Илдә исә Май һәм Җиңү җиле

Кошман авылыннан Бөек Ватан сугышына 300дән артык ир-ат киткән, шуларның 185е Ватан өчен яу кырында башын салган. Утны-суны кичкән ветераннарыбыз безнең арадан китә барса да, шөкер, Кошман авыл җирлегендә бүген биш ветеран исән-сау гомер кичерә. Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарын котладылар, сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.
Нурулла Мухарбеков Урсак урман хуҗалыгында, Хәмзә Шаһидуллин, Әгъзам Борһанов, Хәсән Җиһаншин Кошман авылында яши. Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә Казанда фатир сатып алып, бүген шунда тормыш иптәше Әминә ханым белән яшәүче Хәсән Сабитов та бәйрәмне туган авылында каршылады. Кадерле кунакларны Кошман халкы көтеп алган - шәһәрдә яшәүләренә әле елга якын гына вакыт узса да, шушында гомер кичергән үзебезнең батырларны ничек сагынмыйсың ди?! Әминә ханым үзе дә гомер буе төрле урыннарда исәп-хисап эшен алып барган хезмәт ветераны. Фатирлы булуларына сөенеп бетә алмый алар:
- Лаеклы ял дип юкка гына атамыйлар икән - барлык уңайлыклары булган шәһәр фатирында картлык көннәребездә рәхәт күрергә язган. Кызларыбыз гел килеп йөри, ярдәм итәләр, кибет-аптекаларга баруы да якын, - дип, шатлыкларын бүлеште Сабитовлар.
Җиде ветеранның тол калган хатыны, 43 тыл хезмәтчәне белән лаеклы горурлана Кошман халкы, шуңа да һәр Җиңү бәйрәмендә аларны олылый. Кайбыч муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова ветераннарны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады, сәламәтлек, гаиләләренә тынычлык, иминлек теләде. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, Кошман төп мәктәбе директоры Илсур Насретдинов, ветераннар Советы рәисе Мансур Шәрәфиев котлау сүзләрен җиткерде. Иң самими, ихлас сүзләр мәктәп укучыларының ветераннарга багышлап сөйләгән шигырьләрендә, Җиңү турындагы җырларында чагылды. Сугышта катнашкан бабаларының исемнәрен атаганда ветераннар да авылдашларын искә алды. Баксаң, яшь буын үз бабаларын күрергә дә өлгермәгән, ветераннарның кайсын сугыш уты, кайсын фронтта алган тирән яралары бакыйлыкка алып киткән. Әмма онык-оныкчыкларының күңелендә аларның исеме Батырлык төшенчәсе белән тәңгәл, шуңа исемнәрен дә чиксез горурлык белән атыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9600
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.23500
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.17100
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3200
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16400
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.27700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.91000
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43500
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44400
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51200
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены уздыЯбалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.13400
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.23500
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.17100
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.13400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9600
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика