Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Тәрбит авыл җирлегендә үзара салым акчасына чишмәләрне яңарттылар

Соравылдагы чишмә тирәсен төзекләндереп кайтып килүләре иде аларның. Көннәре хезмәттә узса да, йөзләрендә ару-талуның әсәре дә юк, киресенчә, икесе дә көләч, сүзгә дә тапкыр булып чыктылар.

– Бу авылда карап торган бер генә чишмәләре бар, суны шуннан эчәләр, аны ничек төзекләндермисең инде, – диде алар.
– Безнең җирлектә саф сулы җиде чишмә челтерәп ага, – дип әңгәмәбезгә кушылды авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев. – Аларга игътибар зур. Соравылдагы чишмәне төзекләндерү өчен материаллар үзара салым акчасына алынды. Иске Тәрбиттәге Доктор чишмәсе дә шул акчага яңартыла. Үзара салым буенча алда торган референдумда да халык актив катнашыр дип уйлыйм. Аның күләмен 500 сум итеп билгеләдек. Соравылда юл төзүне максат итеп куйдык, Иске Тәрбиттә дә аның бер өлеше шушы максатка тотыла. Михаил Александрович белән Владимир Васильевич җирлек эшләрендә алыштыр¬гысыз ярдәмчеләрем минем. Кулларыннан килмәгән бер генә эш тә юк: койма да тоталар, суүткәргечләрне дә ремонтлыйлар, зират тирәсен дә җыештыралар, чишмәләрне дә төзекләндерәләр. Эшне түләүсез башкаралар. Җирлектә нинди генә эш килеп чыкса да, алар янына барам, чөнки ярдәм итәчәкләрен беләм.
– Авыл җирлеге башлыгының хезмәте никадәр җаваплы икәнлеген яхшы аңлыйм. Чөнки үзем дә биш ел шушы урында эшләгән идем. Шул мәктәпне узган кеше буларак, халык ярдәменең ни дәрәҗәдә кирәк икәнлеген беләм. Пенсиядә дип, эшсез дә ятып булмый. Өйдә утырсаң, тиз картаясың, –ди Владимир Федоров.
Икесе дә үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар икән. Владимир “Сәүдияр” керәшен фольклор ансамблендә җырлый, ә Михаил  – баянчы. Татар, керәшен, рус, чуваш җырларын баянында көйгә сайлау өчен аңа берничә минут вакыт җитә. Ул авыл клубы директоры булып 43 ел эшләгән, лаеклы ялга чыккач, ярты ставкага сәнгать җитәкчесе булып урнашкан. Өченче ел Сабан туенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырган баянда уйный ул хәзер.
– Мәктәптә укыганда нотага карамыйча гына гармунда уйный идем. Өйдә  бер гармуным һәм өч баяным бар. Тәүге баянымны 1971 елның гыйнварында сатып алган идем.
– Җырга осталыгыгыз бармы соң?
– Өйдә үзем генә калгач җырларга яратам, – ди ул елмаеп. – Владимир да матур җырлый.
Тормыш иптәше белән өч уллары, өч оныкларының уңышларына сөенәләр. Бергә гаилә корып яши башлауларына да 43 ел вакыт узган.
Владимир Федоров хезмәт юлын гади эшче буларак башлаган, бер ел Казандагы авиация заводында эшләгән. Әмма авыл тормышына күнеккән егет, шәһәрне ташлап, туган җиренә кайта. Аның 44 еллык хезмәт стажы бар, хәзерге вакытта ул газ җиһазлары операторы. Тормыш иптәше белән 32 ел бергә яшиләр, хатыны да ял итү турында уйламый, сатучы булып эшли.  Өч кызлары, биш оныклары бар. Гаилә корып, дус-тату яшәүләренең серен ул мәзәкләп: өйдә әзрәк булып, эшкә чумсаң, әрләшергә вакыт калмый, ди.
Җирле әһәмияттәге мөһим эшләрне башкаруда үзләре теләп ярдәм итүчеләр әйтеп узганча, монда исемсез чишмәләр юк. Авылның иң өлкән кешеләре аларны шул тирәдә яшәүчеләрнең исемнәре белән атаган: Демьян, Петр, Хрисан чишмәсе. Шалтыравык,  Доктор чишмәсе дә бар.
Авылның данлык¬лы “Сәүдияр” ансамбленә йөреп, район, республика күләмендә үткәрелүче төрле бәйге-фестивальләрдә дә актив катнашалар икән. Тамашачылар чыгышларын яратып кабул итә.
– Безнең җирлектә ике йөздән артык пенсионер бар, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Өлкәннәр көнендә дә алар белән җылы очрашулар үткәрдек. Укучыларның “Саф хисләр” ансамбле дә чыгыш ясады. Ветераннар Советы да активлык күрсәтә.Өлкән буын кешеләре туган җиребезне үстерүгә зур өлеш керткән, алар мондый игътибарга лаек.
Авылда Михаил Герасимов, Владимир Федоров кебек башка хәйриячеләр дә бар. Эчке эшләр министрлыгы ветераны, Иске Тәрбит авылының мактаулы кешесе Петр Семенов та шундыйлардан. Ул гаиләсе белән Мәскәүдә яши,  җәен туган авылына кайта. Аның исәбендә дә игелекле эшләр шактый күп. Төрле чаралар үткәргәндә спонсорлык ярдәме күрсәтә, аның булышлыгы белән Күл урамына вак таштан юл салганнар, буа будырган, балыклар үрчетә. Шәхси эшмәкәр Виталий Евграфов белән бергә часовня төзелешенә үз өлешен керткән.
Язмам геройлары беркайчан да туган яклары язмышына битараф булмаган, гомер көзләрен дә күтәренке кәеф белән каршы алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев