Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хәтирә әби яңа йортка күчәргә һәм зур телевизор алырга хыяллана

    Бу йортны кечкенә чагымнан ук белсәм дә, анда әле дә булса кемдер яшидер дип башыма да килмәде. Ә биредә Хәтирә апа Хикмәтуллина яши булып чыкты. Ул - бер ягы белән җиргә иңеп, әкияттәге убырлы карчык өенә охшап калган өч фатирлы бу йортның бердәнбер хуҗасы.

    Шул гомердән бирле бу йортта кемнәр генә яшәмәгән?! Йорт артык тузган булса да, ишегалды басмаларына кадәр сап-сары итеп юылган. Менә-менә авам, ишеләм дип торган бу йортны Хәтирә апа карап-чистартып кына тора - эче дә ялт иткән, әйләнә-тирәсендәге үләннәргә кадәр чабылган.

    Әби мине берникадәр сагаеп каршы алды. Редакциядән икәнлегемне әйткәч кенә тынычланды.

    - Биредә 24 ел гомер итәм. Бу йортта кемнәр генә яшәмәде инде?! Соңгы елларда яшь укытучылар да яшәде. Хәзер инде берсе дә калмады, күреп торасыз, бер ялгызым көн итеп ятам, - дип сөйләде ул. - Монда бернинди уңайлык юк. Утын ягып җылытам. Шунысы яхшы инде хәзер - кисеп-ярып азапланасы юк - әзерне китереп бирәләр. Узган ел яңа мич чыгарттырдым. Суны колонкадан алам. Ашарга электр плитәсендә пешерәм. Мунча турында әйтмим дә инде, аның монда беркайчан булганы юк. Берзаманны тугыз ай буена бер тапкыр да мунча кермәдем. Юынмаган килеш үлеп китәрмен дип куркам. Беркемем дә юк бит, шушы якты дөньяда япа-ялгыз мин, кызым, туганнарымның берсе дә калмады шул, барысы да китеп беттеләр. Шулай да яхшы кешеләр бар бит: Кошман авылыннан Гөлсу белән Мәхмүт Сагуновлар ярдәм итә башлады. Алар мине атна саен мунчага килеп алалар, китереп куялар. Бик зур рәхмәт инде үзләренә. Эчә торган суны да шуннан алып кайтабыз.

    Яз көне Хәтирә апага 80 яшь тулган. Ләкин аңа үз яшен биреп булмый әле, күпкә яшь күренә. Тумышы белән Кошман авылыннан ул, Кече Кайбычта үскән.

    - Гомерем буе эшләдем дә эшләдем, кызым, унсигез ел буе сырхауханәдә кер юдым, аннан озак еллар мәктәптә җыештыручы булып хезмәт куйдым. Пенсиягә дә шуннан чыктым. Аннан соң Самарага китеп, алты ел кәгазь-катыргы комбинатында эшләдем һәм картаймыш көнемдә бирегә кайтырга булдым, - ди ул.

    Яше шактый булса да, Хәтирә апа җитез әле. Әйтүенә караганда, эшләгән вакытта бер мәртәбә дә больничныйга чыкмаган, бер тапкыр дару да эчмәгән.

    - Бәрәңге дә сатып алдым инде, - диде Хәтирә әби, басма алдында торган бер капчык суганга игътибар итүемне күреп. - Соңрак тагын бераз алырмын дип торам. Өйгә китереп бирәләр бит. Вак-төякне кечкенә арба белән үзем дә алып кайта алам.

    Хәтирә әбинең, шөкер, күзләре күрә әле, колагы ишетә. Телевизор карыйм, радио тыңлыйм, ди. Дөрес, укый-яза белми. Чөнки бер класс та укырга насыйп булмаган.

    - Яңа өйгә күчкәч, менә мондый зур телевизор алам, - ди Хәтирә әби, кулларын җәеп күрсәтеп.

    Әйе, Хәтирә әби яңа йортка күчәргә бик тә хыяллана. Төзи башлауларын түземсезләнеп көтә. Күптән көтелгән торакны быел, ниһаять, төзи башларга җыеналар.

    - Хөкүмәт җитәкчеләреннән хатлар да килде инде. Яңа өй төзер өчен документлар әзерләргә ярдәм иткәнгә авыл башлыгы Рәмис Сафинга бик зур рәхмәт, кирәкле җиргә машина белән йөртте, - ди Хәтирә әби.

    - Бу урында, әлеге тузган торакны сүткәннән соң, "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру турында"гы федераль законга ярашлы рәвештә, ике фатирлы яңа йорт төзергә планлаштырабыз, - диде Кайбыч район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров. - Бүгенге көндә йортны төзергә документлар әзерләү белән мәшгульбез. Төзелешне республиканың дәүләт торак фонды финанслаячак.

    Хәтирә апа исә яңа өйнең бусагасын атлап керүне түземсезлек белән көтә. Ул вакытта инде анарда мич һәм утын, су һәм мунча кайгысы бетәчәк, чөнки махсус программа буенча төзелгән өйдә бөтен уңайлыклар булачак. Хәтирә әбигә бу сөенечле көннәрне күрергә насыйп булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: