Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" инновацион технологик күргәзмә-форумында кайбычлылар да катнашты

    Узган атнада республиканың Лаеш районында дөньяның 7иле һәм Россиянең 27 төбәгеннән әйдәп баручы 157 компания һәм профиль институтлары делегатлары, агрохолдинг һәм терлекчелек комплекслары вәкилләре, махсус техника һәм җиһазлар җитештерүчеләр җыелды. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә басуларында исәбе буенча икенче "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" инновацион технологик күргәзмә-форумы булды.

    30 июнь көнне бирегә республика районнарыннан, шул исәптән Кайбыч районыннан да хуҗалыкларның агрономнарын, ветеринария табибларын, зоотехникларны берләштергән делегация барды. Бу көнне форумда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.
    Экспозиция кысаларында Татарстан аграрийлары туфракны эшкәртүдә нәтиҗәсе югары булган яңа технологияләрен күрсәтте. Россия һәм чит илләрнең техника җитештерүчеләре үзләренең яңа продукциясен тәкъдим итте.
    Форум 29 июньнән 2 июльгә кадәр эшләде. Аның кысаларында Татарстан һәм Россия авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләре вәкилләре чит ил хезмәттәшләре белән очрашулар үткәрде. Быел беречне тапкыр буларак "Яшьләр көне" оештырылды, ул авыл хуҗалыгы тармагын популярлаштыруны күздә тотты. Аның кысаларында яшьмеханизаторлар арасында WorldSkills стандартлары буенча ярышлар уздырылды. Бу ярышта районыбыз данын яклап, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалыннан Илнур Шәмсиев катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев әйтүенчә, бәйгенең беренче этабы 29 июньдә Сарман районының аграр көллиятендә үткән. Илнур яхшы күрсәткечләргә ирешеп, бәйгенең икенче этабына узган. Бәйгедә "МТЗ-82" тракторына сука тагу, "МТЗ-1221" тракторын йөртү, икенче этабында "New- Holland" тракторын йөртү, аңа сука тагу, ягулык системасын, газ бүлү механизмын көйләү кебек биремнәр кертелгән.
    Илнур Шәмсиев Федоровское авылы егете. Узган ел Апас аграр көллиятен тәмамлап, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында механизатор булып эшли башлаган. Филиал җитәкчеләре аннан киләчәктә бик әйбәт механизатор чыгачак дигән фикердә. Без дә аңа уңышлар теләп калыйк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: