Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Галия Кайбицкая исемендәге музейда кызыклы күргәзмә эшли

    Октябрь аенда Галия Кайбицкая исемендәге музейда "Чиккән сөлге - күңелем көзгесе" дигән күргәзмә эшли башлады. Анда музеебыз фондында саклана торган районыбыз халкының чигелгән, үзләре тукыган киндердән сугылган бизәкле сөлгеләр, тастымаллар белән танышырга мөмкин.

    Һәрбер сөлгенең бай тарихы бар. Күргәзмәбезнең күп өлешен Зиядиева Сәрия Газиз кызы бүләк иткән Нуруллина Рабига Гатаулла кызының бирнә сөлгеләре алып тора.
    Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән кешеләренең телендә бик күп истәлекләр тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Әбиләребез сандыкларында милли кием хәзинәләре әле дә шактый. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз.
    Татар халкы элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык - искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу - татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән?! Үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклар, чыбылдыклар, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклар, күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре. Бу - халкымның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе.
    Башкарырга уңайлы һәм күрер күзгә күркәм булгангадыр, чигү сәнгате әле дә яши.
    Сөлгеләр хәзерге заманда да бәйрәм-йолаларның төп атрибуты булып тора. Зур осталык белән чигелгән сөлгеләр тырышлык, чисталык, сафлык билгесе булып санала. Чиккән сөлге өстенә чәк-чәк куеп иң кадерле, хөрмәтле кешеләрне каршы алалар. Затлы сөлгеләр белән өй өчен бизәгәннәр. Сөлгеләр халкыбызның Сабантуй кебек милли бәйрәмнәреннән дә аерылгысыз булганнар. Сабан туе башланыр алдыннан иң алдан ир кеше сөлгеләр, яулыклар бәйләнгән колганы күтәреп бара. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышларда җиңеп чыгучылар өчен атап, билгеләп куйганнар. Сөлгеләр колгага матурлыгына карап эленгән, иң матур сөлгене колганың очына бәйләгәннәр.
    Шулай ук татар халкының милли көрәшендә бил алганда сөлге кулланылган. Ат чабышында җиңгән кеше кебек үк көрәшче батыр да матур сөлгеләрнең берсе белән бүләкләнгән.
    Сөлге - татар хатын-кызларының осталыгына һәйкәл. Безнең әбиләребез башлаган кул эше бит ул, буыннар башланышының асыл билгесе. Татар халкы элек-электән әнә шулай бик хезмәт сөючән, уңган халык булган. Чигүле сөлгеләр татар кызларының кул эшенә ничек оста булуларын, эшкә сәләтен, аларның уңганлыгын, өлгерлеген чагылдырган.
    Сөлге туку һөнәренә өйрәнү катлаулы һәм авыр булган. Гадәттә, яшь кыз үз гаиләләрендә әбисеннән, әнкәсеннән, җиңгәсеннән, өлкән апасыннан өйрәнү сабагы үткән, туку станогы серләренә өйрәнгәннәр. Һәр бизәк үзгәрә-үзгәрә, яңа бизәк тудырган. Кагыйдә буларак, сөлге тукымалары я җитеннән, я киндердән, я мамык җепләреннән тукылган.
    Әбиләрдән калган сандыкларда
    Сакланалар асыл зиннәтләр.
    Киндерләргә язып тарихларын
    Сандыкларга салган милләтләр.
    Сөлгеләрнең матурлыгын
    Сүзләр җитмәс сөйләргә.
    Түргә менсен, балкып көлсен,
    Ямьнәр бирсен өйләргә.
    Чигелгәннәр төсле җепләр белән
    Кирәк җирдә кушып укасын.
    Бизәкләрдә халык язмышлары -
    Укый белгән кеше укысын.
    Чиккән сөлге салып иңнәренә
    Мәйдан батырлары зурлана.
    Ак сөлгеләр, пакъ сөлгеләр белән
    Сөртенгәндә йөзләр нурлана.
    ( "Сөлге", Рафис Хисами)
    Ни генә дисәң дә, гасырлар буе безнең ата-бабаларыбызның тормышын бизәп килгән сөлге чигү осталыгы онытылмасын иде. Борынгы чигүләрнең гаҗәеп бизәкләре сандык төпләреннән табылып, осталарыбыз кулы белән өр-яңа җирлеккә төшсен, аларның матур хезмәтләренә карап күзләр куансын, күңелләр юансын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: