Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хуҗа Хәсәндә хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында киңәшмә үтте

    Терлекчелек тармагында мул продукция алу өчен резервлар бар әле. Бүгенге көндә бер сыердан уртача көнлек савым буенча терлекчеләребез республика буенча дүртенче урында тора. Район җитәкчелеге фикеренчә, күрсәткечләрне тагын да яхшырту өчен мөмкинлекләр бар.

    Октябрь аеның соңгы көнендә Хуҗа Хәсәндә агрофирмалар директорларының җитештерү буенча урынбасарлары, хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре, агрономнар, инженерлар катнашында киңәшмә үтте. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.

    Терлекчелек - табыш чыганагы

    -- Мондый һава шартларында терлекчеләрнең нинди кыенлыклар кичерүен күз алдына китерәсездер. Көн саен диярлек яуган яңгырлар аларга өстәмә кыенлыклар тудыра, тездән югары сазлык ерып йөрүче малларга да рәхәт түгел. Өстән яңгыр явып торганда, малларны кардаларда тотуны хупламыйм. Чөнки сыерлар үзләрен җылытуга шактый энергия сарыф итә. Корыда булса, ул энергия азык эшкәртүгә, сөт булдыруга тотылыр иде. Соңгы вакытта терлекчелек тармагында район буенча бераз алга китеш сизелә. Шулай да, без тагын да яхшырак эшләргә сәләтле. Хуҗалыкларда терлек азыгы мул хәзерләнде, кукуруздан силос салу хәзер дә дәвам итә. Терлекчелек белгечләре үз урыннарында хезмәт вазифаларын тиешенчә башкарса, уңай нәтиҗәләр озак көттермәс. Бары эшкә карашны үзгәртү зарур. Ашатуның төрле ысулларын кулланып карарга, азыкны изеп бирергә, ферментлар, кушылмалар белән рационны баетырга кирәк, - диде район башлыгы.

    Район буенча бер шартлы баш терлеккә 25 центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләнде. Бу юнәлештә "Заволжье" җәмгыяте, "Яңа юл" хуҗалыгы яхшы эш алып барган. Алар һәр терлеккә 30 центнердан артык азык хәзерли алган. Ә "Чекмарев" хуҗалыгында ул 11 центнер гына. Хуҗа Хәсәндә терлекчелек биналарында тулы тәртип, сыерлар да чиста. Моны район башлыгы да ассызыклап үтте.

    --Ферма мөдире Валентина Макарованың тырышлыгы нәтиҗәсе бу, - диде Альберт Рәхмәтуллин.- Аларда 270 баш савым сыеры бар, районда иң күп сөт савучы да алар. Бу филиалда гына октябрь аенда 33 баш бозау алуга ирешкәннәр. Димәк, сөт җитештерү тагын да артачак. Сыерларны вакытында раздойга куеп, өстәмә ашатуны оештырырга кирәк.

    Район башлыгы терлекчеләрне матди яктан кызыксындыруга да тукталды.

    Сыерларны ясалма орлыкландыру, аларны бозаулатуга әзерләү, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү мәсьәләсенә "Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин тукталып үтте.

    Кыр эшләре финишка якынлаша

    Районыбыз басуларында шикәр чөгендере алу, кукуруз уру дәвам итә. Шушы көннәрдә "Алтын кырлар" җәмгыяте дә татлы тамыр чыгаруны төгәлләде. "Гөбенә"дә дә бу эш финишка таба бара. Ләкин Буа шикәр заводына ташыйсы татлы тамыр күләме шактый әле. Кукуруз уруда да берничә көнлек эш калып бара. Район буенча 30 меңнән артык тонна силос салынган.

    Районыбыз механизаторлары туфрак эшкәртү эшен төгәлләделәр.

    Техника сакчыл караш таләп итә

    Киңәшмә үз эшен Хуҗа Хәсән филиалының машина- трактор паркында дәвам итте. Биредә эшнең торышы белән агрофирма директоры Юрий Осипов таныштырды. Техниканың кадерен беләләр монда. Чит илдә эшләнгән барлык техниканы ангарларга кертеп, кышкы саклыкка куйганнар.

    -- Күргәнегезчә,техниканы ангарларда урнаштыру отышлы, чөнки алар кар астында күгәреп ятмый. Мондый ангарлар төзү зур чыгымнар таләп итми, башкалар да техниканы саклауның шундый ысулына күчсә, яхшы булачак. Хәзергә көннәр җылы саклана, машина- трактор паркларында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтларга мөмкин. Бу эшне 1 декабрьгә төгәлләп, паркларны бикләп куярга кирәк. Көннәр язга авышкач, февральдә ремонтны дәвам итәргә була. Кирәкмәгән техникадан, металл ватыкларыннан вакытында арынырга кирәк, - дигән тәкъдим ясады Альберт Рәхмәтуллин.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров якын арада белгечләр, механизаторлар өчен укулар оештырылачагын искәртте.

    -- Кыр эшләре вакытында технология таләпләре үтәлмәү аркасында тиешле уңыш үстерә алмыйбыз. Агрономнар куйган таләпләрне дә барлык механизаторлар да үтәми. Туфракның тиешенчә эшкәртелмәве булачак уңышка тискәре йогынты ясый, - диде районның баш аграрие.

    Аның сүзләрен идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Илһамия Нигъмәтҗанова фото фактларга, документларга нигезләнеп раслады. Аның әйтүенчә, начар эшкәртелгән туфракка орлык тиешле тирәнлеккә салынмый. Өстә генә тишелгән үсемлекләр корылыкларга тиз бирешә. Димәк, тиешле күләмдә дым ала алмагач, зәгыйфь булып үсә, уңышы да начар була. Шуңа күрә чәчү алдыннан туфракны технология таләпләренә туры китереп эшкәртү зарур.

    -- Сыйфатлы орлык- булачак уңышның нигезе. Салкыннар башланганчы, 1 декабрьгә кадәр чәчүлек орлыкларны калибрлауны төгәлләргә кирәк. Без бу елды бөртеклеләрдән 100 мең тонна уңыш алуны планлаштырган идек, ләкин һава шартлары коры булу сәбәпле, хыялыбыз тормышка ашмады. Көн саен диярлек яуган яңгырлар туфракта җитәрлек күләмдә дым туплап калырга мөкинлек бирә. Киләсе елдга да югары уңыш алуны максат итеп куябыз, - диде район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: