Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хат ташучыларны “Кайбыч таңнары” редакциясендә бүләкләделәр

    "Кайбыч таңнары" редакциясе 2015 елның беренче яртысына подписка буенча иң яхшы хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында уздырган конкурска нәтиҗә ясады.

    Конкурс шартлары буенча узган ярты ел өчен район газетасына иң күп яздырган ике хат ташучы һәм бер элемтә бүлеге редакция призларына ия булды. Тугры дусларыбызга акчалата бүләкләрне газетабызның баш мөхәррире Луиза Сөнгатуллина тапшырды.

    Елның кайсы фасылы, һава торышының нинди булуына карамастан, җил-яңгыр, кар-буран дими, газета таратучы хат ташучылар, чыннан да, безнең иң беренче тугры дусларыбыз. Алар, өйдән-өйгә йөреп, без җитештергән продукцияне, ягъни газетаны, укучыга тарата. Халыкның вакытлы матбугатны яратуы, ни дәрәҗәдә теләп язылуы хат ташучыларга бәйле. Алар әле безне укучыларыбыз белән тоташтыручы күпер хезмәтен дә үти. Без исә үз эшенең чын остасына әйләнгән җитез, намуслы хат ташучыларыбыз белән горурлана алабыз. Чөнки һәркайсы турында диярлек авылларга баргач, бик җылы сүзләр ишетәбез. Моның өчен без сезгә, хөрмәтле хат ташучыларыбыз, рәхмәтле.

    Ә инде подписка чоры редакцияләр өчен урак өстенә тиң. Кампания барышында без, әлеге дә баягы, шушы хат ташучылар белән кулга кул тотынышып эшлибез. 2015 елның беренче яртысына 2014 елның беренче яртыеллыгына караганда "Кайбыч таңнары" газетасына күбрәк яздыручы хат ташучылар һәм элемтә бүлекләре арасында бәйге игълан иткән идек. Аның нәтиҗәләре буенча беренче урынны Олы Кайбычтан Халидә Нуретдинова яулады. Ул 2015 елның беренче яртысына "Кайбыч таңнары"н 29 данәгә артык яздырган. Үз участогындагы 155 йортны һәм оешмаларны исәпкә алып, үсеш дәрәҗәсе 18,5 процент тәшкил итә. Икенче урын Федоровское авылы хат ташучысы Гөлсияр Урмановага бирелде. Ул район газетасын 27 данәгә артыграк яздырган.

    Элемтә бүлекләре арасында беренче урынга "Кайбыч таңнары" газетасын узган елның шул чорындагы белән чагыштырганда 30 данәгә артыграк яздырган Олы Кайбыч почта элемтәсе бүлеге чыкты. Җиңүчеләрнең барсын да тәбрик итеп, катлаулы хезмәтләрендә уңышлар теләдек.

    Алда - янә подписка чоры. 1 апрельдән барлык элемтә бүлекләрендә елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу башлана. Хәбәр иткәнебезчә, язылу бәяләре артачак.

    - Бәя артуны гадәти күренеш дип кабул итәргә кирәктер. Бер язылган кеше газетага барыбер языла. Шуңа күрә дә «Кайбыч таңнары»ның укучылары кимер дип уйламыйм. Әлеге подписканы да уңышлы төгәлләрбез дип ышанам, - диде районда почта ташу, эшкәртү цехы начальнигы Гөлсәрия Галиәскәрова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: