Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Галия Кайбицкая исемендәге музейга нинди бүләк биргәннәр?!

    Татарстан Мәдәният министрлыгы республикадагы Милли музей белән берлектә "Татарстан музейлары эшчәнлегендә көнүзәк мәсьәләләр" темасына респуб­лика фәнни-гамәли семинары уздырды.

    Семинарда дәүләт, муниципаль, ведомство музейларының җитәкчеләре, Татарстан музейлары ассоциациясе әгъзалары, хәбәрчелек пунктлары җитәкчеләре катнашты. Аның программасына "Музей язы -2016" акциясен үткәрү кысаларында Татарстан музейлары эшчәнлегенә бәйле сораулар буенча фикер алышу, "Йөрәк сере - ефәк бизәк" каталогы презентациясе кертелгән иде.
    XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада мәдәни программасы кысаларында Татарстан Милли музее "Татар костюмы: тарих һәм хәзерге заман" дип аталган уникаль музейара күргәзмә тәкъдим итте. Әлеге күргәзмә Галия Кайбицкая исемендәге музейда сакланучы татар костюмы үрнәкләре белән тулыландырылды. Күргәзмәдә катнашканы өчен музей "Йөрәк сере - ефәк бизәк" китабы белән бүләкләнде.

    Безгә Казан милләтара мөселман киносы фестиваленең "Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм" номинациясендә лауреат исеменә лаек булган "Кичерелмәгәннәр сугышы" («Война непрощенных») фильмын да күрсәттеләр. Соңыннан "Муса Җәлил: иҗат һәм батырлык. XXI гасырдан караш" темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: