Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Гриппка бирешмәс өчен, кайбычлыларга нәрсә эшләргә

    Кышны күбебез барыннан да бигрәк ап-ак матур карлары, серле Яңа ел бәйрәме өчен көтеп алсак, икенче яктан, грипп дип котыбыз оча. Чөнки салкын тидереп авыручылар саны арта. Быел да шулай булды: кышны исән-сау чыктык дигәндә генә, грипп һәм кискен сулыш юллары вируслы инфекция баш калкытты.

    Төрле чыганаклардан ишетеп-белеп торуыбызча, республикада, шулай ук башка төбәкләрдә грипп котыра. Авырып китеп - мәктәпкә, эшкә бармый калучылар бездә дә шактый. Күпме кеше чирләгәнен ачыклау, һәм, гомумән, бу хәлгә аңлатма бирү өчен без район үзәк сырхауханәсенә мөрәҗәгать иттек.

    Баш табиб урынбасары Гөлнара Сафиуллина сүзләренә караганда, гадәти көннәрдә, ярдәм сорап, поликлиникага атнага 14-15 кеше мөрәҗәгать итсә, узган җомгадан башлап, һәр көнне шулкадәр кеше килә. Балалар күп авырый. Февральнең 24ендә педиатрлар 54 баланы кабул иткән. Шуларның 34е грипп белән чирләгән. Бу очракта грипп дип әйтү бигүк дөрес тә булмас, чөнки күбесе грипп һәм сулыш юлларының кискен инфекциясе белән авырганнан соң килеп чыккан чирләр белән мөрәҗәгать итә. Мәктәпләрдә дә укучылар арасында авыручылар күп диделәр. Район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов грипп һәм сулыш юллары авырулары инфекциясе арту очракларына бәйле рәвештә, махсус карар кабул итте. Анда укулар башланыр алдыннан мәктәпләрдә көн саен мониторинг үткәрүне оештырырга кирәклеге әйтелә. Авыру очраклары 25 проценттан арткан очракта, ягъни барлык укучларның чиреге укырга килмәсә, әлеге уку йортында бер атнадан алып ун көнгә кадәр карантин кертелә. Бүгенге көндә, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдергәнчә, бездә бер мәктәп тә карантинга ябылмаган.

    Грипп һәр елны үзенә бер төрле уза. Быел күпләр тән температурасы төшми дип зарлана, шулай ук костыра.

    - Грипп вакытында температура, гадәттә, югары күтәрелә. Моннан курыкмаска кирәк. 38дән артмаса, температура төшерә торган препаратлар кабул итәргә ашыкмагыз, организм авыруга каршы көрәшә, дигән сүз. Шулай да тән температурасын ныклап күзәтеп тору мөһим. Югары температура даими сакланса, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Тагын бер нәрсә мөһим: температура ничек кенә югары булмасын, аспирин эчәргә ярамый. Грипп вакытында кан тамырлары болай да зәгыйфь була, аспирин аларга начар тәэсир итә, - диде Гөлнара Сафиуллина.

    грипп белән авырмас өчен, нәрсә эшләргәtc "грипп белән авырмас өчен, нәрсә эшләргә"

    Иң элек, яшәү рәвешенә игътибар итәргә

    Йокы туйганчы йокларга, дөрес тукланырга, саф һавада йөрергә, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска, витаминнар кабул итәргә.

    Участок терапевты яисә балалар табибы белән киңәшләшеп, профилактика максатында вируска каршы препаратлар эчәргә.

    Әгәр инде вирус эләккән булса:

    Аякта йөрмәскә, күбрәк ятып торырга, табиб күрсәтмәсе буенча дарулар һәм су күп эчәргә. Ятып торган очракта, үпкә ялкынсынуы, отит, менингит кебек авыруларны булдырмый калырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: