Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Газетабыз журналисты Кайбыч районы буйлап туристик сәяхәттә булып кайтты

    Безнең барыбызга да шулай тоела - үзеңне турист итеп хис итәр өчен рюкзак асып чит илгә чыгып китәргә кирәк төсле. Каян килгән гадәттер бу, әмма чит-җир киңлекләренә сокланырга бигрәк яратабыз шул без! Чит илнең таулары да биегрәк, елгалары да киңрәк күренә. Әмма, мин үзем бу фикергә һәрвакытта да катгый рәвештә...

    Беренче тукталыш - Федоровское авылында урнашкан Кайбыч Картлар һәм инвалидлар интернат йорты. Федоровское авылында гомер-гомергә данлыклы сырхауханә булган. 2002 елда яңа төзелгән сырхауханәне картлар йорты итеп үзгәртәләр. Биредә бик җылы атмосфера. «Безнең өчен иң мөһиме, монда килгән әби-бабайларның үзен кирәксез кеше дип санамаулары», - ди биредәге хезмәткәрләр.

    Икенче тукталыш - шушы ук авылда урнашкан гыйбадәт йорты. Федоровское авылында руслар күп яши. Кайчандыр биредә чиркәү дә булган, ләкин аның нигезе генә сакланган. Шуңа бүген рус халкы гыйбадәт кылу өчен аерым бер йортка йөри. Авылның бер мөһим, дини бәйрәмнәрдә җыела торган изге урыны бу.

    Өченче тукталыш - данлыклы колхоз рәисе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе Евгений Тутаев исемендәге Федоровское урта мәктәбе. Бик күптәнге, оешу тарихы белән 1940нчы елга барып тоташкан, хәзерге вакытта районның алдынгы мәктәп­ләренең берсе булып саналган данлыклы уку йорты бу. Тарихны бөртекләп саклаган мәктәп музее бар. Ул музейда бик озакка тукталыр­га, тарих белән күзгә-күз очрашырга була.

    Туристик маршрут буенча Колаңгы авыл җирлегенә күчәбез. Биредә бүгенге заман белән тарихи фактлар кисешә.

    Дүртенче тукталыш - Бәли авылы белән танышабыз. Бу җирлектә экскурсия уздыручы Лилия Федотова Бәли авылы тирәсендә, ягъни Гөбенә елгасы буйлап кайчандыр әле тагын ун авыл урнашкан булган, дип гаҗәпкә калдырды. Авыл янында Изге Троица храмы төзеләчәк икән. Бу төзелешнең башлангычы итеп бирегә хаҗ куелган. Минемчә, районга туристларны җәлеп итеп булса - мактаныч итеп төрле милләт халыкларының дус-тату булып бер-берсен аңлап яшәвен күрсәтеп булыр иде. Иң гади мисалны Колаңгы авылында - алда язып кителгән храмнан ерак түгел, юллар чатында тирә-юньгә яктылык иңдереп «Минбәян» мәчете тора. Әле быел гына бу җирлектә төзелгән беренче мәчет ул.

    Бишенче тукталыш - Колаңгы тимер юл станциясе. Бөек Ватан сугышы елларында монда Свияжск (Зөя)-Буа тимер юл магист­рале төзелә. Тарихтан билгеле булганча, Колаңгы җирлегенә туры килгән тимер юл тиз аралыкта сафка баса һәм моңа бик күп кешенең көче түгелә. Сугыш вакыты бит! Төп эшче көч - эшкә ярый башлаган балалар да, хатын-кызлар. Шул ук вакытта бу эшкә Идел буенда яшәүче немецларны да китерәләр. Алар биредә күпләп һәлак була.

    Алтынчы тукталыш - Бәли авылыннан ерак та түгел, тимер юл төзүдә катнашкан немецларның алачыклары торган урын. Биредә аларның каберлекләрен дә табарга була. Бу тукталыш минем өчен иң гаҗәбе булды. Биредә һәлак булып калган немецларның да оныклары, бәлки әби-бабасының каберен эзли торгандыр. Ә алар, менә, безнең җирлектә...

    Җиденче тукталыш - Колаңгы икмәк кабул итү пункты. Бу «икмәк патшалыгы»ның да еракларга киткән тарихы, даны бар. Зур-зур элеватор башнялары янында йөргәндә икмәкнең кадере, игенчеләрнең тырыш хезмәте турында уйланасың.

    Сигезенче тукталыш - бүгенге чынбарлык, килә­чәккә тарих - заманча итеп, Президент программасы буенча төзелгән күп функцияле «Ирида» үзәге. Биредә сәхнәдә халык күңел ача, китапханәгә балалар яратып йөри. Ә безгә - туристларга «Радуга» ансамбле «Капустник» күңел ачу бәйрәмен күрсәттеләр.

    Менә шундый маршрут белән йөреп кайттык без. Урамда салкын, кар очып торса да, куллар кызарып туңса да, блокнотка мөмкин булган бар мәгълүматны теркәп барырга тырышам. Чөнки Кайбычны мин яңа яктан ачтым бүген!

    Агротуризм, ягъни авыл туризмы әле популярлашып кына килә торган заман. Бу - бер яктан туган җирне дөньяга таныту булса, икенче яктан акча эшләүнең бер юлы да. Идея дә, әзер җирлек тә бар. Бәлкем берәребез бу эшкә алыныр?!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: