Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Гүзәл затларның эчкечелеккә бирелүенең сәбәбе нидә?

    Элек-электән хатын-кыз гаилә учагын саклаучы, балалар тудырып, нәселне дәвам итүче булып саналган. Шагыйрьләр аларны «яшәү яме», «илһамчы», «якты маяк» дип атый. Ләкин һәркөнне хәмер эзләп таң аттырып, рюмка тотып кояшны офыкка озатучы хатын-кыз кемгә яшәү яме, илһам бирсен дә, аның учагында нинди ут дөрләсен ди. Ни кызганыч, районыбызда мондый хатын-кызлар...

    Хатын-кыз алкоголизмы көннән-көн яшәрә. Гүзәл затларның эчкечелеккә бирелүенең сәбәбе нидә? Моңа каршы ни рәвешле көрәшеп була һәм аның нәтиҗәсе бармы? Бүгенге сорашу шул хакта.

    Фатыйма БИКБОВА, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе:

    - Район буенча ведомствоара исәптә барлыгы унсигез гаилә тора, шуның унбише ата-аналар спиртлы эчемлекләр эчү сәбәпле куелган, әлеге гаиләләрдә 13 ана эчүчелектән интегә. Ата-анасының эчкече булуында балаларның гаебе юк, андый балаларга район һәрдаим булышып тора - мәктәпкә җыенганда, ягулык сезоны вакытында һәм азык-төлек булмаганда ярдәм күрсәтелә.

    Ана кеше балалар язмышына һәм киләчәгенә җиңел карау, җиңел уйлау сәбәпле эчә дип уйлыйм. Алар үзләрен берсе дә эчкече дип танымый, начар гадәтне үзлектән генә ташлый алам дип уйлый һәм хәмер сазлыгына тагын да тирәнрәк кереп бата. Дөрес, кат-кат комиссия утырышларында каралганнан соң дәваланып, эчүне ташлаганнары да бар. Агымдагы елның беренче алты аенда шундый дүрт ана наркологик диспансерда дәваланып кайтты. Ләкин күп тапкырлар дәваланып та, төзәлә алмаганнары да була.

    Мәсәлән, районда яшәүче дүрт балалы гаиләнең балалары бүгенге көндә Чүпрәле районындагы «Җылы йорт» приютында реабилитация үтә. Өйдә яшәү өчен шартлар юк, ата һәм ана кеше бераз эшләп алалар да, булган акчаларын эчәләр, акчалары беткәч туктап торалар. Бераз эшләп акча алгач, янәдән элекке хәл кабатлана. Балаларны саклап калу йөзеннән, гаилә белән төрле реабилитация чаралары үткәрелә. Яхшы якка үзгәреш булмаса, әлеге ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

    Бала - иң кадерлесе, әти-әниләр чираттагы рюмканы күтәрер алдыннан аның киләчәген ныклап уйласын иде.

    Чулпан КАМАЛИЕВА, район социаль яклау бүлеге начальнигы:

    - Бу системада эшләү дәверендә хатын-кызның эчүчелеккә бирелүенең төп сәбәбе - геннар һәм шәхси үрнәк дигән нәтиҗәгә килдем. Бүгенге көндә эчүче хатын-кызларның күбесе - моннан 10-15 ел эчкән һәм комиссиядә исәптә торган әниләрнең балалары. Икенчедән, ана кешедә җаваплылык хисе булмау дип уйлыйм. Имин булмаган гаиләдә районның бер авылында үскән кыз икенче бер авылдагы шундый ук гаиләдә үскән егет белән гаилә кора. Тормышка әзер булмаган, аңа җитди карамаган гаиләдә бала туа. Әлеге балаларның күбесе ана карынында ук кадерсез була, аларны тәрбияләүгә ата белән ана җиңел карый, җаваплылык хисен тоймый, эчә башлый.

    Балалар гаиләдә, ата-ана тәрбиясен алып үсәргә тиеш. Ләкин атналар буе ач йөреп, салкын һәм әшәке өйдә яшәгән балаларны вакытлыча приютларга урнаштырырга туры килә. Бүгенге көндә безнең районнан 13 бала шундый махсус учреждениедә яши.

