп эшли. Ә Рафис үз эшен, чыннан да, җиренә җиткереп башкара. Намуслы хезмәте өчен үзебезнең җәмгыятьнең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән иде, ә быел аны район башлыгының Рәхмәт хатына тәкъдим иттеләр. Ул бозауларына да яратып, малкайлар, дип эндәшә.
    Рафис абыйдан өч көнлек бозауларны терлекче Рәмис Гыйләҗев кабул итеп ала: бүгенге көндә аның группасында 108 баш кечкенә бозау бар. Сүз уңаеннан, районда селекция-нәсел эше белән шөгыльләнүче "Эмбрион" җәмгыяте начальнигы Нәгыймулла Сибгатуллин әйтеп узганча, 2016 елда "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында - 1353, икенчесендә - 1491, өченчесендә 2285 баш бозау туган.
    Авылымда тырыш халык яши. Терлекченең хезмәте авыр да, мактаулы да, чөнки алар илебезне туендыручылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: