Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Җирдә нәтиҗәле эшләрлек кадрлар кирәк

    Бүген парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч районында урак барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

    Эш сәфәре "Алтын кырлар" җәмгыятенең Салтыйган филиалы кырларын караудан башланды, кунакларны биредә җәмгыять белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары каршылады. "Ак Барс" холдинг компаниясенә караган җәмгыятьләр хезмәтчәннәре урып-җыюны югары темпларда алып бара. Район буенча барлык мәйданнарның 33 процентында игеннәр җыеп алынган, 18 мең тонна ашлык суктырылган.

    "Урак көннән-көн кызганда, без, республика җитәкчеләре, басу-кырларда игенчеләр, район активы белән очрашырга тырышабыз. Бүген дә Иделаръягының өч районын - Кайбыч, Апас, Кама Тамагын вертолетта очып әйләнергә ниятлибез. Кичә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевский, Норлат, Әлки, Спас районнарында булып кайтты. Тулаем алганда, республикада урып-җыю яхшы оештырылган, сездә дә шулай күренә. Шул темпта дәвам иттерсәк, уракны 20-25 августка төгәлләргә мөмкин", - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.

    Марат Әхмәтов, урып-җыю эшләренә тулырак анализ ясап, Кайбыч аграрийлары эшчәнлегенә дә бәя бирде. Кичә Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырган, монда Кайбыч кыр батырларының да өлеше бар. Май-июнь яңгырлар белән шатландырмаса да, июль аенда дым җитәрлек булды, шуның исәбенә соңрак чәчелгән игеннәр уңды. Министр амбарларга 60 мең тонна югары сыйфатлы ашлык тутыру бурычын куйды. "Иң мөһиме - игеннәрне югалтуларсыз, тиз арада җыеп алу. Агрохолдинг техника паркын яңартты, яңа 100 "Нью-Холланд" уракка кереште, аларның 13е Кайбыч басуларын иңли. Техникага бәйле мәсьәләләр хәл ителде, комбайнчылар хезмәте тиешле бәяләнер дигән өмет бар, производствоның башка өлкәләрендә дә хезмәт хакы буенча тоткарлыклар юк. Терлекчелек продукциясе җитештерүдә уңышлар тотрыклы, сөт саву буенча республикада алтынчы урында барасыз, өченче баскычка күтәрелергә тулы мөмкинлегегез бар. Район җитәкчелегенең эш стилен игътибар белән күзәтәм һәм, әйтергә кирәк, ул миңа бик ошый. Проблемалар өстендә системалы эшләү, бердәм гамәлләр, хезмәт коллективларында үзара аңлашу бар. Киләчәктә тагын да максатчанрак эшләргә теләсәк, көчле кадрлар, белгечләрне авыл хуҗалыгы өлкәсенә тарту өчен чаралар күрергә кирәк. Менә сезнең 126 чыгарылыш сыйныф укучысының нибары алтысы гына аграр һәм ветеринар университетларга укырга керергә теләк белдергән. Шул ук вакытта тармакта эшләүче белгечләрнең 30 проценты гына югары белемле. Авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укырга теләгән һәркемгә хәзер дә ярдәм итәргә әзербез, авылга кайтырга риза булсалар, яшь белгечләргә ярдәм күрсәтәчәкбез", - диде Марат Әхмәтов. Дәүләт Советы рәисе комбайнчыларны ашатуны оештыру, район газетасында урак барышын яктырту белән кызыксынды, авыл җирлекләре башлыкларына шәхси хуҗалыкларны үстерүне активлаштыру бурычын куйды. "Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның бүгенге хәле өчен сез җаваплы. Без традицияләр, гореф-гадәт, мәдәни кыйммәтләребезгә таянып, авылны саклап калу өчен тырышабыз. Республикада бу максатта күләмле эш башкарыла, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Урып-җыюны оештырудан да читтә калырга тиеш түгел сез, кыска вакыт эчендә уңышны җыеп алып, көзге кыр эшләренә әзерләнә башлау зарур".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: