Иң тәҗрибәле бозау караучы Надеждинода эшли
Районыбыз хуҗалыкларында үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп, намус белән башкаручылар шактый. “Алтын кырлар” агрофирмасының Надеждино бүлекчәсенең бозау караучысы Светлана Бакунина – шундыйларның берсе.
Урта мәктәпне тәмамлаган кыз Яшел Үзән шәһәренә китеп урнаша. Анда башта тегү фабрикасында эшли, соңрак, балалар бакчасына эшкә күчә.
– Шагыйрь әйткәнчә: “Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир”. Яшел Үзән шәһәрендә әйбәт яшәдек, шулай да, туган авыл сагындырды. Шуңа без тормыш иптәшем Александр Николаевич белән 1993 елда туган авылыбыз Кичкеевога кайтып төпләндек, кызыбыз белән улыбыз Яшел Үзәндә үз гаиләләре белән яшәп калды. Александр озак еллар Яшел Үзән шәһәренең төзелеш оешмаларының берсендә эшләп лаеклы ялга чыкты. Бирегә кайткач та башта бригадир, соңрак атлар караучы булып эшләде. Мин авылга кайткач монда бозау карау¬чы булып эшкә урнашкан идем, шул еллардан бирле 25 елдан артык вакыт үтеп киткән, – дип гаиләсе, үзе белән таныштырды Светлана Николаевна.
Үз хезмәтен яратып башкарган кеше генә бер урында озак еллар эшли аладыр, минемчә. Чөнки, ул һәр көнне иртә таңнан торып, Кичкеево авылыннан Надеждинога эшкә килә. Шул юлны көненә өч тапкыр үтәргә кирәк. Хәзерге вакытта ул хезмәттәшләре Ольга Шашкина, Максим Кузнецов белән бергә өч айга кадәрге 120 баш бозауны салкын ысул белән карый. 2018 елда алар үзләре группаларындагы бозауларның һәркайсыннан 656, декабрь аенда 681әр грамм уртача үсеш алуга ирешкән. Ел башыннан барлыгы 218, декабрьдә 19 центнер ит җитештергәннәр. Максим – механизатор, кыш айларында гына фермага килә. Ул “МТЗ- 82” тракторы белән бозаулар өчен азык ташый. Өч ай тәрбияләгәннән соң, әлеге бозауларны башка группага тапшыралар.
– Маллар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Узган ел гына ангар тибында төзелгән бу бинага күчтек. Бозаулар алдыннан сыйфатлы азык өзелми, аларны төрле витаминнар белән баетып ашатабыз, үлән төнәтмәләре дә эчерәбез. Яхшы тәрбия булгач, аларның сакланышы да әйбәт, – дип эшчәнлекләре турында сөйләде Светлана Бакунина.
Алдынгы терлекченең тырыш, намуслы хезмәте җитәкчеләр тарафыннан һәрдаим билгеләп үтелә. Яңа ел алды көннәрендә үткәрелгән алдынгылар слетында Светлана Бакунинага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Эшләре авыр, хезмәтләре өчен түләүдә тоткарлыклар булса да, тырыш, тыйнак терлекчеләр зарланырга өйрәнмәгән, үзләре алдына куелган бурычны намус белән үтиләр, илебез табынын баетуда лаеклы өлешләрен кертәләр. Авыл хуҗалыгы әнә шундый уңган-булган хезмәтчәннәренә таяна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев