Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Гимнастика буенча Олимпия, дөнья чемпионының Чүтидә яшәүче дәү әнисенә 90 яшь тулды

    Гимнастика буенча Олимпия, дөнья чемпио­ны булган Розалия Галиеваның Чүти авылында яшәүче дәү әнисе Кәүсәр Сафинага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Авылның ак әбисен аяклы тарих дип тә әйтергә була. Чөнки туган авылына кагылышлы бик күп хатирәләрне күңелендә саклый ул.

    Юбилее белән котлаучылар күп булды кадерле әбине. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов аны өенә килеп котлады.
    - Кәүсәр апа, сезне олуг юбилеегыз белән котлап, илебез Президенты Владимир Путин, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тәбрикләү сүзләре язылган открыткаларын һәм бүләген тапшырам, -диде Рәмис Хәялиев. - Әйе, сезнең буынга язмышның катлаулы сынаулары аша үтәргә туры килде. "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен", дигән лозунг астында көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, армый-талмый эшләгәнсез. Бөек Җиңүне якынайту өчен үзегездән лаеклы өлеш керткәнсез. Моның өчен сезнең алда баш иеп, олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Алдагы тормышыгыз гел шатлык-куанычлардан гына торсын.
    Кәүсәр апага да, барлык чордашлары кебек, сугыш елларында Иске Чәчкаб авылы янында окоп казыр­га да, кышкы салкыннарда урман кисәргә дә, үгез җигеп җир сөрергә, урагын урырга туры килгән.
    Авылның алтын куллы балта остасы Фариз ага белән 1951 елда гаилә корып җибәргәннәр. Тату гаиләдә дүрт ул, бер кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта олы уллары Фарат Чувашиянең Канаш шәһәрендә яши. Кызлары Рәхилә, озак еллар Үзбәкстанда яшәгәннән соң, гаиләсе белән туган авылына кайтып төпләнгән. Уллары Рузалин, Фәргать, Фәгыйль гаиләләре белән Казанда гомер итә. Еллар буе авыр эш башкаргангамы, сәламәтлеге какшаган гаилә башлыгы Фариз ага 1990 елда бакыйлыкка күчкән. Хәзерге вакытта Кәүсәр әби кызы Рәхилә, кияве Илфат тәрбиясендә яши.
    - Без гаиләдә өч ир, өч кыз бала үстек. Мин өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Бөек Ватан сугышы башлангач, абыем Харрасны фронтка алдылар. Ул каты яраланганнан соң, авылга кайтты. Улы Рәшит Вильданов үзебезнең авылда яши. Ходайга шөкер, балаларым яшьтән хезмәт сөеп үсте. Хәзер оныкларымны, оныкчыкларымны хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Мин бик бай карчык: биш балам да исән-сау, онык-оныкчыкларым унсигезгә җыела. Оныгым Розалиям белән бик горурланам. Хәзер аның улы Никита үсеп килә, аңа ундүрт яшь. Ул да әнисе кебек чемпион булырга җыена. Ләкин спорт гимнастикасын түгел, хоккейны сайлаган. Аерым уңышлары да бар инде, - дип гаиләсе, онык-оныкчыклары белән таныштырды әби.
    - Мин Мәскәү шәһәрендә "ЦСКА" хоккей клубында шөгыльләнәм. Командада мин үзәк һөҗүмче, спорт мастерына кандидат нормасын үтәдем. Әнием кебек танылган спортчы булу турында хыялланам. Җәйге каникуллар вакытында Чүтидә, әбием, дәү әнием янында еш булам. Саф һавалы, гүзәл табигатьле бу авыл, - диде Никита Шуйдин.
    - Әниебез, олы яшьтә булса да, хәтере яхшы, борынгы җырлар, мөнәҗәтләрне еш башкара, яшьлек хатирәләрен искә төшерә. Безгә әйбәт тәрбия бирде алар. Барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, - диде әбинең бердәнбер кызы Рәхилә апа.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: