Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “II Халыкара вокал осталыгы бәйгесе”ндә “Палан” ансамбле уңышка иреште

    Күренекле опера җырчысы һәм татар милли музыкаль театрына нигез салучы талантлы актрисаларның берсе, ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның тууына 110 ел тулу уңаеннан, 1-2 апрельдә КФУның Л.Толс­той исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында "II Халыкара вокал осталыгы бәйгесе" булып узды.

    КФУ ның Музыка сәнгате һәм хореография факультеты галимнәре белән берлектә, әлеге чараны гамәлгә куючыларның берсе һәм иганәчесе - Татарстанның Кайбыч муниципаль районы хакимияте. Моннан өч ел элек университет профессоры, Соравылның талантлы кызы Лидия Әхмәтованың мәшһүр якташыбызга багышланган җыр сәнгате бәйгесе оештыру турындагы тәкъдимен Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин күтәреп ала, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов та хәерхаһлык күрсәтә. Шул рәвешчә, 2013 елда күркәм яңалык туа. Оештыручылар фикеренчә, вокал сәнгате өлкәсендәге гүзәл традицияләребезне кадерләп саклауга, түкми-чәчми буыннан-буынга тапшыруга, сәләтле яшьләрне барлауга, яңа исемнәр ачуга юнәлдерелгән бәйгенең геог­рафиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар саны арта бара. Беренче бәйгенең гран-при иясе, КФУның Музыка сәнгате һәм хореография факультеты профессоры, ТРның халык, РФнең атказанган артисткасы, якташыбыз Лидия Әхмәтова шәкерте Регина Вәлиеваның бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчысы булып эшләве, ТРның атказанган артисткасы исеменә лаек булуы игътибарга лаек. Ул икенче бәйгедә жюри әгъзаcы буларак катнашты. Димәк, конкурс яшьләргә һөнәри сәнгать мәйданында үз юлын ярырга, лаеклы урынынын табарга булыша.
    Конкурста, Татарстанның, Россия­нең берничә төбәгенең башлангыч, урта һәм югары музыка уку йортларында белем алучы сәләтле үсмерләр һәм яшьләрдән тыш, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Гөрҗестан, Кытай, Ямайка, Мексика, Индонезия, Малайзия гражданнарының да катнашуы чарага аерым бер бизәк өстәде. Чит мәмләкәт вәкилләре арасында башкаланың төрле вузларында укучы студентлар, Татарстанның "Халыклар дуслыгы" йортында милли тәрбия алучы үсмерләр дә бар иде. Милләтләр дуслыгына әйләнде бу фестиваль.
    Туксанга якын башкаручы КФУ профессоры Зилия Яугилдина җитәкләгән мәртәбәле һәм таләпчән жюри каршында үзенең вокал мөмкинлекләрен ачу бәхетенә иреште. Бәйгегә килүчеләр 15-20, 21-25, 26-35 яшьлекләр төркемнәренә бүленеп, "Академик җырлау", "Халык җырлары", "Эстрада җырлары" номинация­ләрендә көч сынашты. Репертуар төрлелеге соклангыч бай иде. В.Моцарт, И.Бах, Дж.Пуччини, В.Беллони, Ж.Массне, Дж.Каччини, П.Чайковский, М.Глинка кебек дөнья­күләм танылган композиторлар операларыннан арияләрнең сәнгати югарылыкта яңгыравы мактауга лаек. Әлеге җәһәттән И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары Екатерина Муратова һәм Мария Пугачевага (мөгаллимнәре - Эста Грунина) тиңнәр табылмады.
    Чарада мәшһүр якташыбыз Галия Кайбицкая репертуарындагы әсәрләрнең яңгыраш табуы урынлы булды. Татар милли музыкаль драма сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең "Наемщик" (Таҗи Гыйззәт), "Кандыр буе"на (Кәрим Тинчурин) язылган җыр­ларның бүгенге көнгәчә онытылмавы күркәм күренеш. Казанның №4 балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ландыш Сафинаның данлыклы якташыбыз, Казахстанның халык артисты Латыйф Хәмидинең "Казах вальсы"н тамашачы хозурына җиткерүе сөенечле хәл. Рөстәм Яхин, Ренат Еникеев, Рубин Абдуллин, Рәшит Кәлимуллин, Алмаз Монасыйпов­ларның үлемсез романсларына, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Резида Әхиярова кебек танылган композиторларның популяр эстрада әсәрләренә зур урын бирелде. Инглиз көйязарлары Э.Уэббер, Д.Пичфорд әсәрләрен аерым бер дәрт, осталык белән башкарып, КФУ студенты Әлмира Әхмәтгәрәева I урынны яулады.
    Татар, рус, чуаш, казах, әрмән, грузин, төрекмән, малайзия, мексика һ.б. халык җырларына, милли фольклорга мөрәҗәгать итү - бәйгенең рухи кыйммәтен бермә-бер арттыра. Бу номинация­дә "Ләзги", "Гүсвант" үзбәк халык җырлары Сәрдәрбәк Атаниязовка җиңү алып килде. КФУның II курс студенты Айнур Галләмов (сәнгать җитәкчесе - Лидия Әхмәтова) өч номинациядә чыгыш ясады. Татар халкының моңлы җыры "Галиябану"ны һөнәри югарылыкта башкарып, I урынга чыкты.
    Фольклор ансамбльләре - конкурсның аерым бер бизәге булды, дисәм дә ялгышмам. Урта яшьтәгеләр төркемендә "Каз канатын какканда", "Дирадау"ларны йөрәк кылларын тибрәтерлек дәрәҗәдә җырлаучы "Сәлам" фольклор ансамбле (КФУ, сәнгать җитәкчесе - Лидия Әхмәтова) беренчелеккә иреште. Кече яшьтәгеләр арасында рус халык җыры "Пелагеюшка", "Сербиянка" такмаклары белән жюри күңелен яулаган "Зарница" (КФУ, сәнгать җитәкчесе - Яна Блохина) төркеме яшьләре чыгышы арада иң яхшысы дип табылды.
    Кайбыч районының Кече Мәме авыл җирлегенең (олы яшьтәгеләр төркеме) "Палан" үзешчән сәнгать коллективы (сәнгать җитәкчесе - Валентина Охотникова), чуваш халкының борынгы милли киемнәрен киеп, сәхнәдә үзләрен табигый һәм иркен тотышлары, ихласлыклары ягыннан данлык­лы "Буран әбиләрен" хәтерләтте. Аларның милли көй төсмерләрен җиренә җиткереп башкарган "Симек", "Чуваш туе" фольклор әсәрләре таләпчән жюрины таң калдырды - беренчелек аларга бирелде. Кайбычлыларның чыгышы ерак кыйтгалардан бәйгегә килүчеләргә Галия Кайбицкая якташларының үзенчәлекле сәламе булып яңгырады. Бәйгене оештыручыларга, яшь башкаручыларга, аларны ныклап әзерләгән педагог­ларга, концертмейстрларга рәхмәттән гайре бер сүз юк. Шулай да, башкару осталыгын энә күзеннән үткәрән гадел жюри быел беркемгә дә гран-при бирмәскә дигән карарга килде.
    Җиңүчеләргә Галия Кайбицкая портреты төшерелгән зәвыклы статуэткалар тапшыруда Кайбыч башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаровның катнашуы символик мәгънәгә ия иде һәм призерлар күңеленә хуш килде. Бәйрәм сюрпризсыз була димени? Лидия Әхмәтова якташларына үзеннән затлы бүләк әзерләгән булып чыкты. "Палан" ансамбленә йөрүче ханымнар гүзәл табигать күренеше сурәтләнгән картинаны сөенеп кабул итте.
    Әлеге чара кысаларында вокал сәнгатенә өйрәтү методикасын камилләштерүгә, аны яңа төсмерләр белән баетуга йөз тоткан фәнни-гамәли конференция булып узды. Мәскәүнең Гнессиннар исемендәге Россия музыка академиясе галимәсе Людмила Шашкина мастер - класс үткәрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: