Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Халык әйтсә – хак әйтә! Халык җыеннарыннан безнең репортаж

    Хуҗа Хәсән Хуҗа Хәсән яклары безгә данлыклы сыер савучы - Мария Таймасова исеме аша яхшы таныш инде. Чувашия Республикасы белән чиктәш бу авыл җирлеге җирне яратучы эшчән халкы белән дан тота. Хуҗа Хәсән авылында узган халык җыенында сорауларның күбесе авыл хуҗалыгына багышланган иде.

    Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвееваның халык белән ныклы элемтә урнаштырып, аңлашып эшләгәне сизелә. Һәркемнең проблемасын белә, җайларга тырыша. Җыелышка халык шактый күп килгән иде. Сораулар да күп булды. Хуҗа Хәсән авылында электр баганаларындагы лампочкаларның тиз янып чыгуы, бериш халыкның сөт акчасы ала алмавын, Казанга баручы автобусларның авыл эченә кермәвен, кибетләрдә бәяләрнең югары булуын, көтүлек җирләрен хәл итәргә кирәклеген әйттеләр. Хуҗа Хәсән мәктәбенә ясалган капиталь ремонт өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Авыл фельдшеры Ирина Казакова халыкның гриппка каршы прививканы аз ясатуын билгеләп үтте. Биг­рәк тә мәктәп балаларына гриппка каршы прививка ясарга әти-әниләрнең рөхсәт бирмәвенә борчылуын белгертте. Шулай ук, ул халыкны спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, сәламәт яшәү рәвешен алып барыр­га чакырды. Шунысы да куанычлы, Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә туксанны тутырган озын гомерле райондашларыбыз да шактый икән. Залда сиксән яшен ваклаучы Василий абый Медведев утыра иде. Ул ел саен гриппка каршы прививка ясатуны гадәт итеп алган. "Файдасы бар ахры, җәмәгать, әле бер дә авыр­ган юк," - диде ул. Бу авыл җирлегендә барлыгы 967 кеше яши. Күп балалы 18 гаилә бар. Балалар белән бергәләп мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле кызыклы чаралар үткәрә. Светлана Матвеева үзенең чыгышында иң беренче чиратта, әлбәттә, үзара салым акчасының ни дәрәҗәдә чынга ашырылуы, бу елда да референдум үткәрергә кирәклеге турында әйтеп узды. Узган ел җыелган акчага зират тирәсе тотылган, чишмәләр төзекләндерелгән, вак ташлы юл салынган, скважиналар, су башнялары куелган, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның якты истәлегенә куелган һәйкәл ремонтланган. Ә үзара салым җыйганда аңа кушылмаган кешеләрнең исем-фамилияләре слайдта күрсәтелде. Район прокуроры Руслан Заһретдинов бу кешеләрнең, үзара салымны түләмәсәләр, җавапка тартылачагын белдерде. Авыл җирлегендәге эшләрне башкарганда бик күп спонсорлык ярдәме күрсәткән Рөстәм Хикмәтуллинга да зур рәхмәтләрен белдерделәр.
    Авыл җирлеге башлыгының халыкка җиткерәсе сүзләре күп иде. Берьяклы урамнардагы йортлар каршындагы участокларны документлаштырмаганга зур штрафлар каралган. Хуҗа Хәсән авылындагы йортлар каршындагы сарайларны алдырып ташларга туры килгән инде. Шулай ук, иминиятләштерелмәгән йортларның күп булуын да әйтте авыл җирлеге башлыгы. Бу җирлектә өчәр баш мөгезле эре терлек асраучылар да, бер сыеры булмаган яшь гаиләләр дә бар икән. Әлбәттә, бу заманда терлек асрау гаиләгә шактый файда китерә. Эше барның - ашы бар, ди бит халык.
    Бу авылга килгәч тә, җыен башланыр алдыннан балалар бакчасына кереп чыккан идем. Җылы, рәхәт бүлмәләрдә тынлык, бары тик балаларның кул эшләре, уенчыклары гына тезелешеп тора. Балаларның көндезге йокы вакыты икән. 2013 елда капиталь ремонт ясалган бу матур бакчада ике группа эшли һәм анда 29 бала йөри. Быел тугыз бала биредән беренче класска китәчәк, алты баланы кечкенәләр группасына кабул итәргә планлаштырып торалар. Авылда балалар күбрәк тусын иде, яшьләр авылга кайтсын иде. Эш урыннары да юк түгел, әнә, Хуҗа Хәсән мәктәбенә яшь укытучылар кирәк. Авылның киләчәге матур булсын иде, ди биредә яшәүчеләр. Амин, шулай булсын, без дә шул теләктә калабыз!
    Олы Кайбыч
    Кайбычның елдан-ел матурлануы, яшәр өчен торган саен уңайлы шартлар тудырылуы - халык җыенында да чагылды. Юк, бу хәл җитәкчеләр чыгышында гына тоемланмады, ә халыкның биргән сорауларында ачык күренде. Әйе, халык - ул иң якты лакмус кәгазе: һәрнәрсәне күрә, белә, сеңдереп бара. Һәм, әлбәттә, үз бәясен бирә. Халык җыены тыныч, рәхәт халәттә узды. Димәк, 2015 елда башкарылган эшләрнең гомуми нәтиҗәсе - халыкның канәгать булуы. Бу, әлбәттә, иң зур бәя иде.
    Халык җыенында Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, Татарстан Республикасының Дәүләт статистика хезмәте территориаль органы җитәкчесе, район кураторы Валерий Кандилов катнашты. Җыелышны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды.
    Төп докладчы Рәмис Сафин чыгышыннан күренгәнчә, узган 2015 елда чыннан да авыл җирлеге өчен генә түгел, район өчен дә мөһим булган нәтиҗәле эшләр башкарылган. Авылда яшәүче яшь гаиләләргә һәм белгечләргә, бер ветеранга дәүләт программалары нигезендә йортлар салынган, социаль ипотека буенча тугыз йорт кулланылышка тапшырылган. Авария хәлендәге торак программасы буенча Шәүкәт Галиев урамында ике фатирлы йорт төзелеп хуҗаларына бирелгән. Сабан туе мәйданында авылыбыз яшьләре өчен зур һәм матур итеп спорт мәйданы эшләнде. Район үзәгендә "Салават күпере" спорт комплексының ачылуы гына да ни тора! Олы Кайбыч авылында Җиңүнең 70 еллыгына Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә төзелгән һәйкәл яңадан ремонтланды, "Кайбыч колхозчысы" самолеты макеты куелды, ял паркы ачылды. Яңа урамнар Мотыйгулла Төхвәтуллин, Болын, Латыйф Хәмиди, Каенлы, Яңа һәм Төньяк урамнарына сулар кертелгән. Үзара салым акчасы зиратны төзекләндерүгә тотылган. Бүгенге көндә авыл җирлегендә шәхси хуҗалык­ларны үстерү - иң мөһим чараларның берсе булып тора. Шәхси хуҗалык­лар авылда яшәүчеләрнең таяныч ноктасы булып санала. Авыл кешесе үзенең бакчасы, терлек-туары аша гаилә бюджетын шактый тулыландыра. Әмма бүгенге көндә күпләр терлек асрау ягында түгел. Авылда яшәп шәһәр халкына әйләнеп барабыз түгелме? Дәүләттән төрле программалар һәм грантлар рәвешендә бирелүче ярдәмнән һәркем файдалана ала бит дип, халыкка мөрәҗәгать итте Рәмис Сафин. Чыгышлар залдан бирелгән сорауларга җавап­лар белән үрелеп барды. Эчә торган суның сыйфаты, җәйге чорда өске урамнарда су бетү очраклары турында сораулар булды. Медицина хезмәткәрләренең эшчәнлегенә кагылып уздылар, алардан халыкка игътибарлырак булуны сорадылар. Ләбибә апа Шәмсетдинова ялгыз яшәүче әби-бабайларның электр үткәргечләрен тикшерүчеләр булмасмы икән, дип мөрәҗәгать итте. Сорауны ачыклаганнан соң, район башлыгы Ләбибә апаны да, җыелган халыкны да бассейнга йөрергә чакырды. "Йөзү - һәртөрле авыруга дәва ул," - диде. Марат Вәлиев биналар каршындагы машина туктый торган территорияләрдә инвалидлар өчен дә урыннар булсын иде, дигән тәкъдим белән чыкты. Залда яңгыраган башка сорауларның да күбесе су, юл, ут, көнкүреш мәсьәләләрен яктырткан кечкенә проблемалар иде. Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең чыгышын нәкъ шул сорауларга җавап бирүдән башлады. "Бу елда барлык көчебезне халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итүгә юнәлдерәчәкбез," - диде ул. Узган һәм киләчәк сайлаулар темасы да күтәрелде. Быел Кайбыч районы оешканга 25 ел тулу уңаеннан оештырылачак чаралар турында да сөйләде.
    Мәдәният йортында узу­чы бу җыенда җитәкчеләр белән халык арасында аңлашып эшләү атмосферасы салынган иде. Киеренкелек булмады. Ә 2016 елга Олы Кайбыч авыл җирлеге менә шундый планнар белән керә: Олы Кайбыч авылында су мәсәләсен хәл итәргә; авылдагы урам исемнәрен һәм йорт номерларын яңарту; таш җәелгән юлларны ремонтлау; Афанасьевка авылында плотина ясау; Мансур Закиров һәм Шәүкәт Галиев урамнарын брусчатка юл белән тоташтыру; Сабан туе җиренә утлар кую (чаңгы юлларын яктыртыр­га); референдум үткәрү. Иң мөһиме илләр тыныч, тормышлар имин булсын! Эшкә теләк, кулда дәрт булганда барысы да эшләнер!
    Раилә Хәялиева
    Федоровское
    Федоровскоеда узган авыл җыенында авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин үз чыгышын тулаем керемнәре, аның нинди максатларга тотылуы, салымнар җыю, 2016 елга билгеләнгән планнары белән таныштырудан башлап китте.
    Авылны терлектән башка күз алдына китереп булмый. Теләкләре: шәхси хуҗалык­ларында мөгезле эре терлекләр асраучылар саны кимемәсен иде. Берничә сыер асраучы Корзаковлар, Вахтовлар, Хаффазовлар, Нурмөхәммәтовлар, Алексеевлар гаиләләре башкаларга үрнәк итеп куелды. Авылны төзекләндерүгә, чисталыгына да зур игътибар бирәләр. Өмәләрдә юл читләре, буш йортлар янындагы үләнне чабу, чүп-чар җыю оештырылган. Язгы боз­лар тыгылып, су басу янамасын өчен күпер янындагы агач-куакларны да кискәннәр. Иске мастерской янында 10063 квадрат метр мәйданда каты көнкүреш калдыкларын түгү өчен полигон эшләнгән. Федоровское - Колаңгы станциясе арасында юл кырыйлап 13,5 гектарда агачлар утыртканнар, үзара салым акчасына зират тирәсен тотып алганнар, авыл уртасындагы һәйкәлне яңадан төзегәннәр, Яшел, Зур Кызыл урамнарына вак таш түшәлгән юл салынган, авыл урамнары яктыртылган.
    - Безнең авыл җирлегендә халык өчен күп эшләнә. Быел Качману көне дә зурлап үткәрелде. Моңа кадәр аның үткәрелгәне юк иде әле. Аны җирлек башлыгы Фирдүс Зәйнуллин оештырды, депутатларыбыз ярдәм итте. Турминский чиркәвеннән Николай атакайны да чакырдылар. Халыкның моңа бик күңеле булды. Оештыручыларга барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтәсем килә, - диде Валерий Захаров.
    Район прокуроры Руслан Заһретдинов үз чыгышында "Ак Барс Кайбыч - 1" җәмгыя­тендә халыкка хезмәт хакы бирүдәге тоткарлыкның төп сәбәпләре, бу мәсьәләнең прокуратура контролендә булуына тукталды, үзара салым акчасын түләмәүчеләрга закон каршында җавап бирергә туры киләчәген аңлатты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Федоровскоеда рес­публика программалары ярдәмендә күп эшләр башкарылуына тукталды һәм:
    - Авыл халкы җирлек эшчәнлегеннән канәгать, без дә алар фикере белән ризалашабыз. Ә алда торган проблемаларны хәл итү өчен быел да референдумда актив катнашырга һәм үзара салым акчасына таянырга чакырам, - диде ул. - Хөкүмәт ярдәменең файдасын сез үз авылыгыз мисалында күрдегез инде. Авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакы түләүдә тоткарлыклар булуы турында да фикерләр яңгырады. Авылда беркайчан да җиңел булмаган. Соңгы биш елдагы корылык үзен сиздерде. Продукция тиешле күләмдә алынмагач, кредитларны түләү авырлашты, шул сәбәпле, хезмәт хакы түләүдә тоткарлык килеп чыкты. Моңа вакытлы күренеш итеп карарга кирәк.
    Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяков чыгышы да эчтәлекле булды. Мәктәп коллективының уңышлары чыннан да мактанырлык шул. Монда укучылар укуда да, спортта да сынатмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: