Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хуҗа Хәсәндәге “Алёнушка” балалар бакчасында элемтәчеләр нәниләр белән бергәләп, әдәби-музыкаль кичә үткәрде

    Язлар җитү белән, Габдулла Тукайның шигъри моңнары күңелләрне тагын да ныграк биләп ала. Чөнки татар халкының бөек шагыйре нәкъ менә әлеге ел фасылында, апрель аенда дөньяга килә, быел аның тууына 130 ел. Район электр элемтәсе узелы шул уңайдан игълан ителгән республикакүләм бәйгедә катнаша. Әлеге максатта Хуҗа Хәсәндәге "Алёнушка" балалар бакчасында...

    - Арча районының Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай музее бар, аны төзекләндерүдә Татарстан элемтәчеләре дә үзенең ярдәмен күрсәтте. Бераз үсә төшкәч, сез әлеге музейны барып, үзегез дә күрерсез әле, -диде ул.
    Фирдинә Зиннәтуллина анда үзенең дә барганлыгын әйтеп, тәэсирләре белән уртаклашты.
    - Кызганыч, ул чагында интернет юк иде әле. Ә сез Габдулла Тукай музеена баргач, истәлеккә фотога һәм видеога төшеп, язмаларыгызны интернетка да урнаш­тыра алачаксыз, - диде ул.
    Фирдинә ханым балаларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗат җимеш­ләре белән дә таныштырды, Тукайның безнең район белән дә бәйләнеше барлыгын - аның Кече Кайбыч авылыннан чыккан Мотыйгулла Төхвәтуллинның Җаек шәһәрендәге "Мотыйгия" мәдрәсәсендә укыганлыгын әйтте.
    Габдулла Тукайның иҗатын балалар да яратып өйрәнгән: алар сәнгатьле итеп аның шигырьләрен сөйләде, әкиятләрен сәхнәләштерде, көйгә салынган шигырьләрен башкарды. Кунакка килгән Шүрәледән дә курыкмады нәниләр, аның белән дуслашып уйнадылар, Су анасына алтын тарагын табарга ярдәм иттеләр. Юмарт геройлар - Кәҗә белән Сарык балаларга күчтәнәчләр таратты.
    Соңыннан очрашуда катнашучылар бергәләп татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын башкарды. Тукайны беләләр, ул онытылмый, аны олылыйлар, димәк бөек шагыйрь үзе безгә мирас итеп калдырган татар теле дә яшиячәк әле!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: