Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкабта терлек азыгы әзерләү кампаниясе тулы куәтенә бара

    Бүген кайсы гына хуҗалыкка барып чыкма, җитәкчеләрнең телендә бер генә сүз: печән әзерлибез, сенаж салабыз, тиздән уракка төшәбез. Кыскасы, эшнең иң кызган чагы хәзер. Җәй мөмкинлекләрен һич кенә дә кулдан ычкындырырга ярамый, чөнки санаулы көннәр тиз уза, инде җәйнең соңгы ае - августка да кердек.

    Үзенең чисталыгы, төзеклеге белән әллә каян күренеп торучы Иске Чәчкаб авылы фермасындагы терлекләр өчен дә азык әзерләү тулы куәтенә бара. Дүрт йөзгә якын терлекләре бар аларның. Хәзер биредә бар көч сенаж салуга юнәлдерелгән. Управляющий Ранис Абдрахманов әйтеп узганча, инде өченче базларын тутырып киләләр. Сенаж салуда механикалаштырылган отряд эшли, шуңа да эшне комплекслы алып баралар. Техникалары куәтле, сынатмый, хезмәтне нәтиҗәле итә. Механизатор Алексей Якимов "Маг-Дон", ә Виктор Тараканов "Челенджер" комбайннарында күпьеллык үлән чаптыра. Быелгы җәйнең яңгырларга мул булуы үзенекен иткән, үлән куе, сусыл. Урдырылган яшел масса бераз кибә төшкәч, "Ягуар" иярләүче Владимир Краснов, "Нью-Холланд" белән идарә итүче Олег Баринов аны турата. Шоферлар Алексей Блинов, Илья Федоров, Владислав Малов, Владислав Тимофеев, Михаил Воробьев, Рафаэль Биктимеров, абыйлы-энеле Марат һәм Фиргать Гайнуллиннар әнә шул туратылган, хуш исле массаны "КамАЗ"ларда сенаж базына ташый. Кырдан кайткан үләнне Рамил Вәлиәхмәтов белән Петр Тараканов тракторларында таратып тора. Баздагы яшел массага Ильмир Гашыйгуллин белән Сергей Иванов сыворотка сибә. Сенажны сыворотка белән баетуны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы таләп итә икән. Бу аның сыйфатына, сакланышына уңай йогынты ясый. Баздагы яшел массаны "Т-150" тракторында көндез Мөдәррис Биктаһиров, төнлә Илсур Борһанов тыгызлап тора. Алны-ялны белмәүче егетләр тәүлек әйләнәсе эшли.
    Печәнгә дип 30 гектарда козлятник, 78 гектарда люцерна урганнар. Аны рулоннарга төреп, җыеп алалар.
    Районыбыз механизаторлары малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләргә тырыша. Кышлату чоры өчен район буенча 10 мең 504 тонна печән, 77 мең тонна сенаж, 61 мең тонна силос хәзерләү планлаштырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: