Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хатын-кыз – ул үзе бер дөнья

    Гүзәллек алиһәләре дип макталып килгән хатын-кыз барлык заманнарда да тормышның үзен гәү­дәләндерә, мәхәббәт, матурлык һәм илһам чыганагы алар. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларыбызга котлау сүзләрен ирештерә:

    "Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез һәм апа-сеңелләребез! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән иң матур, иң кө­теп алган бәйрәмнәребезнең берсе - Язның, мәхәббәтнең, ана бәхетенең якты тантанасы булган бәйрәм белән тәбрик итәм. Сез - яшәешебезнең нигезе, яктылык, җы­лылык чыганагы. Без - ирләр өчен хатын-кыз - сөйгән яр да, сөйкемле кәләш тә, тугрылыклы тормыш иптәше дә. Сез, гүзәл яз гөлләре кебек, дөньябызга матурлык, җан җылысы өстисез. Без өлкән буын вәкилләренә - ир-атлар белән беррәттән Бөек Ватан сугышының коточкыч авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, илне хәрабәләрдән торгызган, шуңа да карамастан, иң гүзәл хатын-кыз сыйфатларын саклап калган апаларга аеруча хөрмәт белән карыйбыз. Әлеге бәйрәм сезгә шат елмаюлар һәм чәчәк­ләр­не мөмкин кадәр күбрәк бүләк итсен, йөрәкләрегезне ярату хисе белән баетсын, җан җылысы белән сөендерсен. Балаларыгызның рәхәтен кү­реп, алар белән горурланып яшәргә язсын. Һәрвакыт шулай тормышка гашыйк, көр күңелле һәм сөй­кемле затлар булып калыгыз. Барыгызга да сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә бәхете телим".

    Фотода:

    Казанда "Ел хатын кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" дигән бәйге җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Лауреатлар арасында "Кайбыч таңнары" журналисты Луиза Сөнгатуллина да бар. "Корстон"да узган тантанада "Гөбенә" экономисты Ольга Боярина, врач Гөлнара Сафиуллина, "Заволжье" ның баш бухгалтеры Динә Гарифуллина да катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: 8 март
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: