Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкаб мәктәбе укытучысы элеккеге “Йолдыз” газетасы битләрен актарган

    Кулымда Апас районының 1977 елгы “Йолдыз” гәҗите. “Районның бик күп дуңгызчылык фермасында булганым бар, әмма бер фермада да яшьләрне күргәнем юк диярлек.

    Монда эшләүче 46 кешенең яртысыннан артыгы – утыз яшькә кадәрге кешеләр. Комсомол группасы 12 кешене берләштерә. Группаның комсоргы Фирдәүсә Әбүзәрова эшли торган якка юнәләбез. Фирдәүсә көләч йөзле, битендә һәр мизгелдә елмаю балкытырга әзер бер кыз икән”. Менә шулай дип язган ”Яшьләр комплексы “ дигән репортажында Азат абый Сункишев.  Мәкаләгә күз салыйк.
    Фирдәүсә апа Газыймҗанова (Әбүзәрова), авылда туып-үсеп, язмышын авыл белән бәйли. Урта мәктәпне тәмамлап, шәһәргә бәхет эзләп чыгып китми.

    Бу вакытта Иске Чәчкабта дуңгызчылык комплексы төзелә башлаган була.Һәм ул шул төзелешкә эшкә килә. Фермада комсомол группасы оештыралар. Комплекста өч еллап эшләгәннән соң, партия сафларына баса. Ә инде колхозда сөтчелек тармагын ныгыту максаты барлыкка килгәч, аны шунда эшкә күчерәләр. Көндезге тынгысыз колхоз эшеннән соң, күңел ачу, авыл тормышын ямьләндерүгә дә көч табалар. Клубта җыелышып концерт-спектакльләр әзерлиләр. Ф.Бикчәнтаеваның “Соңгы каракош”, А.Гыйләҗевның “Кыз урлау”, Т.Гыйззәтнең “Төнге сигнал” пьесалары буенча спектакльләр авыл кешеләрендә генә түгел, хәтта күрше авылларда да җылы тәэсирләр калдырган. Моны дәлилләп, 1978 елның февралендә “Йолдыз” гәзитендә бер тулы бит “ Уңганнар күп Чәчкабта, уңышлары-ишле” дигән язма урын алган. Мәдәният йортында Газизулла Хәмидуллин җитәкчелек иткән чор бу. Ә шул ук вакытта “Йолдыз” газетасының “Борчулы хат” рубрикасында, мәсәлән, (25 август 1979 ел) Ульянково яшьләре мәдәният йортында бернинди дә чара оештырылмый, кайчанга кадәр барыр мондый тынлык? – дип язганнар. 1978 елның 28 октябрь санында гәҗит юбилей датасын тасвирлаган – “Ленин комсомолына– 60 ел”. Анда мондый юллар бар: “Правда” колхозыннан Мөнир Таҗетдинов, Т.Галиәскәров урак эшендә аеруча матур нәтиҗәләргә ирештеләр. “Правда” колхозында ферма белән махсус белемле Рәшит Зиннуров җитәкчелек итә. Коллектив тырышлыгын арттыруда, максатчан итүдә ферма мөдиренең өлеше зур һәм күркәм,” – диелгән.
    Авылда тырышканнар, хезмәт иткәннәр. Рәшит абый, Фирдәүсә апа турында шул чорда хезмәт куючылар аларның җаваплы, энергияле, таләпчән булуларын искә алалар. Хезмәтләрен авылдан аерылгысыз күргәннәр. Рәшит абый Зиннуров һәм Гөлшат апаның балалары да Кече Кайбыч авылында гына түгел, районыбызда да кешелекле, тырыш, максатчан, ару-талуны белми эшләүчеләр буларак танылган. Гөлшат апаны да күпләр беләдер. Ул районыбыз сырхауханәсендә акушер булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Сабыр, тыныч, сөйкемле буларак хәтерлим мин аны. Ул төнге сменада хезмәт иткәндә, өйдә барлык хуҗалык эшләре балаларда – ир малайларда. “Алар кабартма да пешерәләр, бөтен эшемдә булышчылар”, – дип сөйләгәненә сокланган идем. Зиннуровлар бар көчләрен үзләренең туган җиренә юнәлдергән. Тормыштан ямь табып, фәкать үз көчләренә ышанып, хезмәт белән матур нәтиҗәләргә ирешәләр.
    Авыл тормышы беркайчан да җиңел булмаган. Элек тә, хәзер дә шәһәргә китү күпләрне кызыктыра. «Яшьләр читкә китә...»  дигән язмасында (1979 ел, 29 август) А.Горшунова “Нилектән шулай?” дигән сорауга җавап эзләгән. Бу фикер алышу буларак барган, чөнки “Дамир китте...Нилектән?” исемле язманы дәвам итә. “Авыл яшьләренә уңайлы эш һәм ял итү мөмкинлекләрен тудырырга кирәк”,– дигән. Тагын бер җөмләсе кызыклы тоела: “Яшьләргә җитәкчеләрнең игътибары җитеп бетми, күп яшьләр “Котылдым”,– дип китми, ирексездән, хәтере калган күңел белән китәргә мәҗбүрләр”. Бүген исә төрле программалар максатчан эшләп килә. Кал гына.
    Элек авыл тормышы белән шәһәр  арасында зур аерма булган. Хәзер авылда да шәһәрчә яшиләр дисәм, ялгыш булмас. Ә барыбер дә яшьләрне, бәлки, ниндидер романтика кызыктырадыр, бәлки, эш урыннары юклыгы, хезмәт хакы сәбәптер. Шәһәр, әлбәттә, зур, ул йота.
    “Авыл сулышы” мәгълүматларына күз салсак, соңгы 10 елда 45 мең кеше авылдан киткән, ә бу безнеке кебек 3 район дигән сүз. Бу проблемамы, әллә?.. Урбанизация үсеше белән кешеләрнең шәһәрдә яшәргә омтылышы да арта. Бу бездә генә түгел, дөнья күләмендә күзәтелә. 2018 елгы мәгълүматларга карасак (саннар махсус cайттан алынды), (җәя эчендә 2000 елгы саннар бирелә): Франциядә – 19,56% (24,13%), Америкада – 17,74% (20,94%), Швециядә – 12,57% (15,97%), Кытайда – 40,85% (64,12%), Япониядә – 8,38% (21,35%), Россиядә – 25,57% (26,65%), Бурундидә (Африка) (беренче урында) – 86,97% (91,75%) кеше авылда яши. Монда кеше санына да игътибар итәргә кирәк һәм ил алга киткән саен, авылда кеше азрак. 2000 ел белән чагыштырсак, Россиядә  зур үзгәреш күренми дә кебек. Бәлки Россиядә авылда 25% кеше хезмәт куйса җитәдер, тик аның өчен көчле техника, автоматлаштыру кирәктер. Берсүзсез, эшне оештыра белүче, белемле, тырыш, хезмәт сөюче, җирне яратучы, аңлап эшләүчедән башка булмый.
    ...Бәлки, туган җирне ятим итмәү, үстерү, саклау, туган ягыңда хезмәт итү дигән төшенчәләр ана сөте белән бирелергә тиештер?! Кем белсен...

    Эльмира Хәсәнова,
    Иске Чәчкаб
    (Фотолар Фирдәүсә апа Газыймҗанованың шәхси альбомыннан алынды)  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: