Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Җиңү бәйрәме уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау сүзләре

    "Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле кайбычлылар!

    Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм! 1945 елның 9 мае күпмилләтле Ватаныбыз тарихына мәңгегә кереп калды, ул тиңдәшсез батырлыкларга шатлану һәм авыр югалтулардан әрнү белән сугарылган. Җиңү көне - сугыштан соңгы барлык буыннарның патриотик гимны, ул яшь буыннарның күңелендә яңгырый, һәйкәлләрдә, урамнарыбызның һәм мәйданнарыбызның исемнәрендә мәңгеләштерелә. Безнең уртак бурычыбыз - бүген исән булган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү. Районда ветераннарның торак һәм башка социаль шартларын яхшыртуга, аларны иҗтимагый тормышта актив катнаштыруга юнәлдерелгән эзлекле сәясәт тормышка ашырыла. Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык кайбычлыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм муллык телим. Җиңү көне котлы булсын, кадерле дуслар!"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: