Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Гриппка каршы прививка ясаттыгызмы әле?

    Район үзәк сырхауханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның тугыз аенда ОРЗ диаг­нозы 509 кешегә куелган, шуларның 338е - 17 яшькә кадәрге балалар; күпчелек авыручылар - вакцинацияләнмәгән кешеләр. Районда грипп диагнозы теркәлмәгән. Гриппка каршы прививка ясату хакында без инде газетабызда язган идек. Ләкин әлеге тема көз һәм кыш айларында актуаль булып кала...

    Грипп вирусын елның теләсә кайсы вакытында йоктырырга мөмкин, ләкин күпчелек очракта бу хәл кышын килеп чыга. Вакцинаны гадәттә көзен һәм кышын ясыйлар, прививкадан соң кешедә иммунитет эшләнсен өчен уртача ике атна вакыт кирәк.
    Кайбер кешеләр вакцина ясатуга шикләнеп карый һәм аннан баш тартуың хәерлерәк дип исәпли. Еш кына «Прививкадан соң авырдым» дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Әлеге күренешкә район үзәк сырхауханәсенең врач-эпидимиологы Сәлидә Закирова үзенең аңлатмасын бирде:
    - Теләсә нинди башка медицина процедурасыннан соң булган кебек үк, гриппка каршы ясатылган вакцинациядән соң да реакция булуы ихтимал. Температура күтәрелү, баш авырту, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Әмма болар 2-3 көннән соң бетә. Бу уңайсызлыклар, әлбәттә, грипп эләктереп авыруга караганда бик күпкә җиңелрәк кичерелә. Әлеге билгеләрне вакцина кадатучыларның бары бер проценты гына сизәргә мөмкин. Шуңа күрә "Прививка ясату сәбәпле авырдым" дип әйтү дөреслеккә туры килми.
    Табиблар иң куркынычы гриппның үзе генә түгел, ә әлеге авыруның башка чирләр дә китереп чыгарырга мөмкинлеген искәртә. Грипп пневмония, гайморит кебек өзлегүләргә китерергә, баш миен, йөрәк-кан системасын, бөерләрне зарарларга мөмкин. Болар гадәттә, шактый озак - уртача 2-4 атна дәвамында үтә. Аерым очракта алар, гомумән, хроник формага әйләнергә мөмкин. Грипптан, беренче чиратта, өлкән кешеләргә, йөкле хатын-кызларга һәм кечкенә балалары булган әти-әниләргә сакланырга кирәк. Чөнки алар, иммунитетлары какшаган булу сәбәпле, йогышлы инфекцияләргә тиз бирешүчән булалар.
    Кискен тын юллары вируслары белән зарарланмас һәм грипп йоктырмас өчен, табиблар профилактик чаралар күрергә киңәш итә: кеше күп җыела торган урыннарда махсус маска кияргә, көнгә ике-өч мәртәбә борынга оксолин мазе сөртергә, кулларны сабынлап юарга, иммунитетны ныгытырга кирәк. Белгечләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, организмны чыныктырырга һәм күбрәк саф һавада җәяү йөрергә куша. Туклануга исә аерым игътибар бирергә кирәк: көндәлек туклану рационына күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә, суган белән сарымсак ашарга киңәш ителә.
    Җиңел генә үткән кебек тоелса да, грипп инфекциясе бик мәкерле. Шуңа күрә грипп кына димәгез, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: