Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Тәрбиттә Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Елак яңгырлы, сары төсле, моңсу булса да, олы яшьтәгеләр көзне зарыгып көтеп ала. Чөнки нәкъ менә әлеге ел фасылында Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Иске Тәрбит һәм Камыллының абый-апалары да бик көтте аны. Матур киемнәрен киеп, мәдәният йортына, чәй табыны артына җыелды.

Хәзерге заманда ашау-эчү мулдан, шөкер итеп кенә яшәрлек. Пенсия яшендәгеләргә аралашу гына җитепбетми кебек. Ә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрелүче очрашулар моның өчен менә дигән сәбәп ул. Иске Тәрбиттә дә бу бәйрәм җылы, матур узды. Бер күрешү – үзе бер гомер шул, Өлкәннәрне сибәләп яуган көзге яңгыр да куркытмаган. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Пенсия һәм төрле социаль түләүләр билгеләү, шифаханәләргә юллама алу буенча сорауларына районнан килгән хезмәткәрләр җавап бирде. Бу көнне юбилярларны да тәбрикләделәр. Концертсыз нинди бәйрәм узсын ди инде, мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре һәм «Сәүдияр» коллективы чыгышы нур өстенә нур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X