    Балаларын вакытлыча приютка урнаштыргач, алар белән бөтенләй кызыксынмаучы ата-аналар да бар. Мәсәлән, узган елның ноябреннән бирле ике баласы Балык Бистәсе районындагы «Акчарлак» приютында яшәүче ана бер тапкыр да улларының хәлен белергә бармаган.

    Шулай да өметсезлеккә биреләсе килми, эчүче әти-әниләр айныр дигән өмет бар. Ләкин битараф булмыйча, эчүчелек белән бөтен җәмәгатьчелек көрәшергә тиеш. Әйтик, ана кеше атна буе өйгә кайтмый, ул бит шушы ук авыл кешесендә эчеп ята. Аны яшерәләр, күршесе битараф булгач, авыл фельдшеры күрмәмешкә сабышкач, туганнарына кирәкмәгәч хәл катлаулана. Башлангыч стадиядә ачыклап, җәмәгатьчелек белән тотынсак, уңай нәтиҗәгә ирешербез дигән өмет бар.

    Ибраһим хәзрәт САБИРОВ, Кошман авылы мәчете имам-хатыйбы:

    - Иң мөһиме - Аллаһы Тәгаләгә ышану. Әгәр дингә ышана торган кеше

    булса, намаз укымаса да, ул аракыдан ваз кичә. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйтә: «Туктагыз!» ди. Коръәндә Аллаһы Тәгалә аракыны өч урында тыйган.

    Беренче урында кисәтә: файдасы да бар, зыяны да бар, ләкин файдасына караганда зыяны күбрәк, ди. Икенче урында әйтә: әгәр дә кем дә булса хәмер кулланып, нәрсә сөйләгәнен белмәсә, намазга якын да килмәсен, ди. Өченче урында әйтә: уклар белән атып юрау, фал ачу, күрәзәчелек итү һәм хәмер куллану - барысы да шайтан коткысыннан, ди.

    Шулай булгач, хәмердән тыелырсызмы, диеп сорый Аллаһы Тәгалә.

    Әгәр дә хатын-кыз үзен «Мин - әни бит, балама нинди тәрбия бирәм?» дип уйласа, хәмергә үрелмәс һәм эчкечелеккә дә бирелмәс иде.

    Эчкечелеккә каршы көрәшүгә килгәндә исә, кибетләрдә хәмер сатуны бетермичә, көрәш нәтиҗәсез дип уйлыйм.

    Эчүчелектән дәваланган ике бала анасы:

    - Берничә ел элек мин аракы сазлыгына баткан идем - баш ташлап эчтем, беркайда да эшләмәдем. Балаларымны да тиешенчә тәрбияләмәдем - аларны вакытлыча приютка урнаштырдылар. Мин тормышның төбенә төштем. Ләкин көннәрдән бер көнне киләчәгем турында уйлана башладым - мин балаларыма нинди үрнәк күрсәтәм, алар минем язмышымны кабатламасмы, миннән йөз чөермәсләрме? Шулай итеп, миндә дәвалану теләге уянды, профилактика органнары ярдәме белән әлеге теләгемне тормышка ашырдым - наркология диспансерында дәвалану курсы уздым. Хәмер сазлыгыннан чыгасы җиңел булмады, билгеле. Дәвалангач та вакыт-вакыт бераз гына булса да аракы эчәсе килү теләге уяна иде. Ул чакларда мин берәүгә дә сиздермичә наркология диспансерында укол кадатып кайта идем. Әлеге вакыйгаларга дүрт елдан артык вакыт узды, мин даими эшкә урнаштым, матур гына эшләп йөрим, иң мөһиме - алма кебек ике баламны үзем үстерәм. Аракы эчеп үткәргән елларымны уйлап көенсәм, вакытында ташлый алуыма сөенәм!

    Гаиләләрдә ата эчкече булганда, тормышны әле аналар авырлык белән булса да алып бара. Ә инде әни кешенең дә эчкечелеккә бирелүе - балалар өчен бик зур бәхетсезлек: кимсенү, оялу һәм әрнүле күз яшьләре ул. «Яшьлеген юмарт тараткан - картлыгын ялгыз яраткан» ди халык мәкале. Сезнең бит балаларыгызны язмыш җилләренә каршы торырга өйрәтәсегез бар, балаларыгызның күз яшен бокалларга салып эчмәсәгез иде, әниләр һәм әтиләр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: