Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хуҗа Хәсәндә яшәүче ветеран Василий Даниловка Россия Президенты Владимир Путиннан телеграмма килде

    Тагын ярты елдан илебез зур бәйрәмне - шатлык һәм күз яшьләре белән сугарылган Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәчәк. Бу датага әзерлек инде күптән бара. Җиңү язы ераклашкан саен, Ватаныбызны фашист илбасарларыннан азат итәр өчен утлар-сулар кичкән ветераннарыбыз олагая, сафлары, ни кызганыч, сирәгәя бара. Хуҗа Хәсән авылында яшәүче сугыш ветераны Василий...

    Авылыбызда сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Илебезгә көтмәгәндә килгән афәт алдында якташларыбыз коелып төшми - сугышның беренче көненнән үк Хуҗа Хәсән авылының 253ләп кешесе дошманга каршы күтәрелә. Авылыбызның дүрт кызы, ир-атлардан калышмыйча, илебез азатлыгы өчен көрәшә.

    153ләп солдат сугыш кырында мәңгегә ятып кала, бары йөзенә генә, фашист илбасарларын җинеп, бик күп тән яралары алып, туган җиргә әйләнеп кайтырга насыйп була. Бүгенге көндә Хуҗа Хәсән авылында тыныч тормыш өчен көрәшкән бер генә ветераныбыз - Василий Данилов кына исән.

    Василий Герасимович, үзенең тормыш юлын, сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашып, башыннан үткәннәрне болай тасвирлады:

    - Мин 1924 елның 14 октябрендә Хуҗа Хәсәндә туганмын, 1928 елгы энем Николай ике яшендә скарлатина чиреннән вафат булды, ә әтием Герасим 1928 елда авырып үлде. Ул вакытларда авыллардан поселоклар аерылып чыккан. Әтием янәшәдәге Урал поселогына күченергә гариза язган. Әнием шунда өй салдыра. Без әнием белән 1940 елга кадәр Уралда яшәдек. Урал поселогы белән Хуҗа Хәсән авылы арасы өч чакрым иде.

    Ул хуторда 9 өй бар иде. 1940 елда яңадан Хуҗа Хәсәнгә күченеп кайттык һәм әнигә яңадан өй салдырырга туры килде. Сигез яшемдә мәктәпкә укырга кердем. Хуҗа Хәсәндә башлангычны укыганнан соң, күрше Мәлки авылында җидееллык мәктәпне тәмамладым. 1942 елның ноябрендә армиягә алдылар. Иваново өлкәсендәге Гороховец районында кыска вакытлы курслар үткәннән соң, Мәскәү өлкәсендәге Калуга шәһәренә 166нчы артиллерия полкына эләктем. Мин, 18 яшьлек авыл малае, кулыма утлы корал тотып, cугыш эченә кердем - Вязьма янындагы сугышларда катнаштым. Сугышта топограф, разведчик-корректировщик булып хезмәт иттем. 1942-43 елларда Мәскәү, Калуга өлкәсендә, Смоленск сугышларында катнаштым.

    1943 елның октябрендә Орша янында яраландым, Витебск шәһәрендә контузия алдым. 1943 ел ахырында мин хезмәт иткән ике полк та 30нчы артиллерия бригадасына берләште. Аның составында мин Беларуссияне үтеп, Брест крепостен, Бобруйск, Львов шәһәрләрен азат итүдә катнаштым. 1944 елда 1 Белорусия фронты составында Чехословакия (Прага), Украина шәһәрләрен, Польшаның Люблино, ә 1945 елның 17 гыйнварында Варшаваны азат итүдә катнаштым. Ул вакытта мин разведчик булып хезмәт иттем.

    Шулай ук Берлинны штурмлауда катнаштым, - диеп, сүзен дәвам итте Василий абый - 20 апрельдә безнең часть 30 артиллерия бригадасың 1нче дивизия командиры Жюкин җитәкчелегендә, беренче башлап, Берлин шәһәренә ут ачты. 25 апрельдә Берлин бөтенләй чолгап алынды. Безнең часть шәһәргә көнбатыштан һөҗүм итте. 24-27 апрельдә Потсдам һәм Шпандау шәһәрләре алынды. Ләкин, шулай булса да, фашистлар бик көчле каршылык күрсәттеләр. Без, разведчиклар булганга күрә, Шпрее елгасы аша чыгып, Берлинны күзәтергә тиеш идек. 29 апрельдә шушы елга аша көймә белән Берлин шәһәренә Рейхстагка якынлаштык. Ә Рейхстагтан ерак түгел, Бранденбург капкасы күренеп тора. 30 апрельдә Рейхстаг янында көчле бәрелешләр булды. Без шушы вакытта Рейхстагтан ерак түгел бер бинаның икенче катыннан күзәтә идек. Бервакыт Рейхстаг өстендә кызыл флаг күренде, шуннан соң без, аның янына барып, стенага үзебезнең исем-фамилияләребезне штык очы белән язып куйдык. 9 май көнне сугыш тәмамланды, дигән шатлыклы хәбәрне ишеттек. Җиңү таңы аткач, куанычның иге-чиге булмады.

    Сугыштан соң ветеран Германиядә хезмәт итә. 1947 елда туган-үскән авылы Хуҗа Хәсәнгә кайта. Сугыш хатирәләрен яңартканда Василий абыйның күзләрендә ирексездән яшь тамчалары күренә. "Сугыш калдырган җәрәхәтләр, аның авырлыклары йөрәгемдә авыр таш булып саклана", - ди ул. Василий Данилов клуб мөдире, балта остасы, бригадир, ревизор була һәм башка урыннарда эшли. 26 яшендә өйләнеп, тормыш иптәше Матрена белән биш ул тәрбияләп үстерәләр. Ветеранның хатыны һәм өч улы инде бакый дөньяга күчкән.

    "Хәзерге һәм киләчәк буын сугыш афәтен күрмәсен, дөньялар тыныч, имин булсын", - дип, сүзен тәмамлады ветераныбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: