Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хәмзә белән Миңсылу Хәйруллиннарның мәхәббәте 50 елдан соң да сүрелми

    Алар моннан нәкъ илле ел элек февраль аенда кавышкан. Хәер, танышулары да шул тирәдә булса кирәк, Хәмзә Миңсылуын ике очрашудан соң ук мәңгелеккә үзенеке иткән.

    - Казанда таныштык. Хәмзә туганнарына килеп йөри иде, мин ул чакта тегү фабрикасында эшлим. Рамазан ае иде, ураза беткәнен көтик, дидем - тыңламады. Имеш, танышырга гына, дип, Кошманга ияреп кайттым. Бер килгәч, кире китүләр кая инде ул... - дип искә төшерә Миңсылу апа. Ул үзе тумышы белән Лаеш районының Хәерби авылыннан. Ә Хәмзә абый - егет солтаны: өч ел Германиядә армиядә хезмәт иткән, дөнья күргән, колхозның алдынгы комбайнчысы. Менә шулай кавыша ике йөрәк. Никах укыталар, зурлап, туйлар үткәрелә. Ул чакларны әле дә исе китеп сөйли Миңсылу апа:

    - Сосла куеп, бал әче­тәләр иде ул заманнарда. Туйга әзерләнү, аны үткәрү - хәйран тамаша.

    -Ул чакта хәзерге кебек әзергә барып утырып кайту юк, туй 3-4 көнгә сузыла иде, - дип сүзгә Хәмзә абый да кушыла.

    Миңсылу төп йортка килен булып төшә. Хәмзә - гаиләдә өлкән малай, аннан кала ишле гаиләдә Фәрит белән Фәһим исемле энеләре, сеңлесе Рузания дә бар. Каенана белән каената янында яшәүнең татлылыгын да, әчесен дә татырга туры килә.

    - Ахыр чиктә, аерылып чыгып киттек. Ни торыр җир, ни ашарга юк, ди­гәндәй... Ул чакта улыбыз Җәмил дә бар, мин чебешләр карыйм, эшкә кердем. Ахыр чиктә, каенатам гафу үтенеп әйтте: "Ничек итсәм итәм, сезне йортлы итәм", - диде. Әткәй белән икәүләп Бүә­ле (Ябалак) авылындагы кирпеч заводына кирпеч сугу эшенә йөри башладык. Әткәй мәрхүм вилсәпитенә утырып китә, мин урман буеннан Кече Кайбыч аша җәяү барам. Кайтканда караңгы төш­кән була, урманда куркыныч, дип, әткәй алдына утырта. Мин бөрешеп кайтам да, аннары авыл башыннан ул шул заманның иң кулай транспорты саналган вилсәпитендә элдерә, мин тагын җәяү атлыйм, - дип, кызык итеп сөйли ул заманнарны Миңсылу апа.

    Яңа йортка 1967 елда аяк басалар. Кызлары Җәмилә белән Алсу биредә дөньяга килә. Уллары гына кыска гомерле була шул... 12 яше тулар-тулмас чакта эче авыртып больницага илтәләр. Сукыр эчәгесе шартлап, шактый зыян килгән бала бер айдан бакыйлыкка күчә.

    Хәмзә белән Миңсылу Хәйруллиннарның хезмәт юлы гел колхоз сукмакларын таптап үтә. Гаилә башлыгы гомер буе трактордан төшмәгән, лаеклы ялга чыккач та, дистә елдан артык кыр эшеннән кайтып кермәгән әле ул. Миңсылу апа ындыр табагында, икмәк агулаучы булган. Шөкер, балаларының тормышлары көй­ле, үз бәхетләрен тапканнар. Гомер көзенә кергән әти-әнигә тагын ни кирәк? Җәмиләләре Буа районының Суыксу авылында яши. Ире Наил, балалары Лилия һәм Фәнил бе­лән кунакка гына килеп йөриләр. Бәхеткә, Алсулары якында - Кошманда гына. Ришат кияүләре Казанга китеп эшли. Оныклары - шатлык китерүчеләр: Динар Казан авиа­ция институтында, ә Ди­лә­рә театр училищесында укый. "Кемгә охшап, артистлыкка сәләте ачылды соң?" - дип кызыксындым, озата чыккан Миңсылу ападан тагын кызык сүз ишетергә теләп.

    - Миңа! - дип, сүзсез генә күкрәгенә кагып куйды ул. - Тегү фабрикасында эшләгәндә җырлап җибә­рә идем дә, хезмәттәшләрем әйтәләр ие, җырла, талантыңны юкка чыгарма, дип. Бармадым, кияүгә чыккач, онытылды ул хыяллар. Язмыш дими, ни дисең - киленебез Сәкинә - бертуган абыем Нуриның хатыны була инде - Кошман кызы. "Авылыбыз матур безнең, кайтып күрсәң иде аның гүзәллеген!" - дия торган иде. Аллаһы Тәга­лә шулчак "тукта, күрми тор, шунда гомер итәсе­лә­рең бар әле!" дигәндер, күрәсең. Язмыш йөртә шул адәм баласын...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: