Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Гөбенә” дә “Хип-хоп” ны күрдегезме?

    Халык телендә әле дә "Гөбенә" дип аталучы җәмгыятьтә милли бәйрәм ел саен оешкан төстә уза. Район Сабан туеннан бер дә ким түгел монда: бизәлеше дә матур, халкы да, сәүдә итүчеләр дә күп. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү өчен генә дә бер сәгатькә якын вакыт кирәк булды. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, җәмгыять...

    Халык телендә әле дә "Гөбенә" дип аталучы җәмгыятьтә милли бәйрәм ел саен оешкан төстә уза. Район Сабан туеннан бер дә ким түгел монда: бизәлеше дә матур, халкы да, сәүдә итүчеләр дә күп. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү өчен генә дә бер сәгатькә якын вакыт кирәк булды.

    Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, җәмгыять директоры Юрий Осипов, "Ак Барс" агрохолдигыннан килгән Иван Коновалов ул бүләкләрне һәрберсенә рәхмәт сүзләре әйтеп тапшырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тырыш халкына рәхмәтен җиткерде.

    - Сезнең җәмгыятьнең республикада абруе зур,- диде Иван Коновалов. - Ит-сөт җитештерүдә дә сез алдынгылар сафында атлыйсыз, терлекчелек тармагында да сынатмыйсыз.

    Ат чабышларында 18 ат катнашты, 16 ир-егет көч сынашты. Кыр Буасыннан килгән "Мираж" кушаматлы ат гади атлар арасында беренче килде. Атта чапкан Степан Лебедевка затлы бүләк тапшырдылар. Нәселле атлар арасындагы җиңүче дә шушы авылдан булып чыкты: Николай Лебедев иярләгән "Хип-хоп"ны башкалары уза алмады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: