Хуҗа Хәсән егете Олег Лукин, диңгезләр гизеп, туган авылына кайтты

Редакциягә хәрби диңгез матросы киеменнән төз гәүдәле егет килеп керде. Аның янында районда хәрби исәпкә алу буенча начальник Рушания Миңнуллинаны да күргәч, барысын да аңладык: димәк, бу егетнең дә армиядән кайтып килеше.
Ераклардан кайтышлый Рушания апаларының хәлләрен белешергә кергән солдатларның барысын да редакциягә алып керә ул. Кайбычның Ватан сакчыларын газета укучыларыбыз да күрсеннәр, горурлансыннар, солдат мәктәбен узарга җыенучылар алардан үрнәк алсыннар дип әйтүе. Әле телефон булмаган заманнарда шул егетләр белән хатлар язышып яткан, аналарча киңәшләрен биргән Рушания Миңнуллина әнә шулай яшьләрдә патриотизм, туган илне ярату хисләре дә тәрбияли.
Хуҗа Хәсән авылы егете Олег Лукин булып чыкты ул. Чыннан да, иртә белән генә Казанга кайтып төшкән дә, дуслары белән туган авылына кайтып кына килеше.Үзе шат елмая, шул ук вакытта горур да, матур да, төз гәүдәле, армия бик килешкән үзенә.
- Североморск шәһәрендә хәрби диңгез флотында хезмәт итүем белән горурланам. Диңгезче булу турында кайсы гына егет хыялланмый икән!? Төньяк флотта - Баренц диңгезендә зур "Адмирал Левченко" кораблендә хезмәт иттем. Бер ел хезмәт итү дәверендә Урта диңгез, Кара диңгезне дә, Атлантик океанны да, Севастополь, Североморск шәһәрләрен дә, Новосибирскийдагы Котельный утравында да, Испаниянең Сеут портында да булдым. Армиягә бармаган булсам, мин шулай дөнья гизә алган булыр идемме икән? Хезмәт итүе бер дә авыр булмады. Апас районы егетләре белән бергә хезмәт иттек. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатыннан армиягә киткәндә телефон бирделәр, туганнарым белән сөйләшеп тордык, - диде Олег.
Без аны озак тоткарламадык, чөнки авылына ашыга. Әтисе Петр, әнисе Раиса, әби-бабасы, абыйсы, сеңлесе көтә аны.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.25600
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.22500
-
5 апрель 2021 - 10:08Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта 1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.28100
-
3 апрель 2021 - 07:52Хуҗан Хәсән авылының оста куллы кызлары Асыл җепләр белән чигү чигә кызлар.30000
-
2 апрель 2021 - 11:16Кайбыч сәхнәсендә- Түбән Кама артистлары Кайбыч сәхнәсендә – Түбән Кама шәһәрендәге Туфан Миңнуллин исемендәге татар Дәүләт драма театры артистлары.14100
-
1 апрель 2021 - 11:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #17 / "Н" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.49500
-
1 апрель 2021 - 09:50Чүтидән Щукиннар гаиләсе Казанда фермерлар өчен уздырылган тантанада катнашты Татарстанда фермерлык хәрәкәте оешуга утыз ел тулды.28500
-
1 апрель 2021 - 09:43“Кайбыч таңнары”на ташламалы бәядән язылабыз! "Россия почтасы" газета-журналлар укырга яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек тудырды: 5-15 апрель көннәрендә агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка ташламалы бәядән язылырга мөмкин. «Кайбыч таңнары»на ташламалы язылу бәясе – 712 сум 62 тиен.9300
-
31 март 2021 - 15:49”Никах” китабы Кайбычта сатыла ”Никах”- “Казан утлары” сериясендә “ТАТМЕДИА” ярдәме белән чыккан өченче китап.22300
-
31 март 2021 - 09:25Яшь каратэчылар Чаллы шәһәрендә чыгыш ясады “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Владислав Васильев җитәкчелегендә эшләп килүче каратэ секциясенә егермеләп бала йөри.16300
-
29 март 2021 - 11:20Кайбычлылар, хәрби хезмәт буенча сорауларыгыз бармы? Хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокуклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачыла.16500
-
27 март 2021 - 15:58Кайбычта туган як тарихын өйрәнүчеләр Уфага барды Без кемнәр? Тамырларыбызда кайсы кавем-ыру каны ага?28100
-
25 март 2021 - 12:04КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #16 / "Ң" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.30800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
6 апрель 2021 - 09:42Кайбычта санитар- экологик икеайлыкка старт бирелдеБар җиһанны ап-ак карга төргән салкын кышлар да узып китте.13500
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.25600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика