Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иң тәмле коймак кемнеке?! Кайбычта Май чабу бәйрәме узды.

    Узган якшәмбедә районыбызның күп кенә авылларында Май чабу гөрләде. Гасырлардан гасырларга күчкән бәйрәмгә килүчеләрне самоварда кайнаган чәй, тәм-том, төрле уеннар көтә иде. "Кайбыч таңнары" газетасы журналистлары да бәйрәмнең төп ризыгы - коймак белән сыйланып кайтты.

    Май чабу көнендә Иске Тәрбит авылында безне ел саен сөлге-яулыклар белән бизәлгән җигүле атлар каршы ала иде. Быел никтер атлар күренмәде.
    - Яз иртәрәк килде шул быел. Асфальт юлда кар тиз эреп бетте, шуңа да чанага атлар җигүчеләр булмады. Мәдәният хезмәткәрләре авылдашларга, кайткан кунакларга күңелле тамаша әзерләде, берәүгә дә күңелсез булмас дип ышанам. Агрофирма, кулланучылар җәмгыяте, депутатыбыз Петр Семенов спонсорлык ярдәме күрсәтте, уеннарда катнашучыларга призлар да алдык, - диде авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев.
    Чыннан да, тәрбитлеләр Май чабуны уен-көлке, җыр-биюләр, спорт ярышлары белән үткәреп җибәрде. Халык та күп килгән, араларында балалар, яшьләр генә түгел, авылның иң хөрмәтле кешеләре - өлкәннәр дә күп иде. Май чабу атнасында әнә шулай бергәләп уйнап-көлеп кышны озаталар, кышкы йокыга талган табигатьне уяталар. Озак еллар дәвамында мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучы Люмила Башурина да күп функцияле үзәк янында узучы бу бәйрәмгә ел саен килә.
    - Элек, без яшьрәк чак­ларда, Май чабуга Мәлкигә бара идек. Аннан соң үзебезнең авылда да зурлап үткәрә башладылар. Кыңгыраулар тагылган, бизәлгән атларда бала-чага, олысы-кечесе урам әйләнә иде. Халкыбызның йола, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәрен балалар күреп үсә, алар аны үзләре дә дәвам итәрләр, - диде ул.
    - Май чабу атна буе дәвам итә һәм аның җиденче көнендә кешеләр бер-берсеннән гафу үтенәләр. Без бу дөньяда кунак кына, шулай булгач, бер-береңә үпкә белдереп, сөйләшмичә йөрү бер дә килешми. Май чабу - үпкәләрне кичерешү өчен менә дигән форсат. Күрәсезме, бәйрәмнең тәрбияви роле дә зур, - дип сүзгә кушылды "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Александр Акрымов.
    Чыннан да, бәйрәмгә килүчеләр арасында "Рәнҗеткән, үпкәләткән булсам, гафу ит", - дип бер-берсенә мөрәҗәгать итүчеләр күп иде.
    Авылның исеме республикага танылган, телевидение аша да чыгыш ясаган "Сәүдияр" фольклор ансамб­ле Май чабу җырларын яңгыртатты:
    Ай, Май җитә, Май җитә, лә,
    Май җитә, үтеп китә.
    Аппагым, матурым,
    Май җитә, үтеп китә...
    Татар эстрадасында танылып килүче яшь җырчы Алинә Давыдованың әтисе Олег та Май чабу көнендә туган авылына кайткан иде.
    - Авылыбыз елдан- ел матурлана, төзекләнә. Хезмәт, сәнгать яратучы кешеләр яши бездә, - диде ул бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашып.
    Җыр-биюләр белән озатып калдылар безне Иске Тәрбиттән. Әлеге бәйрәмнең төп йоласы, алдан әйтелгәнчә, коймак пешерү булса, икенчесе - карачкы яндыру. Мәлкидәге бәйрәмгә дә өлгерик дип, иртәрәк киткәч, соңгы йоланы күрә алмадык. Ә менә Мәлкидә нәкъ шул вакытка туры килдек.
    - Авылдашларыбыз без пешергән коймакны яратып ашады. Май чабу коймагы тәмле булды. Ике чиләк камыр куйган идек, шуны пешереп бетердек, - диде плитә янында авылдашларын сыйлаучылар. Халыкның рухи байлыгын тәшкил итүче Май чабу кебек бәйрәмнәр дәвамлы булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: