Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хуҗа Хәсән авылы тарихы турында яңа китап чыкты

    Сәхнәдән җыр агыла: "Җир йөзендә авыллар күп, тик безнеке бер генә". "Хуҗа Хәсән - әби-бабайлар нигезе" дигән китапны халыкка тәкъдим итү кичәсе әнә шулай туган авылга, туган нигезгә мәдхия җырлаудан башланып китте. Хуҗа Хәсәнем, дип өзелеп Казанда яшәүче авылдашлары Вячеслав Данилов әле яңа гына узып киткән Мәдәният елында халыкка мәңге...

    Әлеге китапны кулга алгач, авторның ерак тарих битләреннән үк килүче шулкадәр бай мәгълүматны туплый алып, халыкка бәян итә алуына сокланып куясың. Буа, Апас, Кайбыч районнары, Казандагы, Чабаксар, Мәскәүдәге архивларда еллар буена казынып эзләп табылган тарихи документларга нигезләнеп язылган мондый китап белән һәр авыл да мактана алмый әле. Авторга 1565-1567 елларда, шулай ук 1596 елда язылган "Писцовые записи" дип аталган борынгы мәгълүматларны, православие миссионерлары, К.Фукс, А.Фукс, Н.Ильминский хезмәтләрен дә өйрәнергә туры килгән.

    - Туган төбәгемне, аның кешеләрен бик яратам. Хуҗа Хәсән - ул минем изге җирем, гомер бишегем. Шуңа да киләчәк буыннарга истәлек булсын дип яздым бу китабымны. Яшь вакытта әти-әни сөйләгәннәрне кабат күңелемдә яңарттым, үзебезнең дә, авылдашларның да нәсел шәҗәрәсен барлыйсым, керәшеннәр тарихын тирәнрәк өйрәнеп, халыкка җиткерәсем килде. Китап язганда авылым тарихына гына түгел, ә Мәлки төбәгендәге тирә-күрше авылларның да үткәнен барларга туры килде, чөнки аларның язмышлары бер-берсе белән бик нык бәйләнгән, - диде Татарстаннның атказанган икътисадчысы Вячеслав Данилов.

    Автор китапка кереш өлешендә язганча, безнең тарих - безнең язмышыбыз ул. Әнә шул ерак тарихны үз эченә алган китап әле кулъязма рәвешендә үк тарихчы галимнәрдән бәяләмә таләп итә. Шуңа да Вячеслав Власович аны Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Рафаэль Хәкимовка тапшыра. Тарихчы яхшы китап чыгаруны тәмле итеп бәлеш пешерә белүгә тиңли һәм, үз бәясен соңрак әйтәсен белдереп, аны алып кала. Күпмедер вакыттан соң кабат очрашалар. "Сез бәлешне, чыннан да, оста пешерә беләсез икән бит", - дип каршылый аны тарихчы. Бу инде китапка куелган югары бәя була һәм әнә шулай итеп ул, кадерле мирас булып, дөнья күрә.

    Мәктәп укучыларының кече Ватаннарына багышланган җырлары, шигырьләре белән бергә үрелеп барган бу кичәдә чыгыш ясаучылар күп булды. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәвәскәр тарихчыны юкка гына үз ягының патриоты дип атамады. "Башка авылларда да шундый китаплар чыксын иде" - диде ул, аның иҗатын югары бәяләп. Әйе, автор "Без кемнәр? Кайсы нәселдән? дигән сорауга җаваплар эзли. Авылга нигезне Хуҗа Хәсән салуы, аның каберенең монда булуы, ул каберлеккә эзне суытмаулары, хәзер керәшеннәр генә яшәүче авылда ерак заманда мәчет тә булганлыгы хакында да сөйләшү булды. Китап ике зур бүлектән тора. Аның беренчесендә Хуҗа Хәсән һәм тирә-як авылларның барлыкка килү тарихы яктыртылса, икенчесендә Бөек Ватан сугышы еллары һәм сугыштан соңгы чорга зур урын бирелә.

    - Мәлки ягы керәшеннәренең тарихын яктырткан бу китапны кулыма куанып алдым. Ул тагын да дәвамлы булсын иде, - дип, фикерен белдерде Иске Тәрбиттән килгән Петр Башурин.

    Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортында узган кичә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгышы белән төгәлләнде.

    - Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк, диләр. Бу китапны һәркем укырга, күңелен борчыган сорауларга җавап табарга тиеш. Мин дә аны зур кызыксыну белән укып чыктым. Монда безнең туган төбәгебез тарихы, әби-бабайларыбыз тормышы, монда яшь буынга гыйбрәт тә, тормыш хакыйкате дә. Ә китап язу энә белән кое казуга тиң ул. Мондый китап чыгарырга теләүчеләргә ярдәм итәргә әзербез. Эшмәкәрләрне дә бу изге эшкә тарту турында уйларга кирәк, - диде ул.

    "Район башлыгы үзе, шулай эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, китаплар чыгартырбыз дип тора икән, монда тирән хикмәт бар", - диде Казаннан кайткан журналист Хәмзә Бәдретдинов соңыннан.

    «Бер адәм, үз нәселен саклап калу максаты белән, өч малаена өч ат биреп, аларны яңа җиргә, Идел елгасының Тау ягына китәргә өндәп, чыгарып җибәрә. Бу балаларның берсе Хәсән, икенчесе Мәлик һәм өченчесе Карабаш, ягъни Корбан, ягъни Корбангали, булган икән дип сөйлиләр иде картлар. Аларга әтисе: «Атыгыз кайсы урынга җитеп арып егыла, шул урында ишәегез», - дип, изге теләкләрен укып кала. Бу егетләрнең нәселләре Болгар җиреннән - Олы би ыруыннан икән. Шулай итеп, өч бик матур авыл барлыкка килә: берсе - Хуҗа Хәсән, икенчесе - Мәлки, өченчесе - Иске Корбаш.

    Хуҗа Хәсән заманында шактый күренекле шәхес була, мөмкин кадәр башкаларга да булыша. Аны тирә-як авыл халкы да бик хөрмәт итә. Аның йорты Инеш елгасы буенда, матур кизләү янында булган, диләр. Хуҗа Хәсән исемле авыл ике урында була.

    Авыллар икесе дә бик матур урыннарга урнашканнар. Беренчесе Гөбенә елгасы янында, Инеш елгасы буенда, Урал тавы итәгендә була. Аның тирә-ягында киң болыннар, матур урманнар була. Гөбенә елгасы төрледән-төрле балыклары белән дә данлыклы була. Авылның көнбатышында һәм көньягында - чәчүлек басулары.

    Төп Хуҗа Хәсән авылы беренчесеннән югарырак - Инеш елгасы буйлап өстәрәк, ягъни хәзерге урында урнашкан. Авыл чишмә яныннан, ягъни Зәңгәр су елгасы Инеш елгасына кушыла торган җирдә төзелә башлаган».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: