Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбит авылыннан Галина Русова: “Тугыз балам –тугыз шатлыгым”

    Әниләр көне алдыннан Иске Тәрбит авылында яшәүче Галина Русовага 60 яшь тулды.

     Ул “Ана даны” медаленә лаек булган олы җанлы ана да! Әлеге дәүләт бүләге балаларын илгә-көнгә лаеклы итеп тәрбияләп үстергән, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан үрнәк аналарга бирелә. Ә Галина Вячеславовна тугыз балага гомер бүләк иткән! Ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесе лауреаты да. Зур юбилее уңаеннан аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов котларга килде. Рәхмәт хаты белән чәчәк бәйләме тапшырды. Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев та әлеге олы йөрәкле анага җылы теләкләрен җиткерде.

    Сабырлыгы йөзенә чыккан Галина Русовага тугыз баласын үстергәндә күпме йокысыз төннәр үткәрергә, алар өчен борчылырга, мең төрле сорауларына җавап бирергә, кием җиткерергә, проблемаларын хәл итәргә туры килгәндер, әйтүе кыен. Демографик проблема аеруча кискен торган бу заманда, бер-ике бала белән генә чикләнүчеләр янында аның тугыз бала табып үстерүе геройлыкка тиң кебек тоела. Ырым елгасы буенда гына урнашкан йортлары кайчандыр ул-кызларының шатлыклы авазларыннан гөрләп торган аларның. Иң бәхетле еллар булган икән ул! Хәзер инде балалары туган нигездә сагынып көтеп алган кунак кына. Галина Вячеславовна белән Виталий Алексеевич икәү генә гомер кичерә. Ветеринария медицинасы академиясендә укучы студент кызлары Виктория әти-әниләре янына ешрак кайта. Ә әниләренең юбилеена барысы да – җиде кызлары, ике уллары,кияүләре, киленнәре, оныклары да кайтачак. Барысын бергә санасаң, кырыкка җыелалар икән.
    –Юбилей үткәрергә уйламаган да идем. Бу – балаларым теләге.Чыннан да,  барыбыз бергә җыелу өчен менә дигән форсат. Туганнарыбыз да күп. Шуңа да хуҗалык ашханәсендә җыелырга булдык, – диде Галина Русова.
    Әнә шулай үзен гел соңгы планга калдырып, иң элек балалары, якыннары турында кайгыртып яшәргә өйрәнгән инде ул. Аналар башкача булдыра алмый шул.
    Соравыл авылында туып-үскән кыз, мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Казандагы училищега укырга керә һәм аны юллама белән Одесса шәһәренә җибәрәләр. Ул анда ике ел буена лак-буяу заводында эшли. 1979 елның маенда туган авылына чираттагы ялга кайткач, Иске Тәрбит авылы егете Виталий белән таныша. Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре алар очрагына аеруча туры килә. Вакытны озакка сузмыйча, өйләнешеп тә куялар. Бер-бер артлы еллар әнә шулай уза торган. Беренче балалары Вероникага инде 39 яшь тулган, кече кызларына да, беренче оныкларына да 20 яшь. Кызлары Еленадан кала, барысы да Казан шәһәрендә яшиләр. Вероникалары бәби үстерә, Надежда, Ольга, Эльзалары заводта эшли, Светлана – кибеттә администратор, Алексей  –инженер, ә Сергей — электромеханик. Елена Мәлки авылына кияүгә чыккан, ул хәзер Гурьянова фамилиясен йөртә, терлекчелек белән шөгыльләнәләр.
    –Мин үзем ун ел дәвамында фермада савымчы булып эшләдем, 20 ел буена балалар бакчасында нәниләргә ашарга пешердем. Ирем исә эретеп-ябыш-тыручы иде.Балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләү җиңел түгел, аның өчен үзеңә үрнәк булырга кирәк. Төрле чаклар булгандыр, шатлыгы да, кайгысы да дигәндәй. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирергә тырыштык, игелекле, шәфкатьле итеп үстерергә омтылдык. Яңа йорт та салып кердек. Бар эштә дә каенанам булышты, хәзер менә үзебез балалар кайгыртуын тоеп яшибез. Алар ярдәме белән веранда төзедек. Хәзер без лаеклы ялда инде. Кул кушырып утырырга вакытыбыз юк, ике сыер асрыйбыз, сөт сатудан бер пенсия күләмендә керем алабыз. Сөтне сөт җыючыга кадәр илтүе генә кыен, ераграк барасы, хәзер сәламәтлек тә яшь чактагы кебек түгел шул инде, –ди Галина Вячеславовна.
    Кырык ел буена иңне-иңгә куеп яшәүче Русовлар гаиләсенә сокланып кайттым. Аларның яшәү рәвеше безнең барыбыз өчен дә үрнәк.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: